30 май 2014 яңалыклары
-
Алган белемгә имтихан йомгак ясый
Кичә районның чыгарылыш класс укучылары рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар.
-
Яшь техникларның уңышы
Үткән атнада Казанда үткәрелгән балаларның техник иҗатын үстерүгә ярдәм итүче беренче республика фестиваленнән робот техникасы белән шөгыльләнүче безнең "Регата" командасы беренче урынны алып кайтты. Ирешкән зур уңышлары өчен аларга кубок, диплом һәм сертификат тапшырдылар.
-
Самбо җиңәргә өйрәтә
Санкт-Петербургта үткән "Җиңү" халыкара турнирында Идел буе федераль округының җыелма командасы өчен чыгыш ясаучы Данила Вихлянский көмеш призер исемен алды.
-
Күңел жылысын укучыларына бирә
Спас тармак технологияләре техникумының производство мөдире Лидия Сергеевна Булатова күп еллардан бирле үзенең һөнәри осталыгын һәм күңел җылысын укучыларга бирә.
-
Өлешчә катнашу килешүен яңача теркибез
2014 елның 1 гыйнварыннан 20.12.2012 елның "РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" №294-ФЗ Федераль законы үз көченә керде.
-
Каникуллар күңелле үтсен өчен
Укучыларның түземсезләнеп көтеп алган җәйге каникуллары җитте. Ни кызганыч, бу чорда балалар арасында юл һәлакәтләре саны да бермә-бер арта.
-
Яңа җитәкче
Совет карары белән Полянка авыл җирлеге башлыгы итеп Гөлсинә Сибгатуллина сайланды. Бу урынга сайланганчы, Гөлсинә Габдрахман кызы Полянка урта мәктәбе директоры булып эшләде. Элеккеге авыл җирлеге башлыгы Николай Авдеев эштән үз теләге белән китте.
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Полянка авыл җирлеге башлыгы Авдеев Николай Васильевич Спас муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның район үсешенә керткән озак еллык нәтиҗәле хезмәте шулай югары бәяләнгән.
-
Балаларыбыз булдыра!
"Колосок" балалар бакчасының әзерлек группасы балалары соңгы арада берничә Бөтенроссия конкурсында җиңүче һәм лауреат исемен алдылар. Мәсәлән, Савва Михайлов белән Яна Кочеткова "Серле космос" викторинасында беренче урын алганнар, Мария Тютюрина "Тиздән мәктәпкә" конкурсында җиңеп чыккан, Артур Хәмидуллин, Камилла Сафиуллова, Илья Лукашин лауреат исеменә лаек булганнар, Данил Шмелев "Табигать белгечләре" экология...
-
Мәскәүдә чыгыш ясаячак
Икенче мәктәпнең унынчы класс укучылары командасы республиканың муниципаль районнары арасында үткәрелгән "Иң яхшы физик әзерлек" республика конкурсында беренче урын алдылар. Ярыш программасына граната ыргыту, пуля белән ату, озынлыкка сикерү, 60 метрга йөгерү, биек һәм тәбәнәк перекладинада тартылу керде. Безнең укучылар гомуми зачетта башкаларны җиңеп чыктылар. Август башында спортчыларга республика данын...
-
Китап – рухи байлыгыбыз
Бөтенроссия "Библиотөн-2014" социаль-мәдәни акция кысаларында, үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре кызыклы чаралар үткәрделәр. Бу милли әһәмияткә ия булган зур вакыйга китап укуны яшәү рәвеше буларак пропагандалау максатында үткәрелде. Бәйрәм үзәк китапханә янындагы мәйданчыкта башланып, аннары бинанең эчендә дәвам итте. Аны Балалар иҗат йорты волонтерлары ачып җибәрде, аларга әкият геройлары кушылып,...
-
Онытылмас җыр бәйрәме
Никольск Мәдәният йортының Петр Бурмистров җитәкчелегендәге "Сударушка" ансамбле чираттагы XXII Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә катнашты. Аның составында чыгыш ясаучы милли халык традицияләрен саклаучы үзешчән артистлар жюри игътибарына ике җыр - "Бабье лето" һәм "Никольское" җырларын тәкъдим иттеләр. Икенче җырга музыканы ансамбльнең җитәкчесе үзе язган, ә сүзләрен ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре...
-
Йөзләреннән шат елмаю китмәсен
Балалар иң яраткан җәйнең беренче көнендә Халыкара балалар көне билгеләп үтелә. Безнең илдә ул Балаларны яклау көне буларак бәйрәм ителә.