Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Иң мөһиме - теләк кирәк

    Авылларда иртә яздан алып көзгә кадәр бакчалары аллы-гөлле чәчәккә күмелеп утырган йортлар аз түгел. Ә Кузнечихада яшәүче ирле-хатынлы Фирсинә һәм Җәмил Мөхәммәдиевлар чәчәкләрне хәтта урамга да утыртканнар.

    Ирина Телицына
    Өй каршындагы амарантларны хуҗабикә өрәңгеләр каплап киткән чокырны аз булса да ямьләндерү өчен утырткан икән. Язын бакчага утыртканнан соң артып калган үсентеләрне алар беркайчан да ташламыйлар, барысына да өй янында урын табалар.
    Өй каршындагы бакчада төрле сорттагы куаклар чәчәк атып утыра. Аларны Җәмил Зиннәт улы Казаннан ук алып кайткан. Фирсинә Мәсхүт кызы әйтүенә караганда, ире берәр җиргә барса, азык-төлек кибетләренә түгел, чәчәкләр кибетенә керергә ярата. Үзе югында хатынына чәчәкләргә су сибәргә кирәклеген кат-кат әйтеп калдыра.
    Мөхәммәдиевларның ишек алды да игътибарны җәлеп итәрлек. Алар тузган савыт-сабаны ташламыйча, шуларга чәчәкләр-гөлләр утыртканнар. Хәтта ишек өстен дә асылмалы чүлмәкләргә утырткан гөлләр бизи. Петуния, сальвия, хризантема, бәрхет гөл һәм башкалар таралып үсеп, көзге салкыннарга кадәр бакчага ямь биреп торалар. Шулай да хуҗалар роза һәм лилия чәчәкләренә өстенлек бирәләр.
    Бакчадагы үрмәле гөлләр зәвыклы итеп утыртылганнар. Бу гаилә умартачылык белән дә шөгыльләнә. Кайчандыр Фирсинәнең әти-әниләре умарталар тотканнар һәм ул шулардан өйрәнеп кала. Хәзер инде үзе дә тәҗрибә туплаган һәм хәтта бал кортының кайсы оядан булуын да таный...
    Аның күп вакыты умартачылыкта үтә. Монда җиләк-җимеш агачларының күплеге күзгә ташлана. Менә тәбәнәк алма агачының алмалары өлгергән, япон айвасы да әйбәт кенә үсеп киткән, быел виноград мул булган, тәлгәшләре кызыктырып өлгереп җиткән. Сырганак, крыжовник, слива - барысы да бар.
    Бакчаларының икенче ягында күп итеп яшелчәләр утыртканнар, дару үләннәре күзгә ташлана һәм төрле чәчәкләр игътибарны җәлеп итә.
    Әле яз көне генә уллары Эмиль Казаннан зәңгәр чыршы үсентесе алып кайткан, матур булып үсеп утыра. Ул бакча күрке булачак, зурайгач игътибарны үзенә тартып торачак. Бу гаиләнең яшеллекне яратуы, даими карап торулары әллә каян күренеп тора. Өйләрендә дә матур гөлләр үсә.
    Фирсинә Мәсхүт кызы үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең берсен дә әрәм-шәрәм итми, барысын да эшкәртеп бара. Кышка әллә никадәр компотлар, кайнатмалар әзерли, маринадлар ясый.
    Ул үзе күрше районда туып үсә. Кузнечиха мәктәбендә белем ала. Бирегә алар табиблар киңәше белән кайтып урнашалар. Улы авырый башлагач, авыл һавасы кирәк, дигән фикергә киләләр. Ул үзе озак еллар сельпода бухгалтер булып эшли, ә ире мәктәптә укыта. Җәмил Зиннәт улы Казанда туып үссә дә, авылга тиз ияләшә һәм хәзер бернинди шәһәр аны үзенә тарта алмый. Элегрәк алар терлек тә асраганнар һәм гаилә өчен ул шактый файда биргән.
    Терлек тотып, аны саткан акчага ике баласына да югары белем биргәннәр. Хәзер кызы да, уллары да Казанда яши, финанс тармагында эшлиләр, үз гаиләләре бар. Тормышлары җайга салынган. Җәй көне алар бала-чагалары белән туган йортларына кайтып, рәхәтләнеп ял итәләр, әти-әнисенә йорт эшләрендә булышалар. Оныклары авылны аеруча ярата, җәйге каникулны алар көтеп ала. Чыннан да, мондагы иркенлекне тагын кайдан табасың.
    Хәзер гаилә башлыгы Казанда эшли, шуңа күрә хуҗалык эшләре хатыны җилкәсенә төшә. Аның һәр сәгате исәптә, җәй көне барысына да өлгерергә кирәк. Тырышлыгы, уңганлыгы әнисеннән килә торгандыр. Әле ул түгел, әнисе дә үткән елларга кадәр сарыклар асраган. Бакчада бәрәңгесен дә утырта.
    Бу гаилә әтиләре (ни кызганыч, ул иртә үлә) төзи башлаган йортны менә дигән уңайлы итеп эшләп бетергәннәр. Аңа янкорма төзегәннәр, сайдинг белән җылытканнар.
    Яңа мунча эшләп куйганнар, хәзер блоклардан гараж төзиләр, башка эшләр дә аз түгел. Иң мөһиме -теләк булсын, барысы да үзеңнән тора. Мөхәммәдиевлар гаиләсе әнә шулай тормыштан ямь табып яши.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: