Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Күңел жылысын укучыларына бирә

Спас тармак технологияләре техникумының производство мөдире Лидия Сергеевна Булатова күп еллардан бирле үзенең һөнәри осталыгын һәм күңел җылысын укучыларга бирә.

Марина Зайцева
Яшь вакытта ул үз тормышын бу эшкә багышлармын дип башына да китерми. Гусихада туып үскән кыз Антоновка мәктәбен тәмамлый. Барлык фәннәрдән яхшы өлгергән кызга укытучылар зур өметләр баглыйлар. Үзе дә киләчәктә югары уку йортын тәмамлап, укытучы булырга хыяллана.
Чыгарылыш кичәсеннән соң, мәктәп директоры Виктор Иванович Владимиров аңа район мәгариф бүлеге юлламасын тапшыра һәм Казан педагогия институтының табигать-география факультетына укырга керергә киңәш бирә (мәктәпкә география укытучысы кирәк була). Ул зур өметләр белән документларын тапшырырга китә. Ләкин кабул итү комиссиясе ишек төбендә, коридорда йөзләгән абитуриентларны күреп, авыл кызы югалып кала һәм гариза язып та тормыйча, чыгып китә. Ул күңеленнән генә документларын беренче очраган уку йортында тапшырырга карар кыла. Кыз 17нче һөнәр-техник училищесына юлыга һәм документларын шунда тапшыра, пешекче булырга карар кыла. Бу турыда озак кына әнисенә әйтергә куркып йөри, серен чишкәч, әнисе шатланып куя, сиңа гына ошасын, мин риза, дип әйтә.
Укуын тәмамлагач, тормышка чыккан Лидия гаиләсе белән Болгарга кайтып урнаша һәм үзәк ашханәдә аш пешерүче ярдәмчесе булып эшли башлый. Аннары беренче шәһәр урта мәктәбе ашханәсенә күчә. Ләкин чын практиканы ул училищесы ашханәсендә үтә. Бирегә аны өлкән аш пешерүче итеп күчерәләр.
Биредә үзенең ике ярдәмчесе белән биш йөздән артык кешене ашатырга туры килә. Бөтен эшне кулдан башкаралар, хәтта кайнар сулары да булмый, кирәкле савыт-сабалар җитмәве дә шактый кыенлыклар тудыра. Ләкин бернигә карамастан, ул үз эшен менә дигән итеп башкара, шулкадәр халыкны тәмле ашлар белән сыйли. Ризыкларны һәрвакыт төрләндереп пешерергә тырыша. Еллар үткән саен тәҗрибә дә, осталык та арта. Тора-бара бәйрәмнәргә, тантаналарга бик тәмле тортлар, пирожныйлар пешерә башлый, салатлар, пироглар турында әйткән дә юк. Ул хәзергә кадәр эзләнә, өйрәнә, хәтта дөнья халыклары кухнялары белән дә кызыксына, аннан күп кенә ризыклар пешерергә өйрәнә.
Лидия Сергеевнаның гаҗәеп тырышлыгын, тыйнаклыгын, гаделлеген училище җитәкчелеге дә тиз күреп ала. Бервакыт элеккеге директор урынбасары Василий Иванович Шинкаренко аңа производствога өйрәтү мастеры булып күчәргә тәкъдим ясый, чөнки училищеда мастерлар җитмәгәнлектән, шактый кыенлыклар килеп чыга.
- Ничек инде балалар укытырга? - ди ул көлеп башта,- мин бит аш кына пешерә беләм.
- Бик әйбәт, укучыларны да пешерергә өйрәтерсең. - Без сине курсларга җибәрәбез, тагын да остарып кайтырсың.
Әнә шулай язмыш аңа икенче тапкыр укытучы булу мөмкинлеге бирә һәм икеләнсә дә, ул үзен сынап карарга була.
Ул вакыттан соң күп еллар үтте. Егерме дүрт ел эчендә ул йөзләгән укучыны өйрәтеп тормыш юлына озатты, пешекче-кулинарларның җиде чыгарылышы булды. Үзенең элеккеге укучылары белән чын-чынлап горурлана.
Мәсәлән, укыганда ук башкалардан аерылып торган Сергей Никаноров бигрәк тә исендә калган. Хәзер ул Икмәк музеенда эшли. Нинди генә эш тапшырсаң да, ул аны җиренә җиткереп, үзеннән дә ниндидер яңалык өстәп башкарып чыга, әллә ниләр уйлап таба. Пешекче булып туган диярсең. Шуңа күрә юкка гына чит илдә стажировкада булып кайтмагандыр. Күптән түгел аны техникум ашханәсенә мастер-класс үткәрү өчен чакыралар. Ул рәхәтләнеп укучылар белән аралаша һәм үзенең белгәннәрен җентекләп аңлата.
Лидия Сергеевнаның элеккеге укучылары Рания Корбангалиева, Елена Трембицкая, Александр Курышов Казан рестораннарында эшлиләр, Мария Красильникова - Самарада, Наташа Дряхлова - Алексеевск районында эшли, Светлана Алексеева белән Евгения Мошкова Балымер авылында ипи пешерәләр, Евгения Балуева Полянка авылы балалар бакчасында пешекче... Һәрберсе аның өчен бик якын һәм ул алар белән даими элемтәдә тора.
Мастер укучыларга дәрес кенә биреп калмый, ул аларны тагын да якыннан белү өчен хезмәттәше Людмила Викторовна Ананьева белән бергә гаиләләренә барып, әти-әниләре белән таныша. Алар арасында да төрле тормыш шартларында яшәүчеләр очрый, кыен хәлдә калучылар да бар. Алар кыюсыз булалар, иптәшләре белән аралашырга оялалар яки, киресенчә, үзләрен тупас тоталар. Лидия Сергеевна мондый укучыларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тота, ана буларак, аларның хәленә кереп, җылы карашы белән күңелләрен күтәрергә тырыша. Әлбәттә, укучылар үзләренә карата булган җылы мөнәсәбәтне шунда ук тоялар һәм бөтен күңелләре белән аңа тартылалар...
Үзе укыткан кызлар арасында аның өендә кунакта булмаучы кеше калмагандыр. Берәүләр ял итәргә килсә, икенчеләре я мунчада юынырга, я булмаса киңәш сорап киләләр. Ә күптән түгел Даша аларда сыену урыны таба. Дүрт яшьтә әнисез калган бу бала коррекция мәктәбендә тәрбияләнә. Аны тәмамлагач, Дарья бертуган апасында яши башлый һәм озакламый үзенең артык булуын тоя. Лидия Сергеевна бу хәлгә бик борчыла. "Сиңа нәрсәгә кирәк?" - диләр аңа кайбер танышлары. Дини кеше булганлыктан, ул башкача булдыра алмый, бала бәхетсезлеген үз күңеле аша үткәрә. Ярдәм итә алу белән генә ул җанына тынычлык таба.
Бу мәрхәмәтле хатын үзенең ике кызыннан башка оныгы Верониканы да үстереп аякка бастыра. Кызы Наталья ире белән аерылышкач, озак вакыт әти-әнисе янында яши. Һәр көнне иртән әбисе оныгын үзләре янындагы бакчага йөртә. Ә кызы Наталья кабат тормышка чыга һәм икенче баласын таба, шәһәр үзәгендә фатир алып, шунда яши башлыйлар. Әнисе Верониканы үзләренә чакыргач, ул кискен баш тарта, үзе үскән, ияләнгән урыныннан беркая китмәячәген әйтә.
Ә Лидия Сергеевна оныгының бу карарына бигрәк тә шатлана. Тормышының соңгы еллары бик борчулы булды, ул авыр югалтулар кичерде. Башта әнисе, аннары ире фаҗигале үлде. Тагын бер елдан әтисе бот сөяген сындырып, урынга егылды һәм аңа бүтән торырга насыйп булмады. Аны өч бертуган кызлар - Лидия, Людмила, Марина чиратлашып карадылар. Сигез ел буе әтиләре кызларының игътибарын, җылы карашларын тоеп яшәде.
Моннан бер ел элек, Лидия Сергеевна лаеклы ялга чыккач, мастердан производство мөдире булып күчте. Хәзер ул техникум ашханәсен кайнар ризык белән тәэмин итү өчен җавап бирә. Шулай булса да, ул һаман укучылары белән аралышып, алар турында кайгыртып яши һәм шуннан үзенә җан тынычлыгы таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев