Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бу тылсымлы музыка…

Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә эстетик тәрбиягә зур игътибар бирелә. "Солнышко" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Инна Зеленовская бу эш белән байтак еллардан бирле шөгыльләнә.

Марина ЗАЙЦЕВА

Ул балачактан ук музыканы ярата. Мәктәптә укыганда түземсезлек белән җыр дәресләрен көтеп алган һәм дәрестә үзен сабакташларына үрнәк итеп күрсәтергә тырышкан. Моннан тыш, музыка мәктәбенең фортепиано бүлегендә укыган. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, аның алдында киләчәктә кем булыйм, нинди һөнәр сайлыйм, дигән сорау тормаган. Документларын Лениногорскидагы музыка училищесына илтеп тапшыра, аны тәмамлагач туган шәһәренә кайтып мәктәптә эшли башлый.

Педагоглар һәм балалар белән көн саен аралашулар, дәрес һәм төрле чаралар - болар барысы да җитди әзерлек таләп итә, шул ук вакытта белемен баетырга һәм арттырырга, яңа күнекмәләр алырга ярдәм итә. Музыка мәктәбендә укыганда үзенең беренче укытучысы Любовь Михайловна Секретова җитәкчелегендә укучылар хоры коллективы белән эшләгән вакытны аеруча искә алып сөйләргә ярата. Хорга сәләтле, моңлы тавышлы, җыр сәнгатенең үзенчәлекләрен тоемлый белгән балаларны гына сайлап алалар. Бу шактый катлаулы һәм мәшәкатьле эш, соңрак хорга йөрүче балалар мәктәптә дә, район Мәдәният йорты сәхнәсендә дә еш чыгыш ясыйлар.

Аннары Инна Валентиновна эшкә балалар бакчасына күчә. Биредә эш мәктәп белән чагыштырганда күпкә үзенчәлекле, җаваплылыгы зуррак.

Музыка белән шөгыльләнү, җырлау һәм сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнашу балалар арасындагы дуслыкны ныгыта, аларның сәләтен үстерергә, тылсымлы музыка дөньясының күп кенә якларын ачарга ярдәм итә. Психологлар фикеренчә, бергәләшеп иҗат белән шөгыльләнү баланы социаль шартларга яраклаштыруда иң нәтиҗәле ысулларның берсе санала. Музыка җитәкчесе әти-әниләрнең ышанычын, балаларның өметен аклау өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләргә тырыша.

Дәресләр һәр төркемдә атнасына ике тапкыр үткәрелә. Мәктәпкә укырга керергә җыенучылар өчен дәресләр ярты сәгать барса, кечерәк балалар ун минутлап кына шөгыльләнәләр. Балаларда дәрескә кызыксыну уяту өчен Инна Валентиновна репертуарны төрләндерү юлларын эзли. Интернет челтәреннән дә файдаланырга туры килә. Биредән сценарийларны, әзер музыка композицияләрен тиз табарга була. Дөрес, соңыннан бу материалларны балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм иҗади мөмкинлекләрен исәпкә алып төзәтергә һәм беркадәр үзгәртергә дә туры килә.

Музыка укытучылары карамагында ике музыкаль үзәк булса да, Инна Валентиновна күбрәк фортепианода уйнарга тырыша. Балаларның синтезланган көй һәм тере музыка арасындагы аерманы тоя белүләре дә зур әһәмияткә ия.

Балалар музыка дәресләрен түземсезлек белән көтеп алалар, дип горурланып сөйли Инна Валентиновна. Алар кичәләрдә һәм бәйрәм чараларында бик теләп катнашалар. Ул бераз оялчанрак балаларны да уртак эшкә җәлеп итәргә тырышып, аларга рольләр бирә. Бу эшкә тәрбиячеләр һәм әти-әниләрне дә җәлеп итә. Аларның ярдәменнән башка бәйрәм чараларын әзерләү читен булыр иде. Әле бит рольләрне өйрәнүдән тыш костюмнарны да әзерләргә кирәк. Барысына да бергәләп тотынгач, чаралар матур, эчтәлекле һәм мавыктыргыч килеп чыга.

Балалар район Мәдәният йорты сәхнәсендә дә даими чыгыш ясыйлар. Иҗади конкурсларда катнашып алган дипломнар да бик күп. Мәсәлән, ел саен "Солнышко" бакчасы балалары районда уздырылучы "Йолдызчык" конкурсында бик теләп катнашалар. Матур итеп җырлыйлар да, бииләр дә, сәнгатьле итеп шигырь дә укыйлар. Монда инде беренче чиратта музыка җитәкчесенең тырышлыгын аеруча билгеләп үтәргә кирәк.

- Төркемдә сәләтле балаларны тиз күрергә була. Әле дә Кристина һәм Ангелина Выборновалар, Иван Спирьков, Ксения Шевченко, Регина Денисова, Алена Ковалеваны еш искә алам, - ди Инна Валентиновна. - Кайберләре балалар сәнгать мәктәбенә йөри. Иҗатларын үстерүгә игътибар бирүче бу балалар өчен бик сөенәм…

Балалар бакчасы сәнгать мәктәбе белән тыгыз элемтәдә тора. Музыка җитәкчесенең киңәшен тотып, әти-әниләр үз балаларын эстетик тәрбия төркеменә бирәләр. Инна Зеленовская фикеренчә, җыр-музыка яки бию белән кечкенәдән шөгыльләнү баланың гармоник үсешенә зур йогынты ясый. Киләчәктә балаларның барысы да иҗат яки сәнгать юлын сайламасалар да, гаҗәеп музыка дөньясы белән танышу да аларның тормышына йогынты ясамый калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев