Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Улы турындагы якты истәлек

Тормыштагы кайбер очрашулар күңелләргә онытылмаслык булып кереп кала. Мин дә Полянка авылыннан Валентина Борисова белән очрашудан алган тәэсирләремне бервакытта да оныта алмам.

Лидия Кострулева.
"НЖ".
"Хәйрияче-2011" республика конкурсында җиңүе (бу хакта безнең газета язып чыккан иде инде) Валентина Фёдоровна өчен көтелмәгән хәл була, чөнки ул үзе аны гап-гади эшкә саный...
- Анда сәхнәгә әллә нинди кешеләр чыкты, алар белән чагыштырганда минем бу гамәлем диңгездәге тамчы кебек кенә, - дип сөйли ул конкурсның йомгаклау этабында катнашуын искә төшереп...
Әлбәттә, бай спонсорлар биргән ярдәм белән чагыштырганда аның керткән өлеше зур да түгелдер, ләкин гап-гади авыл кешесенең йөрәк кушуы буенча башкарган бу эшен бернинди үлчәү белән үлчәрлек түгел. Ул гомер буе башкаларга ярдәм итәргә тырышып яши, ә төпчек улы Василий һәлак булганнан соң үзенең бу изге гамәлен аның истәлегенә багышлый.
Бу фаҗигале хәл моннан ике ел элек була. Ул вакытта улы хезмәт иткән "Маршал Шапошников" кораблендә чыккан янгын турындагы хәбәр һәм ике диңгезченең батырлыгы бөтен илгә таралды, йөрәкләрне тетрәндерде. Бу хәбәрне ишеткәч, ике айдан өйгә кайтырга тиеш булган улын көткән ананың йөрәге ничек түзде икән? Дөрес, ул әле ялга гына кайтырга тиеш, чөнки бу вакытта контракт төзегән була. Диңгездә хезмәт итүнең ошавы, хезмәт иткән урында калырга теләге булуын Вася өйдәгеләргә җайлап кына әйтсә дә, әнисе барыбер хафалана: үзләре белән бер-бер хәл килеп чыкса, улы еракта кала бит...
Ләкин язмыш аларга бөтенләй икенче төрле сынау әзерләгән. Ул хәрби постта дежур торганда батырларча һәлак була. Валентина Фёдоровна үз гомерендә авырлыкларны күп күргән, әти-әнисен, абыйсын соңгы юлга озаткан, ләкин газиз балаңны югалту кайгысын берни белән дә чагыштырып булмый. Вакыт дәвалый диләр, әмма ана йөрәгенә дәва бар микән? Ләкин ни хәл итәсең, яшәргә кирәк...
Вася гаиләдә төпчек бала була. Валентина Фёдоровна аны кырыкка җитеп килгәндә тапкан. Борисовларның ике уллары - Максим белән Дмитрий үсеп килә, бу юлы бәлки кыз булыр дип өметләнгәннәр. Ике өлкән уллары Тольятти шәһәрендә яшәгән чакта туган. Полянкада урта мәктәп булмаганлыктан, Валентина Фёдоровна сигез классны тәмамлагач, укуын дәвам итү өчен бу шәһәрдә яшәүче апасы янына китә. Шунда заводка эшкә урнаша, кияүгә чыга. Тормыш иптәше Николай Васильевич та заводта эшли, алдынгылар сафында була, "Почёт билгесе" ордены белән бүләкләнә. Тормыш әйбәт кенә барганда, уллары Дима авырып китә. Киңәш-табыш иткәч, алар төтенле, тузанлы шәһәрдән туган авылларына кайтырга булалар. Саф һава, авыл ризыгы балага файдалы булыр дип уйлыйлар.
Шулай итеп алар Полянкага кайтып төпләнәләр. Валентина Фёдоровна башта механика цехындагы складка урнаша, аннары бозау караучы булып күчә. Ә Николай Васильевич автослесарь булып эшли. Өченче уллары Вася монда кайткач туа. "Балаларыбыз бик дус булды, - дип искә ала әниләре, - Максим белән Дима кечкенә энеләрен бик яраттылар, ул алар кулында үсте. Эшкә киткәндә, бер дә курыкмыйча алар белән калдыра идем. Вакытында ашатып, юындырып, карап тордылар."
Мәктәптә Вася уртача укый. Армиягә дә теләп китә. Дөрес, баштарак икеләнгән вакытлары да була. Андагы тәртипсезлекләр турында газеталарда да күп язалар, телевизордан да сөйләп торалар. Ләкин ул: "Ир кеше булып тугансың икән, армиягә барырга кирәк!" дигән нәтиҗәгә килә. Диңгезче булуына бик шатлана. Бабасы, икенче статья старшина Фёдор Тимофеевич Локтев, Кара диңгез флотында биш ел хезмәт иткән.
Вася Севастопольдәге өйрәнү частенә эләгә. Улы янына кунакка бару Валентина Фёдоровна өчен онытылмаслык тәэсир калдыра. Сәяхәтне Татвоенкомат оештыра.
"Без увольнительный вакытында бу гүзәл шәһәрне карап йөрдек, - дип сөйли ул. - Озын буйлы, киң җилкәле улыма күпләр сокланып карады. Кайберәүләр хәтта аның белән истәлеккә фотога да төштеләр. Ул аларның берсен дә кире какмады..."
Шул көнне безнең янга таныш булмаган бер хатын-кыз килде. "Сезне күптән карап торам, - диде ул миңа. - Улыгыз миңа бик ошады. Минем әтием дә Кара диңгез флотында, югары чинда хезмәт итте. Шуңа күрә яшь диңгезчеләрне күргәч, күңелем нечкәреп китә..." Ул да улым белән бергә фотога төште, мине дә Вася белән бергә фотога төшерде. Соңрак фотоларын үзе яшәгән Америкадан Интернет челтәре аша җибәрде. Моннан тыш, Севастопольдә яшәүче улының адресын да калдырды, Васяны кунакка чакырды. Ләкин улыбызны учебкадан соң Тын океан флотына күчерделәр.
Улы белән шушы очрашу вакытында Валентина Фёдоровна тагын бер хәл турында сөйләде. Шәһәрне карап йөргәннән соң, частькә кире әйләнеп кайтканда, чүп-чар калдыкларында казынучы бер ир-атны күрәләр. Үтеп киткәч, Вася әйләнеп карый да: "Әни, тукта әле..." дип, теге кеше янына кире китә, дуслары өчен хәзерләп куйган тәм-томнарның беразын бу кешегә биреп калдыра. "Бераз булса да ул да шатлансын" - ди. Әнисе исә: "Син һаман да шул, үзгәрмәгәнсең икән..." дип кенә әйтә.
Вася кечкенәдән нечкә күңелле бала булып үсә, һәркемгә хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Әнисенең әле дә хәтерендә, ул бервакыт күп итеп балык тотып кайта. Аны чистартып, соңрак уха пешерергә җыеналар. Вася, пешергән коймакларны ашап туйгач, урамга уйнарга чыгып китә. "Күп тә үтмәде, ул кире әйләнеп керде, - дип дәвам итә Валентина Фёдоровна, - әни, әйдә балыкны күрше малайларга бирәбез..." ди бу миңа. Борисовлар янында гына бер гаилә яши, аларның балалары еш кына ачлы-туклы йөрүен алар яхшы белә. Әнисе, бер сүз әйтми, бирергә куша. Балыктан башка ул аларга бәрәңге дә ала, суган кирәк түгел, үзләренең яшел суганнары бар, ди. Китеп, бераздан тагын әйләнеп кайта: "Әни, уха пешкәнче, әле күпме вакыт үтә. Ә аларның ашыйсылары килә. Бу коймакларны аларга алып барыйм әле дип калганнарын да алды..." ди.
Ана хәтерендә төпчек улының һәр сүзе онытылмыйча саклана. Улының нечкә күңелле булуын яхшы белгән ана дусларына биргән ботинкалары, күлмәкләре, яңа костюмнан жилеты өчен бер сүз дә әйтми. Өйгә дусларын җыеп алып кайтып ашатуын да белә. Бервакыт улына, эштән кайткан әтиеңә дә бераз калдыр, дип исенә төшерә. Шуннан соң әнисен эштән каршыларга баргач: "Әни, ашны әтигә генә түгел, сиңа да калдырдым", - дип әйтә.
Менә шундый шәфкатьле, миһербанлы булып үсә аларның уллары. Әйе, алар кебек тату, дус гаиләдә үскән балалар башкача була да алмый торгандыр. Улының яхшылыгы, аның башкаларга мәрхәмәтле булуы әнисе йөрәгендә мәңгелек урын алган, үзенә дә күчкән. Валентина Федоровна улының изге истәлеген кадерләп саклый, үзе дә хәленнән килгәнчә ул укыган мәктәпкә, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша. Чөнки улының да нәкъ шулай эшлисен ул яхшы белә.
Башта Валентина Фёдоровна мәктәпкә спорт җиһазлары сатып алу өчен 25000 сум акча бирә. Ләкин акчаны башка максат өчен кулланалар. Бу акчага үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Василий Борисов истәлегенә хәтер почмагы ясап куялар, хәзер анда класстан тыш чаралар үткәрелә. Мәктәпнең диварына мемориаль такта куелган.
Узган елны Валентина Фёдоровна мәктәпкә тагын 15000 сум акча бирә, аңа видеокамера сатып алалар. Моннан тыш, бер елдан артык күп балалы һәм авыр яшәгән гаиләдәге өч баланың ашавы өчен түли. Алай гына түгел, бу балалар өчен Яңа ел пакетларына акчаны ул биргән, мәктәп ашханәсенә 2600 сумга савыт-саба бүләк иткән. Изге эшендә ул ялгыз түгел, аның бу эшен тормыш иптәше дә, уллары да, килене Светлана да хуплый. Ана кеше улының якты истәлеге алдында үзенең шушы яхшы гамәле белән җанына тынычлык таба...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәтер