17 май 2013 яңалыклары
-
Иҗат һәм спорт – аерылгысыз
"Универсиада - 2013не каршылыйбыз" республика иҗади эшләр конкурсының муниципаль этабында беренче урынны Иске Рәҗәп мәктәбе укучылары алды. Робия Моратова, Эльвина Заһитова, Илфат Исламов, Алия Хәмидуллина, Фирдүс Хәбибуллин, Рузилә Габделбәрова, Алсинә Гыйльметдинова, Динә Җамалиева һәм Айсылу Җиһаншина укытучылары Равил Шәфигуллин җитәкчелегендә лаеклы рәвештә Мактау кәгазьләре һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. 1нче мәктәп...
-
Универсиадага күп калмады
Бердәм Универсиада көне кысаларында 2нче урта мәктәптә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм Казанның Универсиада-2013 волонтерлары булып китте. Алар класс сәгатьләрендә, спорт-сәламәтләндерү чараларында һәм мәктәп волонтерлары үткәргән пресс-конференциядә катнаштылар. Залдагылар игътибарына шулай ук 11 класс укучысы Ксения Перепеченованың мәктәпнең элеккеге укучысы, авыр атлетика буенча Европа чемпионы һәм Кытай Универсиадасында...
-
Күпкырлы талант иясе
Фаяз Хуҗин, Динар Сәлахов. 1969 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган Җәмил Мөхәммәтшинны кулына диплом алуга республика хөкүмәте карары белән яңа гына оештырылган Болгар тарих-архитектура музей-заповеднигы директоры итеп куялар. Бу очраклы хәл булгандырмы-юкмы, әйтүе кыен. Чөнки студент елларында ук фән белән кызыксыну, тапшырылган эшкә җаваплы карау, куйган максатына...
-
Аккошларны куркытмагыз
Юрий Конюхов. Безнең Өчкүл авылына берничә ел рәттән аккошлар килә. Үткән ел алар, мәсәлән, озак вакытлар Исемсез күлдә яшәделәр. Ә быел бу гүзәл аккошлар авыл кырыендагы суда тукталдылар. Алар шулкадәр матур, карап туя торган түгел. Шуны да онытмаска кирәк, барлык төр аккошлар Кызыл китапка кертелгән. Аларга рәсми ау тыелган, шуңа...
-
Яңгыр булмаса да, урамда пычрак
Фәрдәнә Сибгатуллина, укытучы. Иртә язда ук безнең Муса Җәлил исемендәге урамда суүткәргеч ватылды. Шуннан бирле җир астыннан су чыгып тора һәм безнең урамда яшәүче халык өчен шактый мәшәкатьләр тудыра. Беренчедән, бик пычрак, урыны белән бөтенләй үтәргә мөмкин түгел, чөнки бу урамга асфальт җәелмәгән. Икенчедән, су торбалары тишелү аркасында өйләрдә суның...
-
Сак булырга кирәк
Надежда Никифорова, "Зубр" җәмгыяте хезмәткәре. Соңгы арада биологик актив өстәмәләр (биологически активные добавки) киң таралды. Күпләр аны дару дип уйлый, ләкин бу дөрес түгел. Бу өстәмәләр дару түгел, ә аларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк. Моннан тыш, аларны даруханәләрдән генә сатып алыгыз, чөнки бүтән очракта алар ялган булырга мөмкин....
-
Эш шартларыбыз әйбәт
Людмила Шишкина. Яхшы шартларда эшләргә хыялланмаган кеше юктыр. Эшнең нәтиҗәсе дә, эшләнгән продукциянең сыйфаты да күбесенчә шуңа бәйле була. Шулай да кайбер җитәкчеләр үзләрендә эшләгән хезмәткәрләр өчен тиешле шартлар тудыру турында кайгыртмыйлар. Ә мин эшли торган Владимир Монахов пекарнясында хәлләр бөтенләй башка. Ул әле күптән түгел генә ачылды. Он иләү...
-
Ярышларда көчлеләр җиңде
Шәһәр мәйданчыкларында күрше районнардан килгән яшь спортчылар катнашында футбол һәм волейбол буенча ярышлар булды . Шәһәр стадионында Буа, Базарлы Матак һәм безнең ике команда футболчылары очрашты. Уеннарның берсендә пенальти сериясендә Әлки егетләре безнең бер команданы җиңеп чыктылар (тупны Руслан Зураджанян кертте). Тагын бер уенда Буа командасы безнең икенче команданы "коры"...
-
Балачак бәйрәме
Сишәмбе көнне район Мәдәният йорты сәхнәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгыш ясады. Монда "Йолдызчык-2013" район балалар иҗаты конкурсының финалы үтте.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Камаева Тамара Павловна, балиѓъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы секретаре, Барсуков Валерий Игнатьевич, "Алексеевскдорстрой" ААҖ баш инженеры. Аларның югары һөнәри осталыгы, озак еллык фидакарь хезмәте шулай югары бәяләнде.
-
Дөнья – балалар күзе белән
"Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Дөньяны төсле буяулар белән бизик" дигән темага рәсем күргәзмәсе ачылды. Рәсем авторлары, Болгар балалар сәнгать мәктәбе укучылары, үз эшләрендә дөньяга карашларын ачып бирергә тырышканнар. Ул Фатыйма Минсәгыйрова рәсемендә аеруча уңышлы килеп чыккан, зур шәһәрдәге күпкатлы йортлардан торган урамнарны үзенчә ясаган Сәнгать мәктәбе укытучысы Марина...
-
Идел – бөек елгаларның берсе
Шимбә көнне шәһәребездә Идел көнен үткәрү планлаштырыла. Ул 2008 елдан алып, ЮНЕСКО эгидасы астында үткәрелә. Беренче тапкыр чара 2008 елда Түбән Новгородта үткәрелгән. Бәйрәмне ачу тантанасы сәгать 11дә шәһәрнең үзәк мәйданында булачак, аннары Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университеты галимнәре, Идел-Кама биосфера тыюлыгы хезмәткәрләре ачык экология дәресе үткәрәчәк. Программага шулай...
-
Пионерия традицияләре дәвам итә
Никольск мәктәбе укучылары һәм укытучылары шушы көннәрдә Татарстан пионер оешмасының 90 еллыгына багышланган тантаналарда Татарстан варислары берлегенең район берләшмәсе исеменнән чыгыш ясаячак. Татарстанда пионерлар оешмасы - 1923 елның 5 июлендә, ә Бөтенроссия пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда оешты һәм үз сафларына урта яшьтәге балаларны берләштерә. Аның бердәм символлары, традицияләре,...
-
Җитди кимчелекләр ачыкланды
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә прокуратура үткәргән тикшерү бу мәсьәләдә җитди кимчелекләр барлыгын ачыклады. "Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында", "Юл хәрәкәте иминлеге турында" Федераль законнар һәм башка законнарны бозу буларак, шәһәрнең кайбер урамнарында юллардан файдалануга кагылган таләпләр...
-
Җиргә тугрылык
Танкеевканың Равил Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре язгы чәчүне бәйрәм көнне - 9 майда төгәлләделәр.