Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Икесенә – бер язмыш

Иске Рәҗәптә гомер кичерүче Гаммар Фәйзи улы белән Мәсхүдә Сөләйман кызы Фәйзиевлар моннан 55 ел элек кавышсалар да, әле дә булса гашыйклар кебек тормыштан ямь һәм тәм табып яшиләр.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Күптән түгел алар үзләренең зөбәрҗәт юбилейларын билгеләп үттеләр. Бу таш алтын һәм башка кыйммәтле ташлар белән бертигез дәрәҗәдә бәяләнә.
Мондый ташка ия булган кешеләрне бай була, бернәрсәгә кытлык кичерми, диләр. Тик бөтен нәрсә дә акча белән генә үлчәнсә икән ул. Фәйзиевлар гаиләсенең төп байлыгы - еллар дәвамында йөрәкләренә бетмәс-төкәнмәс илаһи көч биреп торучы мәхәббәт, дус һәм тату тормышта яшәп туплаган искиткеч зур тәҗрибә. Аларга сокланып та, көнләшеп караучылар да бар. Авыл кешеләренең Гаммар белән Мәсхүдәне Ходай бер-берсе өчен яраткан, дип әйткән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Шуңа күрә Фәйзиевлар бүгенге көнгә кадәр гаилә учагының җылысын сүндермичә пар күгәрченнәрдәй яши дә инде.
Гаммар Фәйзи улы булачак хатыны белән балалар бакчасыннан ук таныш, дияргә була. Бер төркемдә тәрбияләнгәннәр, аннары мәктәпкә укырга кергәннәр. 5-6нчы классларда укыганда ук инде Мәсхүдә Гаммарның үзенә карата аерым игътибарын тоя башлый. Дөрес, еллар үтү белән тормышка, балачактан аермалы буларак, башка күзлектән чыгып карыйлар, киләчәккә зур өметләр баглап якты планнар коралар. 1952 елның июнендәге чыгарылыш кичәсеннән соң, ни генә булса да, бер-берсен югалтмаска сүз бирешәләр.
Озакламый Гаммар Урта Азия якларына китеп геология-химия разведкасы идарәсенә бораулаучы булып урнаша. Биредә бераз хезмәт куйганнан соң армия хезмәтенә алына. Өйрәнү частендә әзерлек үткәч, хезмәтен дәвам итү өчен Венгриягә җибәрәләр. Армиядән ул кече лейтенант погоннары тагып кайта. 1956 елда Кузнечиха район хәрби комиссариатына яшерен эшләр бүлеге мөдире булып урнаша. Дөрес, биредә бер ел тирәсе генә эшли ул. Аннары егетне Кузнечиха районы эчке эшләр бүлегенә участок уполномоченные итеп чакыралар. Биш елдан артык хокук сагында тора, үзенең намуслы хезмәте белән күпләрнең ихтирамын казана.
Ул чагында Гаммар Фәйзи улы язмыш яңадан мәктәпкә алып килер дип, уена да китермәгән булгандыр. Җирле мәктәп укытучысы Зиннәт Гыйззәтуллин аңа тиз арада физкультура укытучысы кирәк, бу мәсьәлә турында уйлап кара әле, дип киңәш бирә. Гаммар Фәйзи улы ризалаша һәм 1962 елның сентябреннән әлеге фәннән укыта башлый, читтән торып Казан педагогия институтына укырга керә. Алты елдан соң тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы дипломы ала.
Җитмешенче еллар башында аны башлангыч хәрби әзерлек укытучысы итеп билгелиләр. Егерме биш ел буе Иске Рәҗәп һәм шулай ук Чәчәкле, Урта Йорткүл авылларыннан килеп укучыларга әлеге фәннән армый-талмый белем бирә. Шунысын да әйтергә кирәк, Гаммар Фәйзи улы укыткан иллегә якын егет хәрби училищеларга укырга кергән. Академиядә белем алып генерал дәрәҗәсенә ирешүчеләр дә юк түгел. Бу күп нәрсә турында сөйли. Районда бердәнбер укытучы буларак өлкән хәрби военрук исеме алуы да очраклы хәл түгел.
Гаммар Фәйзи улы шулай ук тарихтан да укыткан, лектор, пропагандист булган, мәктәпнең башлангыч профсоюз һәм партия оешмалары рәисе итеп сайланган. Үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен "Россия Федерациясенең атказанган халык мәгарифе отличнигы" исеменә лаек булган.
Яшьлек елларында Мәсхүдә Сөләйман кызы белән бер-берсенә биргән вәгъдәне үтәп, 1959 елда гаилә коралар. Мәсхүдә Сөләйман кызы моңа кадәр Мәләкәс педагогия институтын тәмамлап, физика һәм сызым фәннәрен укыту хокукы биргән математика укытучысы дипломы алган. Өч ел буе Ульяновск өлкәсенең Чардаклы мәктәбендә эшләргә өлгергән, Яңа Рәҗәп җидееллык мәктәбендә завуч булган һәм инде туган авылына кайткан була. Гомеренең кырык елын балаларга аң-белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган олы җанлы бу педагог алдында баш иясе килә. Намуслы хезмәте өчен бик күп бүләкләргә лаек булган ул. Шулай да, чәчләренә чал йөгергән педагог өчен иң зур бүләк - ул элекке укучыларының укытучы апаларына чын йөрәктән әйткән рәхмәт сүзе. Акны карадан аера белергә, олыларны хөрмәт итәргә, мохтаҗларга кирәк чакта ярдәм кулы сузарга өйрәткәне өчен аңа рәхмәт укыйлар. Киңәш-тәкъдимнәр сорап әле дә мөрәҗәгать итүчеләр бар, чөнки дөнья күргән укытучы апаларыннан җылы сүз ишетәчәкләрен һәркем алдан белеп тора…
Игътибар итсәң, Фәйзиевлар гаилә учагы җылысын кадерләп саклау өчен бер-берсен иң мөһим һәм кирәкле сыйфатлар белән гомер буе тулыландырып киләләр кебек. Аларның үткән тормыш юлы яшьләр өчен менә дигән үрнәк булырлык. Ничек бер-береңне яратырга, ярты сүздән аңлый белергә, кадерләп сакларга - боларның барысына да Фәйзиевлардан өйрәнсеннәр иде. Мондый тотрыклы гаиләләр җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итә дә инде.
Халыкта, алма агачыннан ерак төшми дигән мәкаль бар. Ул Фәйзиевлар гаиләсен, беренче чиратта аларның балаларын күздә тотып әйтелгән кебек. Олы кызлары Әлфия математика, физика һәм информатика факультетын тәмамлаган һәм сабакташы Сарыйм Насыйбуллинга кияүгә чыгып, хәзер Урта Йорткүл мәктәбендә укыта. Уртанчылары - Илнур да югары белемгә ия, туган мәктәбендә әйдәп баручы педагогларның берсе, шулай ук классташы Гөлназ белән гаилә корган. Ә менә Рафаэль кече яшьтән офицер булу турында хыялланган, мәктәпне тәмамлаганнан соң Казандагы ракета гаскәрләренең югары инженерлык училищесына укырга кергән. Лейтенант дәрәҗәсе алгач, Забайкалье хәрби округында хезмәт иткән. Егерме җиде ел эчендә лейтенанттан полковник дәрәҗәсенә кадәр үскән, бүген ул Самара өлкәсенең Сызрань һәм Октябрьск шәһәрләре хәрби комиссары. Рафаэль да үзенең сабакташ кызы белән гаилә корган, ике бала үстерәләр. 140 еллык педагогик стажга ия булган Фәйзиевлар династиясе "Татарстан Республикасының педагогик династияләре" китабына кертелгән.
Гаммар Фәйзи улы белән Мәсхүдә Сөләйман кызының алты оныгы бар. Күз тимәсен, барысы да чая һәм тере, күп нәрсәләр белән кызыксыналар, спорт белән мавыгалар, мәктәптә тырышып укыйлар. Әлбәттә инде, әле шушы араларда гына "Мәхәббәт һәм тугрылык" медаленә лаек булган бабалары белән әбиләрен бик яраталар. Мондый кешеләрне яратмый мөмкин дә түгел…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев