Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Мәктәпкә багышланган гомер

    Антоновка авылында Елена Чегодаеваны җирле мәктәпнең география укытучысы һәм туган як музее, фольклор түгәрәге җитәкчесе буларак та яхшы беләләр. Ул әле сәяхәтләргә чыгарга, су коенырга һәм балык тотарга да ярата...

    Ирина ТЕЛИЦЫНА
    Елена моннан егерме ел элек сайлаган һөнәренә әле дә тугры кала. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки аның әнисе укытучы булган, апасы Наталья да педагогия училищесын тәмамлаган. Үзенә белем биргән Никольск мәктәбе педагогларыннан да үрнәк алган. Аеруча география укытучысы Людмила Дмитриевна Колчинага рәхмәте зур. Ул алып барган дәресләр кызык һәм мавыктыргыч иде, дип әле дә искә ала. Шуңа күрә, ул елларда мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе укытучы һөнәрен сайлап, педагогия вузларына укырга кергән. Елена да география факультетын сайлый. Әлеге фән өйрәнүче дөньяның төрле илләре, иксез-чиксез диңгезләр, таулар турында тагын да күбрәк беләсе килә аның.
    Елена сәяхәт итәргә яраткан. Мәктәптә тырышып уку белән бергә җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Әле башлангыч класста укыганда ук мәктәп путевкасы буенча Мәскәү, Волгоград һәм башка шәһәрләргә бара. Институтта укыганда Кавказ, Балтыйк буе, Молдавиягә барып, үзе өчен күп яңалыклар ача.
    Югары белем турында диплом алганнан соң Елена үзебезнең районга кайта. Берничә тапкыр практика үткәнгә, туган мәктәбендә балаларга белем бирәсе килә аның. Шулай да Антоновка мәктәбендә эшләргә күндерәләр. Елена Евгеньевнаны яңа коллективта бик җылы каршылыйлар. Мәктәпнең элеккеге директоры, тарих укытучысы Татьяна Степановна Королева, математика укытучысы Зинаида Ивановна Шамаева һәм башкаларның ярдәмен даими тоеп тора. Бәлки шуңа күрәдер дә, аның әлеге коллективтан китәсе дә килми. Баштарак балалар иҗатын оештыручы, класстан тыш эшләр буенча завуч итеп билгелиләр, аннары туган якны өйрәнү музее белән җитәкчелек итә башлый. Аерым иркен бер бүлмәдә борынгы әйберләр, пионер хәрәкәте атрибутлары һәм Антоновка авылы тарихына кагылышлы башка күп экспонатлар тупланган. Бервакыт Елена Евгеньевна мәктәпне 1951 елда тәмамлаучыларның фоторәсемен табып ала һәм класс исемлеген торгызырга теләп махсус альбом эшли. Аның тырышлыгы тиешенчә бәяләнә. Хәзер музейда мәктәпне төрле елларда тәмамлаучыларның фотосурәтләре урнаштырылган унлап альбом саклана.
    Елена Евгеньевна баладагы таланты күрү һәм аны ачу өчен күп көчен куя. Мисал өчен фольклор төркемен генә алыйк. Борынгы җырларга карата булган мәхәббәт аңа әбисе һәм әнисеннән күчкән. Гомумән, аларның гаиләсендә барысы да җырларга яраткан. Елена Евгеньевна әлеге түгәрәк белән җиде ел буе җитәкчелек итә, ике төркемдә беренче һәм унберенче классларда укучы егермегә якын бала шөгыльләнә. Мәктәптә дәресләр тәмамлангач, алар кичләрен авыл Мәдәният йортына җыелып, чираттагы бәйрәмгә әзерләнәләр. "Веснушки" төркеменә йөрүче өлкән класс укучылары район Мәдәният йорты сәхнәсендә дә еш чыгышлар ясыйлар. Республика конкурсларында да үзләрен күрсәтергә өлгергәннәр.
    Елена Евгеньевна халык җырларына мәхәббәтне үзенең кызларында да уята алган. Олы кызы Мария фольклор төркемендә җырлаган, хәзер Казандагы югары уку йортларының берсендә белем ала, укырга да, җырларга да өлгерә. Кече кызы Арина да җырларга ярата. Быел ул әнисе белән бергә Мәскәүдә узган фәнни конференциядә катнашкан. Этнография секциясендә фольклор төркеме эше турында сөйләп, Арина махсус дипломга лаек булган. Фольклор төркемендә катнашучылар 2011 елда Лаеш районында уздырылган "Каравон" бәйрәмендә дә катнашкан, Чегодаевлар гаиләсе әлеге бәйрәмдә катнашучыларның чыгышын тыңлап ләззәт алу өчен бу бәйрәмгә ел саен баралар. Елена Евгеньевна фикеренчә, җыр кешене рухландыра, аңа көч һәм яшәү яме бирә. Шунысын әйтергә кирәк, гаилә башлыгы Александр Анатольевич хатынының бу шөгыленә бер дә каршы килми, киресенчә, аның актив тормыш позициясен хуплый, әле үзе дә ярдәм итәргә тырыша. Елена Евгеньевна кызы белән берничә тапкыр Кара диңгезгә барган, канат юлыннан Эльбрус тавына өч мең метрга кадәр күтәрелгәннәр. Могҗизалы көчкә ия булган Абхазия табигатенә дә сокланганнар. Идел буйлап Астрахань һәм Мәскәүгә оештырылган сәяхәт тә алар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырган. Бу сәяхәткә Елена Евгеньевна әнисе Евдокия Ивановна Малышкинаны да алып барган. Буш вакытларында су коенырга һәм яр буенда кармак салып балык тотарга ярата. Әле Чегодаевлар мал-туар да асрый, бакчада яшелчә, җиләк - җимеш тә үстерәләр. Кыскасы, барысына да өлгерәләр.
    Елена Чегодаева үзен география картасы янында гына түгел, ә мәшәкатьләр белән тулы көндәлек тормышта да ышанычлы хис итә. Балаларда да мавыктыргыч дөньяга кызыксыну уятырга омтыла ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: