Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Гомер үткәне сизелми дә калган

Күптән түгел Өчкүл авылында яшәүче ирле-хатынлы Лифантьевлар үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Ярты гасыр тигез һәм тату яшәгән бу гаиләне авылда хөрмәт итмәгән кеше юктыр...

Ирина Телицына
Мин кергәндә Нина Дмитриевна белән Павел Петрович мунчага дигән утынны өяләр иде. Икесенең дә кулларында алтын туйга бүләк иткән алтын балдаклар ялтырап китте.
Алар алтмышынчы еллар башында өйләнешәләр. Икесе дә ишле гаиләдән һәм икесенең дә туган авыллары илленче елларда су баскан зонада кала (Павел Петрович - Подгорный, ә хатыны - Комаровка авылыннан). Гаилә тормышын Өчкүл авылында башлыйлар. Егерме еллап Нина Дмитриевна каенанасы белән бергә яши. Яши башлагач, өйләренә өстәп янкорма төзеп куялар, абзар-кураны зурайталар.
Аларның ишек алдына килеп керүгә һәр җирдә чисталык һәм пөхтәлек күзгә ташлана, монда чын хуҗа яшәгәне күренеп тора, бөтен нәрсә үз урынында. Түр бакчалары җәй буе аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Нина Дмитриевна өйдә дә матур гөлләр үстерә, алар өйгә аерым бер ямь биреп торалар.
Павел Петровичның әтисе агач материаллары эшкәртү остасы булып эшләгән. Әнисенең сөйләвенчә, ул шырпы ясау өчен агачларны шакмакка ваклап, аны баржаларга төягән. Сугыш башлануга фронтка киткән. Тиздән әтисенең хәбәрсез югалуы турында хат алганнар. Соңрак туганнары аны эзләтеп караганнар, ләкин таба алмаганнар. Алты баланы әнисе берүзе үстерә.
Гаиләсе зур булса да, ул колхоз бакчасында да эшләгән, терлеген дә асраган. Балаларын да яшьтән эшләтеп үстергән, кешелекле итеп тәрбияләгән. Бу сыйфатлар аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткән.
Павел Петрович белән Нина Дмитриевнаның хезмәт юлы "Өчкүл" совхозы белән бәйле. Тәтеш совхоз-техникумында орлыкчы агроном һөнәрен алып чыкканнан соң, Павел Петрович күбесенчә кырчылык тармагында эшләгән. Бераз дуңгызчылык фермасы мөдире булган. Ул чакта әле миңа утыз да тулмаган иде, тәҗрибәм дә юк, дип искә ала ул хәзер. Ә дуңгызларның баш саны ул чорда дүрт меңгә җиткән. Ярый әле, совхоз җитәкчеләре дә, фермада эшләүчеләр дә аңа һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итеп торганнар.
Павел Петрович берничә ел авыл хуҗалыгы идарәсендә үсемлекләрне саклау буенча агроном булып эшләгән, ләкин аннары туган совхозына кире әйләнеп кайткан. Кырчылык бригадасы учетчигы, бригадир, бүлекчә управляющие була - кая гына эшләсә дә, үз бурычын зур җаваплылык тоеп, намус белән башкарырга тырышкан. Моннан тыш, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан. Мәсәлән, совхозның йөздән артык коммунистын берләштергән партия оешмасына җитәкчелек итә.
Павел Петрович хуҗалыкта эшләү дәверендә берничә хуҗалык җитәкчесе, баш белгечләр алышынган. Ул барысы белән дә уртак тел тапкан, аңа теләсә нинди эшне курыкмыйча ышанып тапшырганнар.
Ә Нина Дмитриевна дүрт дистә елга якын сыер савучы булып эшли. Группада сиксән сыер иде, дип искә ала ул хәзер. Аларны көненә өч тапкыр саварга кирәк, йөрергә дә шактый ерак. Ләкин шуңа да карамастан, үз эшләрен җиренә җиткереп башкарганнар. Сыерның сөте телендә, диләр бит, шуңа күрә терлек азыгын җитәрлек хәзерләп, тиешенчә ашатырга тырышканнар. Шуңа күрә группада савым күрсәткечләре һәрвакыт югары була. Нина Дмитриевнага берничә тапкыр башка эшкә күчәргә мөмкин була, ләкин ул үз эшен алыштырмаган.
Уллары Валерий һәрвакыт әти-әнисен шатландырып торган, уку алдынгысы булган. Мәктәпне тәмамлагач, Ульяновск шәһәрендәге югары хәрби элемтә училищесына укырга керә. Хәзер ул - запастагы подполковник.
Лифантьевлар үз хуҗалыкларында да һәрвакыт терлек-туар тотканнар. Дуңгызларны, сарыкларны һәм атларны күптән түгел генә бетергәннәр, ә бозау белән сыерны, кош-кортны әлегә кадәр асрыйлар. Бакчада үстергән яшелчәләр үзләренә дә, терлекләргә ашатырга да җитеп бара. Ташкабак, кабак, бәрәңге, чөгендер - болар барысы да печән һәм фуражга өстәмә витамин булып тора.
Җимеш агачларыннан башка бакчаларында бик матур декоратив балан үсә. Ел саен җәйләрен кура җиләге, карлыган, чиядән күпләп компотлар, кайнатмалар ясап куялар. Төрле маринадлар һәм тозлыклар да җитәрлек ясала. Мәсәлән, быел томат согын күп ясаганнар. Лифантьевлар гомер буе үз көчләренә, үз тырышлыкларына ышанып яшәгәннәр. Хәрәкәттә - бәрәкәт диләр бит, алар әле дә икәү бергә өй тирәсендә, хуҗалыкта тавык чүпләп бетермәс эш белән мәшгуль.
Килгән туганнарын, кунакларны якты йөз белән каршылап, һәрвакыт зурлап кабул итәләр, шуңа күрә алардан кеше өзелгәне юк. Алтын туйларын да бергәләшеп, күңелле итеп бәйрәм иткәннәр.
...Мин аларга карап, сокланып утырдым. Гаилә бәхете нәрсәдән тора икән? Ә җавабы бик гади: бер-береңә юл биреп, ачу сакламыйча, хөрмәт итеп яшәсәң бөтен авырлыклар онытыла. Лифантьевларның гаиләсе әнә шулай гомер иткән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X