19 декабрь 2014 яңалыклары
-
Намуслы хезмәтләре өчен – юбилей медальләре
22 декабрьдә энергетика тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Агымдагы ел безнең энергетиклар өчен аеруча истә калырлык булды, чөнки районны электр энергиясе белән итеп торучы "Чистай электр челтәрләре" быел үзләренең илле еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Шушы уңайдан, предприятие филиалында ун елдан артык эшләгән хезмәткәрләргә һөнәри бәйрәм алдыннан юбилей медальләре...
-
Мәктәпкә багышланган гомер
Антоновка авылында Елена Чегодаеваны җирле мәктәпнең география укытучысы һәм туган як музее, фольклор түгәрәге җитәкчесе буларак та яхшы беләләр. Ул әле сәяхәтләргә чыгарга, су коенырга һәм балык тотарга да ярата...
-
Пиротехника белән сак булыгыз!
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан пиротехниканы кулланганда иминлек кагыйдәләрен саклау мәсьәләсе аеруча мөһим.
-
Очкыннан ут чыга
Лихачев урамындагы ике фатирлы йортта яшәүчеләр янгын чыгу аркасында йорт-җирсез кала язганнар. Ут бер фатирның мунчасында чыккан: төтен юлыннан чыккан очкын чормадагы иске әйберләргә эләккән. Ут башта түбәнең агач конструкцияләренә, аннары түбәгә күчә. Янгын сүндерүчеләр бик тиз килеп җитәләр, ләкин янгын түбәгә шактый зыян китерә. Хәзер аңа ремонт ясарга кирәк....
-
Рөхсәтсез агач кисү күпме тора?
Бәйрәм алды көннәре гадәттә мәшәкатьле була. Ә менә "Болгарлес" дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре бу көннәрдә чыршы һәм наратларны рөхсәтсез кисүдән саклау белән мәшгуль. - Чыршы, наратларны законсыз кисү кебек күңелсез хәлләр бездә ел саен кабаталанып тора, - дип урманчылык директоры урынбасары Евгений Мулинов. - Ул быел да кабатланырга мөмкин. Шуңа күрә...
-
Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк...
Инде хәбәр ителгәнчә, Әҗмәр авылы янында гражданнар сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның (хәзерге вакытта алар егермедән артык) җәсәдләре табылды. Шунда ук аларның истәлеген мәңгеләштерү турында мәсьәлә күтәрелде.
-
Сугыш чоры балалары...
Бөек Ватан сугышы башлануга ир-егетләрне фронтка алалар. Бөтен авыр хезмәт балалар белән хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Балалар хәлләреннән килгәнчә фронтка ярдәм итеп, чын батырлык үрнәкләре күрсәткәннәр.
-
Музей беренче классларны көтә
"Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге" республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында Болгар музей-тыюлыгы ачык ишекләр көне үткәрә. Беренче класс укучылары, аларның укытучылары һәм әти-әниләре өчен төрле чаралар үткәреләчәк. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан "Чыршыны бергә бизик" дигән интерактив дәрес үткәрү күздә тотыла. Шулай ук борынгы шәһәр буенча экскурсияләр, музейларга керү, туган як...
-
Конкурс призеры булды
Педагоглар өчен үткәрелгән "Гомумбелем бирү учреждениеләре һәм гаиләнең заманча элемтә формалары" Бөтенроссия конкурсында катнашып, "Колосок" шәһәр балалар бакчасы тәрбиячесе Вера Осинцева өченче урынны алды. Тәрбияче конкурска үз группасы ата-аналары белән үткәргән өйрәтү-күңел ачу чарасының конспектын җибәргән. Балалар тәрбияләүдә педагоглар һәм ата-аналарның тырышлыгын берләштерүне максат итеп куйган бу эшкә дәрәҗәле жюри...
-
Район энциклопедиясе басылып чыкты
Күптән түгел "Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе" басылып чыкты. Бу зур басманы өч ел дәвамында яздылар һәм зур күләмдә материал җыелып, системага салынды, эшкәртелде һәм тиешле тәртипкә китерелде. Бу эшнең инициаторы - Татарстан Республикасының атказанган табибы Фиркат Галимов һәм ул энциклопедияне язуга зур өлеш кертте. Шулай ук Татар Энциклопедиясе...
-
Нормаларны үтәргә кирәк
Өченче көн район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы булды. Анда коммуналь, социаль-мәдәни әһәмияткә ия булган объектлар төзелеше, реконструкция һәм капиталь ремонт ясау эшенең сыйфаты тикшерелде. Утырыш эшендә төзелеш подряды оешмалары - "Спасагрострой" ҖЧҖ, "Сувар Б" ҖЧҖ, "Мегалит Строй" ҖЧҖ, "Газсантехсервис" ҖЧҖ, "Регионстрой" ҖЧҖ, "Спас коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ...
-
Совет утырышы чакырыла
Спас муниципаль район Советының чираттагы утырышында халыкның социаль һәм хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре тикшереләчәк. Утырыш агымдагы елның 23 декабрендә Болгар сәнгать мәктәбе бинасында үтә. Аның эше сәгать 10да башланып китә.
-
Имамнарга шаһәдәтнамә тапшырылды
Өченче көн безнең районга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, аның урынбасары һәм идарә вәкилләре килде. Аларны район башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар каршы алды һәм озатып йөрде. Иң әүвәл горурлану хисе белән Болгар музей-тыюлыгы комплексына кергән Ак мәчеттә Коръән өйрәнү курслары ачылу тантанасы турында әйтергә...
-
Рабига күле төзекләндерелә
Шәһәребезнең истәлекле урыннарыннан берсе булган Рабига күлен төзекләндерү эшләре башланып китте.