23 июль 2014 яңалыклары
-
Икесенә – бер язмыш
Иске Рәҗәптә гомер кичерүче Гаммар Фәйзи улы белән Мәсхүдә Сөләйман кызы Фәйзиевлар моннан 55 ел элек кавышсалар да, әле дә булса гашыйклар кебек тормыштан ямь һәм тәм табып яшиләр.
-
Коммунистларның күчмә пленумы
Шимбә көнне безнең шәһәрдә ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФ Үзәк Комитеты әгъзасы, партиянең территориаль рескомы региональ бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов рәислегендә КПРФның Татарстан региональ бүлеге Комитетының унынчы пленумы булды.
-
“Татар халкы өчен дә, россиялеләр өчен дә бик кирәк...”
Шимбә көнне Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгына Россиянең танылган эшмәкәре, меценат Алишер Усманов килде. Аны ТР Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев озатып йөрде. Болгарда дәрәҗәле кунакларны Спас районы башлыгы Камил Нугаев каршылады.
-
Басулардан алтын бөртек килә…
Район хуҗалыкларыннан «Болгар ашлык кабул итү предприятиесе" җәмгыятенә ашлык китерүче машиналар саны арта бара. Лаборатория белгечләре әйтүенә караганда, көзге бодай һәм арышның сыйфаты әйбәт. Дөрес, әлегә предприятие тирәсендә узган еллардагы кебек машиналар чираты күренми, чөнки хуҗалыкларда игеннәрне ничек өлгерүгә карап суктыралар. Ашлыкны актив тапшыручылардан Вәгыйз Мөхәммәтов, Айсылу Мөхәммәтова, Сергей Юрков...
-
Караклардан сакланыгыз
Гөлеш авылындагы бер кешенең терлеген урлап чыкканнар. Төнлә белән өй артыннан гына килеп, караклар абзарның йозагын ватканнар һәм мөгезле вак терлекләрне урлап алып киткәннәр. Иртә белән хуҗалар чыкса, абзар бушап калган. Полиция хезмәткәрләре быел моның беренче очрак булуын әйтәләр. Гадәттә, мондый күңелсез хәлләр көз көне күзәтелә. Терлек асраучыларның тагын бер...
-
Вакытында күреп алганнар
Ут белән саксыз эш иткәнлектән, Покровка авылы янында коры камылга ут каба. Машина юлы буендагы бу көчле ялкынны күргән авыл кешеләре шунда ук җирлек Советына хәбәр итәләр. Антоновка һәм Кузнечиха янгын сагы хезмәткәрләре утны вакытында сүндерәләр.
-
Ашыккан - ашка пешкән...
Күптән түгел юл һәлакәтендә бер яшь ирнең гомере өзелде. Ул машинада идарәне югалтып, юл кырыена төшеп, берничә тапкыр әйләнә. Алган яралардан бу кеше үлә. Алгы утыргычтагы пассажирны хастаханәгә озаталар. Хәзер авариянең сәбәпләрен тикшерү бара.
-
Уңышлы чыгыш ясадылар
Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә 1999-2000 елларда туучы яшүсмерләр арасында үткәрелгән дүртенче Бөтенроссия ярышларында шәһәрдәге спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин шәкертләре уңышлы чыгыш ясадылар. Турнир Советлар Союзы Герое сугышчы-интернационалист Вячеслав Александров истәлегенә багышланды. Беренче шәһәр урта мәктәбе укучысы Раил Сәгыйров 60 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә өченче урынны алып, медальгә һәм кыйммәтле...
-
Кадетлар Кырымда ял иттеләр
Кадет мәктәп-интернат укучылары Кырымдагы "Золотые пески" лагерында ял иттеләр. Илья Бутовичевка, Алексей Щелкуновка һәм Тимофей Берсиневка яхшы укулары һәм үрнәк тәртипләре өчен әнә шундый льготалы путевкалар бирделәр. Ике атна дәвамында укучылар Кара диңгездә рәхәтләнеп су коендылар, экскурсияләргә йөрделәр. Алар, мәсәлән, Севастопольдә сугышчан дан музеена бардылар, Балаклава бухтасын карадылар, шулай ук...
-
Тикшерүләр нәрсә күрсәтте?
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок полициясе белән бергә үткәргән оператив-профилактик тикшерү вакытында утыздан артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклады. Өч шофер исерек килеш тоткарланды. Аларны шоферлык таныклыгыннан мәхрүм иттеләр һәм шактый штраф салдылар. Тизлек режимын бозучыларга да, каешларны эләктермичә йөрүчеләргә, балаларны махсус урындыклардан башка йөртүчеләргә дә штрафлар салынды.
-
Үткән елдан күбрәк
Татар Такталы авылыннан гаилә фермасы башлыгы Рәис Гайнуллин сөт сатудан кергән акчага терлек абзары төзеде. Ул 60 башка исәпләнгән. Үткән айда Гайнуллиннар 4500 килограмм сөт сатканнар, кулга 50 мең сум чамасы акча кергән. Бу айда да күрсәткечләр начар түгел. Көн саен 26 сыерның һәрберсеннән 150 килограммнан артык сөт саталар. Әлбәттә,...
-
Су коенуга чикләүләр юк
Җәйне барыбыз да түземсезлек белән көтеп алабыз. Эссе көндә дулкыннар кочагында тирбәлә-тирбәлә рәхәтләнеп су коенудан, елга яки күл буендагы агач-куаклар арасында ял итүдән рәхәтрәк нәрсә бармы икән? Безнең шәһәр халкы кайда ял итә соң?
-
Авылга клуб кирәк
Инде хәбәр ителгәнчә, Урта Йорткүл авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан тәкъдим ителгән "Авыл мәдәният йортлары" проекты республика конкурсында җиңеп, 580 мең сум күләмендә грантка ия булды. Әлеге планны тормышка ашыру кысаларында ниләр эшләү күздә тотыла?
-
Тагын бер йорт файдалануга тапшырылды
Узган җомга көнне шәһәрдә Пионер урамындагы ун фатирлы йортны ачу тантанасы булды. Ул "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре" комплекслы проектны тормышка ашыру кысаларында төзелде.