Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Әлегә кадәр төшләргә керә...

Өч дистә елдан артык вакыт үтсә дә, Әфганстандагы вакыйгалар Петр Фәсхетдиновның хәтерендә нык саклана. Ул бергә хезмәт иткән дусларының, командирларның исем-фамилияләрен, авылларны, елгаларны, минометтан атарга өйрәнүләрне, беренче атакаларын, кыскасы, бу сугыш белән бәйле бөтен вакыйгаларны да яхшы хәтерли.

Олег ПАХОМОВ.
"НЖ".
Ул Совет-Әфган чигенә 1979 елның көзендә килеп эләгә, бу вакытта безнең гаскәрләр әле Әфганстан җиренә кермәгән була. Ләкин нидер булачагы әллә каян сизелә. Салкын декабрь төннәренең берсендә аларны сугышчан тревога белән тезәләр һәм беренче тапкыр шушында алар "сугыш" дигән сүзне ишетәләр... Илнең иң көньягындагы Кушка шәһәреннән ерак түгел урнашкан чик буе отряды, әлбәттә, бу вакыйгалардан читтә кала алмый.
Чүлдә чик буенда хезмәт итү гадәттән тыш авыр була. Заставада хезмәт иткән танышлары аңа төрле хәлләр турында сөйлиләр. Көн саен берничә чик сакчысыннан торган наряд яхшы итеп тырмаланган җир полосасында чит эзләрне тикшереп үтәләр, ә бу бер якка гына 32 километр, шул кадәр үк араны кире кайтырга кирәк. Җитмәсә чүлдән, тулысынча хәрби снаряжениедән. Эсседән качар урын юк, флягадагы су гына бераз коткара. Кайвакыт бу иң ерак урында хезмәт итүчеләрне тикшерү өчен кайбер командирлар "уазик" машинасында килеп китәләр, ә берәр нәрсәне онытып калдырсалар (мәсәлән, таракны), солдатларга шуны китерергә кушалар.
Кораллы конфликт башлангач, чик буенда аеруча куркыныч хәл туа. Дошманнарның күрше заставага һөҗүм итүен Петр әле дә яхшы хәтерли. Бу хәл турында берничә елдан соң "Комсомольская правда" газетасы да язып чыга. Ул вакытта вышкада сакта торган рядовойлар Автономов белән Перекатновка дошманнар берничә тапкыр аталар, ә ефрейтор Река бандит пулясыннан һәлак була. Тиздән махсус отряд чик бозучыларның эзенә төшә һәм юк итә.
Петр хезмәт иткән частьне Әфган территориясенә озату өчен хәзерлиләр, алар алдына чик буе авылларын безнең гаскәрләр кысрыклап чыгарган дошманнардан азат итү бурычы куела. Отряд дистәләгән БТРны түгәрәк итеп тезеп, лагерь оештыра. 50 солдат сакта тора һәм шуның кадәр үк кеше бу вакытта ял итә. Отряд туктаган урынны сигнал ракеталары урнаштырылган тимерчыбык белән әйләндереп алалар. Аңа кемдер ялгыш тиеп китсә, ракеталар бик көчле тавыш чыгарып, һавага күтәрелә. Авылда дошманнар барлыгы беленгәч, отряд аларны юк итә. Әлбәттә, дошманнар ут яудырып, каты каршылык күрсәтәләр. Колак төбеннән сызгырып очкан пулялар тавышын әле дә оныта алмыйм, дип искә төшерә Петр...
Петрга һәм аның полкташларына ай ярымлап дәвам иткән мондый хәтәр операцияләрдә, тормышларын куркыныч астына куеп, еш катнашырга туры килә, бу һәр кешедән зур җаваплылык таләп итә. Шуңа күрә солдатларны сугышка ныклап хәзерлиләр. Заманча автоматлардан һәм минометлардан атарга өйрәнәләр, физик күнегүләр, кул көрәше дәресләре, тактик биремнәр - боларның барысын да үтәргә туры килә. Окопта утырган солдатлар өстеннән БТРлар үтеп киткәч, машиналарга алдан да, арттан да өйрәнү гранаталары ыргыталар.
Әлбәттә, хәрби хәзерлек зур көч таләп иткәнлектән, солдатларны бик яхшы ашаталар. Ит, җиләк-җимеш, куертылган сөт - бу азыклар көн саен алларында була.
Патриотлык хисе, дисциплина турында артык сөйләмәсәләр дә, ләкин һәр солдат иптәшләре өчен зур җаваплылык хисе тоеп хезмәт итә. Моның бер дәлиле: безнең частьләр урнашкан территориядә бер-берсенә устав буенча "иптәш сержант", "иптәш рядовой" дип эндәшәләр. Ләкин чик аша чыккач, барысын да уртак куркыныч берләштерә һәм бер-берсенә исемнәре белән генә эндәшә башлыйлар. Моннан тыш, дисциплина бозган өчен командирлар яңадан илгә, үзебезнең частьләргә кайтарып җибәрү белән куркыталар. Берәүнең дә мондый "хурлыкка" төшәсе килми һәм шуңа күрә солдатлар намус белән хезмәт итәргә тырышалар.
Петр сүзләренә караганда, гади әфган халкы солдатларга яхшы мөнәсәбәттә була. Хәтта ашарга да җитмәгән ярлы илдә Советлар Союзы хастаханәләр, мәктәпләр, башка учреждениеләр төзи. Солдатлар җирле халык белән паекларын бүлешәләр.
Петр 1982 елның февралендә запаска җибәрелә.
Әфган ветераннары әле хәзер дә еш очрашып, үткән вакыйгаларны искә алалар. Соңгы елларда Әфган сугышында булган ветераннарга дәүләт зуррак игътибар бирә башлады. Мәсәлән, узган ел Петрны иптәшләре белән бергә Казанга чакыралар, биредә Г. Камал исемендәге Дәүләт академия театрында республика җитәкчеләре белән очрашу була. Әфганчылар хөрмәтенә концерт күрсәтәләр.
Ватан алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтәгән сугышчылар бүгенге яшьләр өчен үрнәк булып тора.
Рәсемнәрдә: Петр Фәсхетдинов; хезмәт итә башлаган көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев