Светлана Демина район урман хуҗалыгында утыз биш елдан артык хезмәт куйган. Ә бит барысы да балачак мавыгуыннан башланып китә...
Марина Зайцева
Табигатькә мәхәббәт аңа гомере буе Түбән Новгород өлкәсе урманчылыгында эшләүче әнисеннән күчкәндер. Ул балаларында табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияли алган. Мәктәпне тәмамлагач, Светлана абыйсы укый торган Мари политехника институтына укырга керә. Тизрәк өенә кайтып, эшли башлау турында хыялланса да, тормыш үзенекен итә: институтта ул булачак ире Валерий белән таныша һәм өйләнешкәч яшьләр иренең туган ягына кайтырга булалар. Шунда ук икесенә дә урман хуҗалыгында эш табыла.
- Светлананың эшли башлаган вакытын мин әле дә яхшы хәтерлим, - дип искә ала элеккеге хезмәттәше Рәис Газизов. - Ачык йөзле, кыю, шул ук вакытта тәртипле, эшкә җаваплы караучы бу кызны барысы да яратты. Ул чакта коллективта яшьләр күп иде, ул кешеләр белән уртак телне тиз тапты, барысы белән дә дуслашты...
Хуҗалыкның урман фондына Әлки, Алексеевск һәм Куйбышев районындагы 35 мең гектардан артык урманнары керде. Аңа йөз иллеләп кеше хезмәт күрсәтсә дә, эшче куллар җитми. Урман культуралары мастеры буларак (аннары - урман хуҗалыгы инженеры), Светлана Ивановна күрше районнарга даими рәвештә командировкаларга йөри. Ул вакытларда хәзерге кебек транспорты да күп булмый, еш кына очраклы машиналарга һәм хәттә атка утырып да йөрергә туры килә. Ләкин ничек кенә булса да, үз бурычын ул һәрвакыт җиренә җиткереп башкара. Инженер буларак, орлыклык материал хәзерләүне, урман полосалары, елга- чокыр тирәләренә агачлар утырту эшен һәрвакыт ныклы контроль астында тота. Ә урманда эшнең иң кызу вакытларында кулына көрәк яки китмән алып башкалар белән бертигез эшли. Өстәмә эшче куллар кирәк вакытта әнә шулай хезмәттәшләренә ярдәм итәргә тырыша.
Урман хуҗалыгында элек тә, хәзер дә хезмәт хакы югары булмады. Шуңа күрә монда үз эшен чын күңелдән яраткан, энтузиастлар гына эшли дип әйтергә була. Дөрес, эшчеләр кайбер льготалардан файдаланганнар. Мәсәлән, яллары 36 көн булган, аларны махсус кием белән тәэмин иткәннәр. Лесхоз шулай ук үз эшчеләрен торак белән тәэмин итү турында да кайгырткан, бу да зур ярдәм булып торган. Деминнарга да торак биргәннәр. Бу вакытта инде аларның ике балалары була һәм мәшәкатьләр бермә-бер арта.
- Урман хуҗалыгының иң мөһим тармагы булган питомникта эшләрне оештыру инженерга ышанып тапшырыла, - ди "Болгар урман хуҗалыгы" оешмасы җитәкчесе Марат Сабиров. - Туксанынчы елларда безнең питомник регионда иң яхшылардан исәпләнә һәм югары культуралы питомник исемен йөртә. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының күпсанлы сертификатлары һәм дипломнары шул хакта сөйли. Монда Светлана Ивановнаның тырыш, намуслы хезмәтен әйтеп үтми булмый. Барлык агротехник чаралар комплексын җиренә җиткереп башкарганда гына тиешле күрсткечләргә ирешеп була. Питомникта эшләгән алты-җиде кеше кул көче белән эшләп, егерме гектарга якын мәйдан җирне тулы тәртиптә тота һәм утыз төрдән агач-куак үсентеләре үстерә...
Хезмәттәшләре Светлана Ивановнаның бервакытта да җәмәгать эшләреннән читтә тормавын әйттеләр. Бигрәк тә спорт ярышларында актив катнашып, призлы урыннары ала торган була. Чәчәкләр, гөлләр үстерергә яратуы белән дә хезмәттәшләре арасында абруй казанган. Аның эш кабинетында һәм лесхоз бинасы каршында нинди генә чәчәкләр үстермәгән.
Ачык күңелле, башкаларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышуы өчен дә ул коллективта зур хөрмәт казанган. Эшкә яңа килгән яшьләрнең ышанычлы остазы булып, аларга һәрвакыт ярдәм итеп тора, гаепләре килеп чыкканда якларга тырыша.
Лаеклы ялга чыккач та Светлана Ивановна яраткан эшеннән аерылмый. Оныклары туып, аның ярдәме кирәк була башлагач кына эштән китә.
- Гадәттә, пенсиядәге кешенең вакыты күп кала дип әйтәләр, - ди Рәис Газизов. - Ә менә Светлана Ивановна башка фикердә, ул хәзер ныклап спорт белән шөгыльләнә. Аның һәр иртәсе күпкилометрлы йөгерүдән башлана, аннары "Олимп" спорт секциясендә шөгыльләнә. Йортын, бакчасын тулы тәртиптә тота, үз җирендә үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләре балаларына да җитә. Күптән түгел ул үзенең тагын бер сере белән уртаклашты, шигырьләр иҗат итә башлаган икән... Әйе, тулы тормыш белән яшәгән Светлана Ивановнага сокланмый мөмкин түгел!
Тиздән аның тормышында тагын бер истәлекле вакыйга була - ул үзенең чираттагы юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. Шул уңайдан без аңа тормышында бары тик уңышлар, нык сәламәтлек, озын гомер телибез.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев