Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Гомеренең утыз елы мәктәптә үтә

Кузнечиха урта мәктәбенең химия һәм биология фәннәре укытучысы Александр Каштанов мәгариф системасында инде утыз елдан артык хезмәт куя. Аның укучылары район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннарны алалар, экология буенча тикшерү эшләрендә катнашалар, БДИ тапшырганда да югары нәтиҗә күрсәтәләр. Быел Александр Петрович "Безнең иң яхшы укытучыбыз" республика грантына ия булды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Урта мәктәпне тәмамлагач, Александр Петрович Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Мәктәптә барыннан да бигрәк химия һәм биология фәннәрен үз иткәнгә күрә, табигать-география факультетын сайлый. Кораллы Көчләр сафында ике ел хезмәт итеп кайткач, егет укуын дәвам итә һәм тиздән дипломлы белгеч булып туган авылына кайта.

Шуннан бирле Александр Петрович мәктәптә укытучы булып эшли. Ул беренче көннәрдән үк үзен алга куелган максатка ирешә торган укытучы итеп танытты. Укучыларны үз фәннәре белән кызыксындыра белә. Яраткан фәнне укучы тагын да яхшырак үзләштерә. Мәсәлән, 2009 елда мәктәптә биология буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре 83 балл тәшкил итә. Әлбәттә, бу югары күрсәткеч. Ләкин Александр Петрович моның белән генә тынычланып калмый. Аның тырышлыгы белән быел бер укучысы имтиханда 96 балл җыя. Бу районда иң яхшы күрсәткеч.

Иң күп баллны Александр Петровичның улы җыйган булса да, укытучының да, укучының да зур тырышлыгын күрсәтә. Хәзерге вакытта Павел КФУның бюджет бүлегендә белем ала.

2011 елда Александр Петровичның ике укучысы регионара Идел буе экология конференциясендә лауреат исеме алганнар. Районда үткәрелгән олимпиадаларда да бу мәктәп вәкилләре югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Әлбәттә, монда Александр Петровичның зур хезмәте кергән.

Моннан тыш, ул класс җитәкчесе вазифасын да башкара. Узган ел чыгарылыш класс белән җитәкчелек иткән. Коллектив зур булмаса да, мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларның бишесе дә югары уку йортына кергәннәр, бу укытучыларның олы хезмәтен күрсәтә. Гомумән, мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучыларның барысы да төрле югары уку йортларында белем алалар һәм киләчәктә бу катлаулы тормышта үз юлларын таба алырлар дигән ныклы ышаныч бар.

2008 елда Каштановлар гаилә елына багышланган республика конкурсында безнең район исеменнән чыгыш ясыйлар. Аларның "Бергәләп барысын да булдырабыз" девизы бердәм һәм дус булганда, ярдәмләшеп яшәгәндә уңышка ирешеп булуын тагын бер тапкыр ачык раслый. Бу конкурста шулай ук тормыш иптәше Надежда Васильевнаның төрле төстәге тасмалардан ясаган картиналары барысын да таң калдыра. Бу эшне ул технология дәресләрендә укучыларына да өйрәтә. Бүгенге көндә Каштановларның кызлары Елена халыкара мөнәсәбәтләр институтының бюджет бүлегендә белем ала. Универсиада вакытында ул волонтер вазифасын башкарып, Эстония командасында тәрҗемәче булып йөргән. Олы уллары Евгений инде укып бетереп, инженер-технолог булып чыккан.

Эштән бушаган вакытта Александр Петрович бакчасына чыга. Монда ул ниләр генә утыртмаган: менә дигән җиләк-җимеш куаклары утырткан, ел саен яшелчәләрдән мул уңыш ала. Мәктәп яны участогы өчен дә ул җаваплы, монда да һәр җирдә тәртип.

Ул тормышта спортка зур урын бирә. Монда балалары өчен генә түгел, укучылары өчен дә үрнәк булып тора. Авылдашлары нинди ярдәм сорап килсәләр дә, ул булышырга әзер тора, шуңа күрә аны авыл җирлеге депутаты итеп сайлаганнар.

Авыл җирендә башкаларның проблемаларына битараф булган кеше яши алмый. Чөнки авыл - бердәм зур гаилә ул. Кешелекле, ярдәмчел һәм игътибарлы булуы белән ул халык арасында зур абруй казанган кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев