Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Гомер сизелми дә үтә икән…

Кайчан карасаң да йөзеннән елмаю, нур бөркелеп торган бу ханымны безнең шәһәрдә барысы да диярлек әйбәт белә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләп, заманында бик күп кешегә ярдәм кулы сузган ул…

Лидия КОСТРУЛЕВА
- "Безгә сезнең ярдәм кирәк, зинһар тизрәк килегез!" - "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә эшләү елларында аңа мондый сүзләрне күп тапкырлар ишетергә туры килгән. Телефоннан мондый хәбәр килеп ирешүгә, вакытны озакка сузмыйча авыруга тиешле ярдәм күрсәтергә ашыгырга кирәк. Сүзебез игелекле җан иясе Нина Андреевна Ананьева турында. Аның лаеклы ялга чыгуына байтак еллар үткән, җыйнак кына йортында гомер кичерә, башка пенсионерлар кебек үк, әле дә бик теләп яраткан эшләре белән шөгыльләнә. Исән-сау булган кешегә иртән торгач йортта мәшәкатьләр табылып кына тора ул. Инде менә бакча эшләре якынлаша, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү өчен җир әзерләргә кирәк. Көтеп алынган Пасха бәйрәме якынлашты. Бәйрәм алдыннан Нина Андреевна үзенең сиксән яшьлеген билгеләп үтәргә җыена. Кай арада шулкадәр гомер үткән соң, дип ул үзе дә гаҗәпләнеп куя…
Нина Андреевнаның Новгород өлкәсе (хәзерге Ленинград өлкәсе) Боровичи авылында тууын күпләр әле белми дә торгандыр. Сугыш башланыр алдыннан аларның гаиләсе Архангельск якларына күченеп килгән. Биредә күргән һәм кичергән кыенлыклар турында ул әле дә тыныч күңел белән сөйли алмый.
- Әти сугышның беренче елында һәлак булды, - дип сөйли Нина Андреевна, - безне, өч баланы, кочаклап калган әнигә бер дә җиңел булмагандыр. Балачакта күргәннәр гел кара төсләрдән генә тора кебек. Шөкер, шәһәрне ул чакта бомбага тотмадылар, тик менә ашарга булмаудан, салкыннан интегүләрне онытып булмый. Бик яшьли эш арбасына җигелдек. Урагын да урдык, бәрәңге дә алдык…
Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Архангельскидагы фельдшер-акушерлар әзерләүче мәктәпкә укырга керә. Дөрес, әнисе аның педагогия училищесында укуын теләгән булган. Әмма Нина күңеленә якын белгечлекне сайлаган.
Бик тырышып, яхшы билгеләренә укый ул, кулына диплом алгач, Мурманскига эшкә билгелиләр. Мурманск - гаҗәеп матур шәһәр, аеруча төньяк балкыш гаҗәпләндерә торган. Биредә ул булачак ирен очрата. Валентин Дмитриевич хәрби хезмәтне әлеге шәһәрдә үткән булган, соңыннан шунда эшкә калган. Гаилә төзеп яши башлыйлар, бер-бер артлы кызлары Татьяна, Светлана, Мария туа. Бу якларның табигате матур булса да, климаты шактый кырыс.
Балаларының сәламәтлеге хакына дип, Ананьевлар иренең туган якларына кайтып төпләнергә уйлыйлар. Болгарда үзләренә яшәргә яраклы йортны озак эзләргә туры килми. Йортның балалар бакчасы, мәктәп, хастаханә янында гына урнашуына аеруча да сөенәләр. Нина Андреевнага да эшкә йөрергә якын гына. Ул баштарак балалар консультациясендә эшли, пенсиягә чыгар алдыннан инфекция бүлегендә дә хезмәт куярга туры килә. Шулай да ул үзенең төп эш урыны итеп ашыгыч ярдәм бүлеген саный, чөнки биредә байтак еллар фельдшер булып эшләгән ул. Үзенә тапшырылган бурычны намус белән үтәгән, һәр пациентның саулыгы өчен чын күңеленнән кайгырган, хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышкан.
Шунысын әйтергә кирәк, Нина Андреевнаны кешеләр белән уртак телне тиз табуы өчен олысы-кечесе ихтирам иткән. Авыруга тиешле ярдәмне күрсәткәч, соңрак аның хәлен белү өчен хастаханәгә кергән чаклары да булган.
Берәүнең бәлки исе дә китмәс иде. Тик менә Нина Андреевна алай булдыра алмый, ул һәр пациентны бертигез дәрәҗәдә күрә, аларның сәламәтлеге өчен борчыла…
Нина Андреевна үз эше белән бәйле бик күп очракларны әйбәт хәтерли. Юлда, мәсәлән, туган баланы кабул итәргә, авыр хәлдәге авыруның гомерен саклап калырга күп туры килгән. Берсендә аларны телефоннан ашыгыч чакырып алалар. Килсәләр, олырак яшьтәге бер хатын ух-вах килә: улы югалган! Милициядән килүче булмагач, "Ашыгыч ярдәм" чакыртканнар болар. Аларга кем дә булса ярдәм итәргә тиеш бит…
Язгы һәм көзге пычракларда машина шәһәрдәге кайбер урамнарга кадәр барып җитә алмаган чаклар да булган. Мондый очракта инде фельдшер дарулар салынган сумканы иңбашына элеп, тиешле йортка кадәр җәяү барып җитә. Кешеләрне носилкага салып та күп тапкырлар күтәреп ташырга туры килгән.
Эштәге мәшәкатьләр дә җитәрлек, өйгә кайткач та бит әле кул кушырып утырырга туры килми. Болгарга кайткач аларның уллары туа. Валентин Дмитриевич сельхозтехникада, кибеттә, аннары РСУда эшли. Нина Андреевна әле дә булса ничекләр барысына да өлгерә алдым икән, дип гаҗәпләнә. Юньләп утырып ял итәргә туры килмәгән көннәре аз булмаган аның. Төнге дежурдан кайткач та бераз ял итәсе урында ул җиң сызганып йорт эшләренә керешә. Ул елларда Ананьевлар ишегалдында күп итеп мал-туар да асраганнар, сыерлары булган. Хәзер генә ул кайбер хуҗабикәләр урамдагы колонкадан чиләк белән су ташу, утын кертеп мичкә ягуның ни икәнен дә белми. Нина Андреевна боларның барысын да эшләгән, балаларының өс-башы чиста булсын өчен көн саен керен дә юган.
Шөкер, аның балалары да үзе кебек яшьтән эшкә өйрәнеп үскән. Олы кызы Татьяна, мәсәлән, әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе булган. Энесе Диманы балалар бакчасына күбесенчә ул йөрткән, ашарга да пешерергә оста булган. Татьяна гомерен журналистикага багышлый. Ул беркадәр ара район газетасында да эшләп алган, хәзер Вологда шәһәрендә яши. Светлана Воронежда гомер итә, ә менә Мария белән Дмитрий Болгардан китмәскә булганнар. Йортлары әниләреннән ерак түгел. Барысы бергә җыелгач, хәтергә уелып калган балачак елларын искә төшерәләр. Нина Андреевна кызлары һәм улының балачагы матур үтүенә бик сөенә.
Ул бик еш үткәннәрне, башыннан кичергән вакыйгаларны исенә төшерә. Кай арада үткән соң бу гомер, дип гаҗәпләнеп тә куя. Әйе, гомер аккан сулардай сизелми дә үтә. Инде Нина Андреевнаның оныклары да зурлар. Аларның барысын да ярата ул. Баланың баласы балдан татлы була диләр. Балалар, оныклар белән мәш килеп, гомер дә сизелми үтә икән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев