15 февраль 2013 яңалыклары
-
Утыз ел балалар белән
Аграмак авылы балалар бакчасы мөдире Людмила Гыймалетдинова үзенең бөтен гомерен яраткан эшенә багышлаган кеше. Әйтергә генә җиңел, ул утыз елдан бирле балалар бакчасында эшли.
-
Караган өчен кемгә түләнә?
Узган ел хезмәткә яраксыз гражданнарны караганга түләүне билгеләү өчен Пенсия фонды идарәсенә 367 кеше мөрәҗәгать итте.
-
“һәр яктан үрнәк кыз...”
Ни генә дисәң дә, кызларның бөтен матурлыгы - чәчендә. Озын чәчтән әллә нинди прическалар ясарга була.
-
Әлегә кадәр төшләргә керә...
Өч дистә елдан артык вакыт үтсә дә, Әфганстандагы вакыйгалар Петр Фәсхетдиновның хәтерендә нык саклана. Ул бергә хезмәт иткән дусларының, командирларның исем-фамилияләрен, авылларны, елгаларны, минометтан атарга өйрәнүләрне, беренче атакаларын, кыскасы, бу сугыш белән бәйле бөтен вакыйгаларны да яхшы хәтерли.
-
Президент машина ачкычлары тапшырды
Район үзәк хастаханәсенә ике яңа машина кайтты. Алар ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен барлык җиһазлар куелган "Форд" автомобильләре базасында эшләнгән.
-
Ипи пешерү – җиңел эш түгел
"Чайка" балалар приютында тәрбияләнүчеләр ипи пешерү процессы белән таныштылар. Аларга шәхси эшмәкәр Александр Якимов пекарнясына экскурсия оештырылды. Анда эшләүчеләр балаларны ачык йөз белән каршы алды. Укучылар бу тармакта күптән эшләгән тәҗрибәле пешерүчеләрнең сөйләвен игътибар белән тыңладылар. Икмәк-булка ризыклары пешерү - җиңел эш түгел. Балалар хәзер икмәк пешерүгә күпме кеше хезмәте...
-
Олимпиада призеры булды
Бураково урта мәктәбенең унынчы класс укучысы Булат Хәлиуллин татар теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призеры булды. Ул барлык сорауларга да төгәл җавап бирде, 126 укучы арасында югары нәтиҗә күрсәтте. Укучыны олимпиадага хәзерләгән татар теле укытучысы Румия Заһировага грамота тапшырылды.
-
Ризыклар күргәзмәсе
Антоновка Мәдәният йортында Спас икмәк комбинатының икмәк-булка һәм кондитер ризыклары күргәзмә-дегустациясе булды. Ул җирлек Советы ярдәме белән сатып алучыларның һәм эшмәкәрләрнең игътибарын җирле җитештерүчеләр продукциясенә җәлеп итү максатында үткәрелде. Күргәзмәдә продукциянең утызга якын төре күрсәтелде. Төрле булкалар, рулетлар, бәлешләр һәм башка пешкән ризыкларны күргәзмәгә килүчеләр бик тиз алып бетерде. Теләгән...
-
Совет утырышы чакырыла
Дүшәмбе, 18 февральдә, Спас муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы чакырыла. Көн тәртибенә контроль-хисап палатасының үткән елгы эш нәтиҗәләре куела. Утырыш сәгать 10да район башкарма комитетының актлар залында башлана.
-
Ришвәт бирү дә, алу да оят булырга тиеш
Узган чәршәмбе көнне Казанда "Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы торуның хокук нигезләрен камилләштерү турында: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булды.
-
Ышанычлы түбә – зур эшнең башы
Хәзерге вакытта Профсоюз тыкрыгындагы 3нче йортның түбәсенә капиталь ремонт ясау тулы көч белән бара.