Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Тау әбием

Мин чын мәгънәсендә авылыбызның "аяклы тарихы" (безнең тарих укытучыбыз Айдар абый аны "тере тарихи энциклопедия" дип әйтә) булган "тау әбием" белән горурланам. Ул минем дәү әнием Хәлиуллина Нурбикәнең әнисе. Аның исеме - Бәнат Шәмсетдин кызы Сираева. Ул 1920 елны Көек авылында дөньяга килгән. Гражданнар сугышыннан соңгы авыр чор, ачлык-хәерчелек, ә...

Мин чын мәгънәсендә авылыбызның "аяклы тарихы" (безнең тарих укытучыбыз Айдар абый аны "тере тарихи энциклопедия" дип әйтә) булган "тау әбием" белән горурланам. Ул минем дәү әнием Хәлиуллина Нурбикәнең әнисе. Аның исеме - Бәнат Шәмсетдин кызы Сираева. Ул 1920 елны Көек авылында дөньяга килгән. Гражданнар сугышыннан соңгы авыр чор, ачлык-хәерчелек, ә аннан соң колхоз тормышы башлануы, сугыш, бер яше дә тулмаган кызы белән ятим-тол калу - болар барысы да аның башыннан үткән. Ни өчен "тау әби" дип йөртәбез? Ул Көекнең "тау башы" дип йөртелгән урамында яшәгән. Тау әби хәзерге көнгә кадәр зирәк акыллы, җор сүзле, ә иң мөһиме - бар булганны безнең кебек оныкларының оныкларына сөйләп калдыра алучы кеше. Тау әбием үзенең 4 буын бабасын белә. Зәбир исемле ерак бабам (тау әбинең әтисенең әтисе) 25 ел дәвамында бай малае өчен патша хезмәтен үтеп кайткан.
25 ел узганнан соң "За верную и доблестную службу» дигән медаль белән бүләкләнә. Авылга кайтканда аңа җир һәм урман кисү хокукын бирә торган язу бирелә. Ерак бабабыз Зәбир йорт салып керә. "Әмма, - диеп сөйли тау әбием, - мин патша хезмәтендә булган кеше, дип бик горурлана, хәтта мичкә ягарга утын да кертми. Әмма Зәбир бабаемның хатыны бик тә акыллы була. Ул бер көнне Зәбир бабамның бөтен медальләрен йолкып ала да, күз ачкысыз буранлы көндә тәрәзәдән урамга ыргыта. Бабайның бабасы аларны алырга чыкса да, таба алмый, бүләкләрдән җилләр искән. Шуннан соң гына ул билен буып эшкә керешә... Тау әбием әтиләренең тату зур гаиләсендә балалар күп булганнар. Иң өлкәне - Бәдретдин абзый. Ул 1908 елны туган, аннан соң апасы Бибиҗамал дөньяга килә. Бибиҗамал апасы Закирә Алишева белән (А.Алишның апасы) бик тә дус булган. Шәһиева Миңҗамал апаны да яхшы белгән. Әтиләре һәм бабайлары гарәпчәне авылдагы мәдрәсәдә өйрәнгәннәр. Мәдрәсәдә башка җирдән килгән Бәдретдин хәлфә (танылган артист Әзәл ага Яһудинның әтисе) укыткан. Ул мәдрәсәдә торган. Пәнҗешәмбе көнне бабайлары мунча яккач, Бәдретдин хәлфәне дә мунчага чакыра торган булганнар. Җомга көнне коймакка Ибни мулла белән Нурулла абзыйны да алып чыкканнар. Әбисе белән бергә тау әбием Габделбарый абзыйларга (А.Алишның әтисе) кич утырырга яисә аулак өйгә дә барып йөргәннәр. Габделбарый абзый шат күңелле, ачык йөзле кеше була.
Култык таягына охшаган таякка таянып кына йөрсә дә, бер генә дә тик утыруны белми. Ишегалдындагы бакчада умарталар тора. "Габделбарый абзый ишек алдын себереп йөри, ә үзе шаян такмак-табышмаклар көйли иде", - дип сөйли тау әбием: "И бакчасы, бакчасы, бакчасында мунчасы, мунчасына су ташый нәзек билле марҗасы. Бу нәрсә? (җавабы: умарта һәм бал корты)". "Колхоз башлангач, - дип сөйли ул, - аларны кечкенә генә йортка куып чыгардылар. Йортларын Левашовога илтеп салалар, анда волость булганмы шунда. Әмма ут чыгып, бөтен кәгазьләре белән янган".
Авыл мәктәбен, клубны, нардомны тау әбиемнең әтиләре куылган байлар йортыннан салганнар. Нардом бик зур йорт булган, авылның Кыярчы ягына илтә торган урында зур тупыл янәшәсендә урнашкан. Әмма сәвит мәктәбендә ул 4 класс кына укып калган. "Мин әле акча да саный беләм",- диеп шаярырга ярата тау әбием. Нардомга аю кәмите килүен дә ул яхшы хәтерли. "Мин тәрәзә буендагы сәкедә уйнап утырам, кышкы тәрәзәдәге бозны эретеп "күз" ясадым да, урамны күзәтәм. Атлар килә, урам буйлап, кар туздырып. Чанадан ниндидер йонлач зат торып басты да, кулларын болгый. Мин кычкырып җибәргәч, бабай тәрәзәдән карады да: "Курыкма, кызым. Аю кәмите килгән икән нардомга",- диде. Кичен әти белән мин дә нардомга аю кәмите карарга бардым. Аю шар өстендә бии, яшь килен булып көянтә-чиләк белән су ташый".
"Мин кияүгә чыккач кына сугыш башланды, - дип сүзен дәвам итә ул. Дәү әниемә әтисенең сугышта хәбәрсез югалуы турындагы хәбәр килгәндә бер генә яшь булган. "Эшләмәгән эшем калмады, - ди тау әбием,- окопын та казыдым, урманын да кистем. Колхоз эшендә дә беренчелекне бирмәдем". Тау әбием хәзер оныгы Рамил - минем әтием һәм кызы Нурбикә - дәү әнием тәрбиясендә яши.
"Ходайга шөкер, илләр генә тыныч булсын, сугыш, ачлык булмасын, без күргәннәрне берәүгә дә күрергә язмасын", - ди ул.
Хәлиуллина Ландыш,
5 сыйныф укучысы.
Көек мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев