Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бәхетен шушы җирдә таба…

Вера Битунова - Нургалиев крестьян (фермер) хуҗалыгындагы тырыш сыер савучыларның берсе. Терлекчелектә эшли башлавына егерме елдан артып киткән.

Марина ЗАЙЦЕВА.
Ул фермада сыерлар саварга туры килер, дип уена да китермәгән булган. Саба районында туып үскән Вера Ивановна бәхет эзләп Казанга килә. Оптика-механика заводына эшкә урнаша. Урып-җыю башлангач аны иптәшләре белән Красный Вал авылына эшкә җибәрәләр. Беренче мәхәббәтен ул шушы авылда очрата. Гөрләтеп туй уздырганнан соң иренең туган авылында яши башлыйлар.
Кызы Елена үсеп җиткәнчегә кадәр Вера Ивановна балалар бакчасында эшли, аннары фермага күчә. Ул елларда терлекчеләргә әйбәт хезмәт хакы түләгәннәр, сыер савучылар исә ике йөз илле сумга кадәр алган. Авыл җире өчен бу бик зур акча. Дөрес, эше дә җиңел түгел… Верага яшь таналарны тапшыралар. Кулга ияләшмәгән тананы беренче тапкыр ничек сауганын әле дә онытмый. Барысына да кул селтәп, эшне ташларга җыенган мәлләре дә аз булмаган. Шулай да сабырлыгын җыеп, түзгән. Кайда да эшләргә кирәк бит…
Бүген хуҗалык фермасында 92 савым сыер бар. Вера Ивановна группасында, мәсәлән, 33 тана исәпләнә. Яшь таналар сөтне дә мул бирә, быел барысы да диярлек бозаулаган. Май азаклары-июнь башларында һәр тана тәүлегенә егерме литрдан артык сөт биргән. Сөтнең бер өлеше бозауларга эчертергә тотылса, калган өч йөз литрга якынын саталар. Терлекчеләрнең хезмәт хакы ферма продукциясенең күпме күләмдә сатылуына турыдан-туры бәйле. Бу аларның хезмәт хакында да чагылыш таба. Хуҗалыкта шуның өчен малларны ашатуга зур игътибар бирелә. Рационга тиешле күләмдә ашлык фуражы, печән һәм сенаж кертелгән.
Элек фермада сыерларны күбесенчә ясалма юл белән орлыкландырган булсалар, хәзер моннан баш тартканнар. Чөнки техниклар бәяне сизелерлек арттырган. Хуҗалыкта бу хәлдән чыгу юлын тапканнар - көтүгә үгез җибәргәннәр.
Фермада егерме ел эшләү дәверендә Вера Ивановнага сыерлар савудан тыш зоотехник һәм ветеринар да булырга туры килгән. Ул, мәсәлән, сыердагы авыруны бик тиз ачыклый ала, кирәк булган очракта укол да кадый белә. Дөрес, катлаулы очраклар килеп чыкканда мал табибын чакыралар.
Вера Битунова коллективта үзенең намуслы хезмәте белән хөрмәт казанган. Аның фоторәсеме Мактау тактасына куелган, тырыш сыер савучыны берничә тапкыр район алдынгылары слетына делегат итеп сайлаганнар. Күптән түгел генә машина белән саву операторларының һөнәри осталык конкурсында Вера Ивановна үз хуҗалыгы данын яклап катнашты. Дөрес, призлы урынга чыга алмаган, чөнки тиешенчә әзерләнергә вакыты булмаган, теоретик сорауларга да тулысынча җавап бирә алмаган. Әмма кырык секунд эчендә саву аппаратын сүтеп-җыеп барысын да гаҗәпләндерүе турында горурлык белән искә алып сөйли.
Вера Ивановнаның балалары инде күптән үсеп җиткәннәр: кызы кияүгә чыгып Сережа исемле ул үстерә. Иван атлы улы быел Спас тармак технологияләре техникумын тәмамлаган. Хуҗалыкта тракторчы-машинист булып эшләргә өлгергән. Егет үзен бары тик тырыш яктан гына күрсәткән. Озакламый армия хезмәтенә китәргә җыена.
Битуновлар гаиләсе барысына да өлгерә! Мәсәлән, үз хуҗалыкларында ике сыер, бозаулар, дуңгызлар, күп итеп кош-корт асрыйлар. Алар барысы да күп вакыт һәм тырышлык таләп итә. Әмма алар беркайчан зарланмыйлар. Үз хуҗалыкларында җитештерелгән ит, сөт, башка продукцияне сатып, тормышларын алып баралар, әле кызы гаиләсенә дә булышу җаен табалар.
…Вера Ивановна ялга чыккач та көн саен фермага барып кайтмый булдыра алмый. Кемгә ничектер, ә менә ул сыер савучы булып эшләвенә үкенми. Алай гына да түгел, бу эштән үзенә күрә бер тәм таба. Шуңа күрә, егерме елдан артык таныш сукмактан атлап, яраткан эшенә ашыга ул.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев