Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Шиңгән чәчәкләр

    (нәсер) Бәләкәй кызым игътибар белән балалар журналындагы бер рәсемне карап утыра.

    - Кара әле, әтием, чәчәкләре бигрәк матур!

    - Әйе шул, кызым, искиткеч! Тукта әле, күрше кызчыгы Гөлләр ясаган бит моны…

    Рәсемдә, кулларын алга сузып, әтисенә таба бер кызчык чаба. Тракторчы әтисенең йөзе тузанга баткан, ә үзе шундый көләч! Күзләре шатлыктан елтырый, ә кулында - кыр чәчәкләре. Ул да кочагын җәйгән - сабыен күтәреп алмакчы! Кызчык үзе дә бер гөл чәчәге кебек. Куанычыннан аның да йөзе көлә, күзләре көлә… Бу манзараны шундый оста итеп сүрәтләгән - биш яшьлек сабый ясаганына ышанырлык та түгел.

    Гөлләр… Безнең авылда бары бер генә мондый исем. Әтисе минем кызым гөл кебек матур булып, чәчәк атып торсын дигәндер инде. Гөлләр үзен белә башлаганнан бирле әтисе аңа гел чәчәк җыеп алып кайта торган иде. Авылыбызның тирә-ягы шау чәчәк кенә - шуңа да исеме Чәчәкле бит аның. Әтисе көнозын шул кыр-болыннарда эшли. Кичен өйгә кайтканда кулында һәрчак чәчәк бәйләме булыр иде…

    Әтисе белән еш кына Гөлләр дә басуга бара. Басуның аргы очындагы болын-тугайларның гүзәллегенә хозурланып әтисе белән мәш киләләр - бер-берсен куышып яланаяк чыклы чирәмдә чабышалар, күбәләк куалар. И, ул бәхетле мизгелләр! Тик нигәдер әниләре генә өнәп бетерми аларның бу куанычларын. Болында куышып уйный башласалар - "эшең беткәнмени синең, куыш уйнап йөрмәсәң!" - дип, әтисен орыша башлый. Җир җиләге эзли башласалар да - "печәнне таптап йөрмәгез, бакчада да җиләк бетмәгән!" - ди. Әнием, бакча җиләге бу кадәр тәмле, бу кадәр хуш исле түгел шул!

    Соңгы вакытта, тракторы гел-гел ватылып тора башлагач, әнисе тагын да күбрәк орыша башлды әтисен. Тракторын төзәтә-төзәтә әтисе кап-кара булып пычранып бетә. Тәрәзә төбендәге ул алып кайткан кыр чәчәкләре дә саргаеп бара, тик тракторы гына һаман төзәлми. Үзе дә бик боек. Әнисе исә көннән-көн күбрәк орыша:

    - Печәнсез калабыз инде, әнә күршеләр өч эскерт салып куйдылар!

    Әтисе боегып йөргәч, Гөлләргә дә кызык түгел. Әтисенең күңелен күрергә теләп чәй алып чыгып бирә, бит-кулларын юарга су салып тора. Тик трактор гына төзәлми дә төзәлми…

    - Печән кибеп бетте инде, әнә, күршеләр уракка тотындылар! - ди янә әнисе.

    Әтисе дәшмәде, кызчыгы белән дә шаярмас-көлмәс булды, һаман шул тракторы тирәсендә кайнашты. Көннәрдән беркөнне, әнисе кабат орышкач, ул кичен өйгә бөтенләй кайтмады.

    Әтисен көтеп, төн буе йокламыйча чыкты Гөлләр. Икенче көнне дә кайтмады әтисе, өченче көнне дә… Печән чабулар онытылды. Бөтен авыл белән эзләргә чыктылар. Урман буйларыннан, болын-тугайлардан эзләделәр. Өч көннән соң гына табып алдылар үзен. Тик нишләп көлми дә, сөйләшми дә әтисе? Гөлләр ничә көн өзелеп көтте бит аны! Ә ул күзләрен дә ачмый.

    - Әткәем, ач инде күзләреңне! Мин бит бу - Гөлләрең!

    Нарасыйның үзәк өзгеч тавышыннан күпне күргән ир-атларның да ихтыярсыздан күзләре яшьләнде.

    … Шуннан бирле Гөлләр гел рәсем ясый. Әтисе туган көненә бүләк иткән буяулар белән. Һәр рәсемендә - кулларына чәчәк бәйләме тоткан әтисе елмая. Ул аларны яраткан кызына дип җыйган ич!

    Тик менә бирә генә алмый…

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: нәсер
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: