Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Күпкырлы талант иясе

Фаяз Хуҗин, Динар Сәлахов. 1969 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган Җәмил Мөхәммәтшинны кулына диплом алуга республика хөкүмәте карары белән яңа гына оештырылган Болгар тарих-архитектура музей-заповеднигы директоры итеп куялар. Бу очраклы хәл булгандырмы-юкмы, әйтүе кыен. Чөнки студент елларында ук фән белән кызыксыну, тапшырылган эшкә җаваплы карау, куйган максатына...

Фаяз Хуҗин,
Динар Сәлахов.
1969 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган Җәмил Мөхәммәтшинны кулына диплом алуга республика хөкүмәте карары белән яңа гына оештырылган Болгар тарих-архитектура музей-заповеднигы директоры итеп куялар. Бу очраклы хәл булгандырмы-юкмы, әйтүе кыен. Чөнки студент елларында ук фән белән кызыксыну, тапшырылган эшкә җаваплы карау, куйган максатына ирешү һәм оештыру сәләте кебек сыйфатлар аны башкалардан аерып торды. Урта гасырлар тарихы һәм археологиясе белән кызыксынганлыктан, ул ел саен җәйге каникулларда археологик экспедицияләрдә һәм шулай ук Болгарда алып барылган казу эшләрендә катнаша. Шуңа күрә Татарстанда беренче тапкыр оештырылган заповедник директоры итеп кемне куярга дигән сорау тугач, танылган археолог, профессор А.Х.Халиков киңәше белән Җәмил Габдрәхим улы Мөхәммәтшинга тукталалар. 1938 елдан бирле Болгарда эшләгән, Болгар археологик экспедиция җитәкчесе, фән өлкәсендә бик абруйлы кеше, Мәскәү профессоры А.П.Смирнов Казан коллегасының бу фикерен кайнар яклап чыга, чөнки ул бу талантлы студентны үз экспедициясендә эшләгәндә үк яхшы белгән була.
Яшь һәм тәҗрибәсез җитәкчегә бөтен эшне буш урыннан башлап җибәрергә туры килә. Әлбәттә, башта кыенлыклар күп була. Тиешле белгечлекләр буенча кадрларны дөрес итеп сайлап алырга, заповедникның уставын һәм концепциясен, саклау зонасы проектын эшләргә, борынгы архитектура һәйкәлләрендә реставрация эшләре башлап җибәрергә, җирле халык һәм культура катламын җимерүдән саклау эшендә заповедник алдындагы бурычлардан ерак торган җитәкчеләр белән уртак тел табарга да кирәк иде... Җәмил археологлар ярдәменә ышана. Һәм ялгышмый. Ул танылган галимнәр А.П.Смирнов, Т.А.Хлебникова, Н.Д. Аксеноваларны әлегә кадәр олы рәхмәт хисләре белән искә ала. Соңгысы озак еллар заповедник директорының фән эшләре буенча урынбасары булып эшли. Шулай ук А.Х. Халиков, П.Н.Старостин, Р.Г.Фәхретдинов һәм күп кенә башкалар төрле проблемаларны хәл иткәндә үзләренең киңәшләре белән булышырга әзер торалар. Заповедник оешуының беренче елларында авырлыклар бигрәк тә күп очрый.
Җәмил Габдрәхим улы Мөхәммәтшин Болгар музей-заповеднигына утыз ел җитәкчелек итә. Аның тырышлыгы белән хәзерге вакытта заповедник татар халкының борынгы бабалары - Х-ХIV гасырда Идел болгарлары уникаль һәйкәле дөньяда танылган чын фәнни үзәккә әйләнде. Нәкъ менә ул эшләгән вакытта элек билгеле булмаган һәм безнең көннәргә кадәр сакланып калган архитектура һәйкәлләре янында, фән казанышлары нигезендә, казу эшләре алып барылды һәм туристларга күрсәтерлек итеп реставрацияләнделәр. Заповедник территориясе даими рәвештә төзекләндерелде. Борынгы һәйкәлләр ачык һавадагы музей дәрәҗәсенә җитте һәм алар илебезнең генә түгел, чит илләрдән килүче меңнәрчә туристларның игътибарын үзенә тартып торды. 1962 елда эшләп килгән кечкенә генә археология музее танымаслык булып үзгәрде. Успение чиркәве эчендә оештырылган яңа экспозициянең мәйданы да зурайды һәм шулай ук Болгарны өйрәнүче галимнәр турында күп мәгълүматлар алырлык итеп эшләнде. Монгол яулары басып алганга кадәр Болгар дәүләтенең иң зур шәһәре булган, 1933-1937 елларда А.П.Смирнов үткәргән казу эшләреннән соң археологлар тарафыннан бөтенләй онытылган Суар, Болгар заповеднигының филиалына әверелә һәм Җ.Г.Мөхәммәтшинның шәхси инициативасы буенча 1970 һәм 1990 елларда стационар тикшерүләр үткәрелә. Музей-заповедникның археологик фондларын тәртипкә салу, махсус әдәбият тупланган фәнни китапханә булдыру, экспедициянең фәнни документларын саклау буенча да бик зур эшләр алып барылды. Даими эскпедиция базасы төзүгә күп көч куйганы өчен археологлар Җәмил Габдрәхим улына аеруча рәхмәтле. Яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган бу урында киеренке эштән соң ял итәргә бөтен мөмкинлекләр була һәм читтән килгән кунакларны да кабул итәләр. Җәй көне экспедициядә катнашкан Ульяновск, Казан шәһәрләреннән һәм республиканың башка районнарыннан килгән укучыларга да урын җитә.
Аның эшчәнлегенең тагын бер мөһим ягын әйтеп үтү урынлы булыр. Борынгы Болгарның тарихи әһәмиятен, аны киләчәк буыннар өчен саклауда үз бурычын яхшы аңлаган җитәкче заповедник территориясеннән җирле аэродромны, йөкләр бушату причалын башка урынга күчерү мәсьәләсен күтәреп чыга һәм аны тормышка ашырганчы бик озак йөрергә туры килә. Заповедник территориясендә урнашкан, ел саен сөрелеп, культура катламына зур зыян китерүче басуда сөрү эшләрен туктату мәсьәләсен дә ул күтәреп чыга һәм аны уңышлы башкара.
Башкарылган бу эшләр Җ.Г.Мөхәммәтшинның күп санлы административ-хуҗалык эшләренә генә кагыла. Ләкин безнең язманың герое - барыннан да элек галим кеше. Россиянең фәнни җәмәгатьчелеге арасында ул талантлы эпиграфист һәм нумизмат буларак танылган.
Эпиграфист буларак, Җ.Г.Мөхәммәтшин беренче тапкыр үзен 1974 елда Идел буе археология - этнография киңәшмәсендә танытты. Биредә ул моңа кадәр системага салынмаган һәм белгечләр тарафыннан начар өйрәнелгән, Алтын Урда чорының болгар-татар тарихына караган гаять зур мәгълүмати потенциалына ия булган шәһри Болгарның кабер ташлары турында доклад ясый.
Галим шулай ук эпитафияләр теленең региональ үзенчәлекләре белән кызыксына башлый, кабер ташларының тышкы (декоратив) бизәлешен, Болгар эпиграфика мәктәбе эволюциясе, хәзерге татарлар яшәгән бик зур территорияләрдә таралган XVI-XVIII гасыр һәйкәлләрендәге үзенчәлекләр белән кызыксына. Барлык бу мәсьәләләр буенча Җ.Г.Мөхәммәтшин дистәләгән мәкаләләр яза, бу ачышларны 2004 елда Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында яклаган кандидатлык диссертациясендә гомумиләштерә. Бу вакытта ул инде Татарстанда һәм күрше өлкәләрдә йөзләрчә кабер ташларын тикшерә, элек фән дөньясында билгеле булмаганнарын таба. Болгарда ул Төньяк төрбәдә ("Монастырь базы") бик яхшы лапидарий (музей -кабер ташлары тупланган урын) эшли. Диссертация яклаганнан соң да ул бу тарихи фән белән шөгыльләнүен ташламый. Ел саен диярлек ул Ульяновск, Самара, Түбән Новгород Пенза һәм Рязань өлкәләренә экспедицияләргә чыгып, кызыклы материаллар җыеп кайта.
Болгарда яшәп һәм эшләп, профессиональ тарихчы буларак, еш очраган көмеш һәм бакыр акчаларга игътибар итми мөмкин түгел. Әле кайчан гына бу акчаларны юллардан да, бакчалардан да, басулардан да, Идел буеннан да, утраулардан да табарга була иде (археологик казу урыннарыннан һәм хәзинәләрдән чыккан акчалар түгел). Җәмил Габдрәхим улы бу акчаларны музейның нумизматик коллекцияләре өчен җыя, аннары шәһри Болгарда акча әйләнешен һәм сәүдә элемтәләрен ачыклау өчен бу акчаларны фәнни яктан өйрәнә башлый һәм бик кызыклы ачышлар ясый.
Нумизматика фәне соңгы елларда илнең бик күп регионнарында ныклы үсеш алды. Бу уңышларда әлеге өлкәдә иң компетентлы һәм актив эшләүче белгечләрнең берсе -Җ.Г.Мөхәммәшинның хезмәте зур. Ул монголларга кадәрге һәм Алтын Урда, Казан ханлыгы чорындагы (Болгар, Җүкәтау, Торецк җирлеге, Казан кремле һ.б.) нумизматик коллекцияләрне һәм аерым табылган материалларны өйрәнде. Күптән түгел ул XV гасырның икенче яртысы һәм XVI гасырның башына караган, бөек кенәзләр Василий II, Иван III һәм Василий III идарә иткән чорда Казан кремлендә табылган 2100гә якын рус акчасыннан торган бик кызыклы ике хәзинәне тикшерде. Шулай ук Мәскәүнең танылган галиме Г.А.Федоров-Давыдов белән бергә (хәзер инде мәрхүм) Алтын Урда чорына караган 23 меңгә якын акчадан торган Каратун хәзинәсен өйрәнеп, тикшерү эшләрен тәмамлады һәм ул китап булып Мәскәүдә басылып чыгачак.
Директор булып эшләгәндә заповедникның административ-хуҗалык мәшәкатьләре белән йөреп, ул үзе мөстәкыйль рәвештә казу эшләре белән шөгыльләнә алмый, ләкин гомер буе, һәм әлегә кадәр, Болгарда һәм аның тирә-ягында археологик күзәтү эшләре алып бара. Күбесенчә чираттагы ял вакытларында ул Көнбатыш Кама аръягының борынгы шәһәрлекләрен һәм авылларын тикшерү, өйрәнү өчен районнан еракларга чыга, аны һәйкәлләрнең торышы гына түгел, ә Бөек Идел юлы белән бәйле дәүләт эчендәге юлларның килеп чыгу тарихы да кызыксындыра.
Галим фәнни командировкаларда еш була. Үзенең тикшеренүләре, ачышлары белән Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ярославль, Волгоград, Түбән Новгород, Муром, Пенза, Йошкар-Ола, Ростов-на- Дону, Бакчасарай һәм башка шәһәрләрдә үткәрелгән республика, Бөтенроссия һәм халыкара фәнни конференцияләрдә, симпозиумнарда, конгрессларда чыгыш ясап, таныштырып бара.
Бу танылган галимнең күпкырлы тагын бер фәнни эшчәнлеге турында әйтеп үтәргә кирәк. Җәмил Габдрәхим улы Бөек Болгарны һәм болгар халкының бай мирасын популярлаштыруга гаять зур әһәмият бирде һәм бирә. Райондагы, республика, үзәк газеталарында һәм журналларында чыккан фәнни-популяр мәкаләләр, шәһәрлек буенча язылган буклетлар һәм юлкүрсәткечләр, күчмә күргәзмәләр, яңа экспозицияләр, халык алдындагы чыгышлары - болар барысы да Болгарны республикадагы актив эшләүче туристлык үзәгенә әйләндерү өчен эшләнә һәм хәзерге вакытта ул чыннан да шулай. ТРның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев инициативасы буенча "Яңарыш" республика фонды башлап җибәргән музей-заповедникны үстерүдәге яңа этап талантлы оештыручы, эрудицияле тикшерүче Җ.Г.Мөхәммәтшин җитәкчелегендә ирешелгән уңышлардан башка мөмкин булмас иде.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, "Казанның 1000 еллыгы истәлеге", "За вклад в наследие народов России" медальләре белән бүләкләнгән, бик тыйнак һәм намуслы Җәмил Габдрәхим улы Мөхәммәтшин киләчәккә яңа планнар белән яши. Без аңа яңа ачышлар һәм эшендә иҗади уңышлар телибез!
("Проблемы археологии и истории Татарстана" язмалар җыентыгы).
Җ. Мөхәммәтшин нумизматика буенча Халыкара конференциядә, Судак шәһәре, 2006 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев