Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Хезмәте белән хөрмәтле

Яшь вакытта сайлаган һөнәргә гомер буе тугры калучы кешеләр бар. Людмила Шишкинаны да шундыйлар рәтенә кертергә була.

Марина ЗАЙЦЕВА
Людмила мәктәпне тәмамлау белән үк эшли башлый. Гаилә хәле катлаулырак булу сәбәпле, югары белем алу турындагы уйны читкәрәк куеп торырга туры килә. Тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торган Людмила нинди эшкә тотынса, шуны булдыра.
Башта ул икмәк комбинатының кекс, булка һәм башка ризыклар пешерү цехында эшләп беркадәр тәҗрибә туплый. Аннары шәхси пекарняларның берсендә ипи пешерү серенә өйрәнә. Ул әле дә каушап, зур дулкынлану хисе белән бу эшкә ничек керешүен елмаеп искә ала. Әйтүе генә җиңел, ә бит ипи пешерүчегә шактый зур җаваплылык йөкләнгән. Кулланучылар продукцияне яратырмы, сыйфатыннан канәгать калырлармы? Чөнки кайчак бер үк төрле продукцияне кулланып та бөтенләй икенче төрле ипи пешерергә була. Моңа онның дымлылыгы һәм продукциянең мичтә күпме торуы кебек факторлар да тәэсир итәргә мөмкин. Гомумән, ипи пешерүче эшенең үзенчәлекләре бик күп. Шулай да Людмила кайбер сәбәпләр аркасында чималның яраксыз хәлгә килгән вакытларын, продуктның сыйфаты начар булу сәбәпле яңадан пекарняга кайтарылу очракларын хәтерләми.
Осталыгы һәм туплаган тәҗрибәсе күптән түгел генә җирле эшмәкәр Владимир Монаховның яңа ачылган пекарнясына эшкә күчкәндә дә билгеле бер роль уйнаган. Моңа кадәр аңа производство процессы заманча технологик дәрәҗәгә куелган шартларда эшләргә туры килмәгән. Эшмәкәр пекарнясында булдырылган шартлар күпләрне сокландырырлык. Бары тик камыр изү җайланмасына чималны гына барысын бертигез күләмдә салырга һәм производство линиясеннән башта шкафка, аннан соң мичкә ничек керүен игътибар белән күзәтергә кирәк. Осталар бары тик булка һәм плюшкаларны гына кул белән ясыйлар.
Күп әйберләрне пешерү рецептын башка районнардагы хезмәттәшләреннән алганнар. Аларны тәҗрибә уртаклашу өчен кунакка чакырганнар. Мастер-класслар барышында безнең осталар кунакларның һәр хәрәкәтен күзәтеп, һәр сүзен хәтер сандыгының бер почмагына сеңдереп барган. Производство технологы Любовь Горшунова фикеренчә дусларча аралашулар, төрле уртак чараларда катнашулар -- боларның файдасы әйтеп бетергесез күп. Димәк, ирешелгәннәр белән канәгатьләнмичә алга барырга, яңалыкларны үзләштерергә һәм производствога кертергә кирәк.
- Людмила - тәҗрибәле ипи пешерүчеләрнең берсе, - ди Любовь Михайловна. - Нинди дә булса яңа төр продукцияне үзләштерү процессына бик теләп кушыла, нәрсәгә генә тотынса да, шуны булдыра. Яраткан эшенә күңел җылысын да куша ул…
Людмиланы коллективта төгәллеге өчен дә ихтирам итәләр. Эшкә вакытыннан алда килә, әзер продукцияне кибетләргә чыгару өчен машиналарга төягәч кенә өенә кайтырга җыена башлый. Производство процессы барышында төрле очраклар килеп чыга, әмма аның хезмәттәшләре белән беркайчан да бәхәсләшкәне юк…
Тормышта һәм эштә туплаган тәҗрибәсе Людмилага гаиләдә дә ярдәм итә. Каенанасы Мария Александровна белән һәрвакыт бер сүздә булып яшиләр. Унсигез елдан бирле бергәләп хуҗалыкны алып баралар, унынчы сыйныфта укучы Юрийны бергәләп тәрбиялиләр. Людмила ире Александр белән йорт төзергә керешкәч, Мария Александровна аларның беренче киңәшчесе һәм ярдәмчеләре булуы турында да әйтергә кирәк.
Җир биләмәсе сатып алу өчен Шишкиннар берничә ел акча җыялар. Җир алып, аны милек итеп рәсмиләштергәч, җиң сызганып йорт төзүгә тотыналар. Үз көчләре белән җир казып фундаментын салалар һәм Ульяновск өлкәсеннән сатып алган бураны күтәреп куялар. Узган елның август ае азакларында гына керешсәләр дә, өчәүләп ике ай эчендә йортның түбәсен ябарга да өлгерәләр.
Төнлә пекарняда эшләү, аннан кайткач төзелеп бетмәгән йорттагы мәшәкатьләр нык ардыра. Әмма нишлисең, көннәр җылы торганда барысына да өлгерергә кирәк. Шунысын да әйтергә кирәк, Шишкиннар үз көчләренә ышанганга күрә, төзелеш өчен банктан кредит алмыйлар. Людмиланың гаилә бюджетын тиенен-тиенгә исәпләп алып баруы, артык чыгымнарга юл куймавы да нык ярдәм иткән. Шишкиннар халык мәкалендәгечә, аякны юрганга карап сузуны кулай күрәләр. Әле бит аларның яңа йортта тәмамланмаган эшләре бик күп. Барысына да акча кирәк.
Людмила буш вакытларында бәйләргә һәм тәмле ризыклар пешерергә ярата. Ул пешергән камыр ризыкларын гаиләдә барысы да яраталар. Людмила Шишкинаның тырышлыгын хезмәттәшләре дә һәрчак югары бәяли, тормышта һәм көндәлек эшләрдә дә барысына өлгерә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев