Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Алтын куллы оста

Кешенең үз куллары белән ясаган әйберләре һәрвакыт игътибарны җәлеп итә. Альберт Сафиев та зәңгәр балчыктан гаҗәеп матур әйберләр ясый.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Аның остаханәсе кечкенә генә йортта урнашкан һәм монда ул кичләрен чын сәнгать әсәрләре иҗат итә. Зәвык белән ясалган гап-гади генә кувшиннарга һәм вазаларга сокланып карап торасың. Ул аларны төрле формаларда һәм үзенчәлекле рәсемнәр белән бизәкләп ясаган. Матур булулары белән бергә, алар кулланырга да бик уңайлы. Шулай ук кулдан ясалган әйберләре арасында төрле хайваннар һәм әкият геройлары рәвешендә ясалган сыбызгылар, кечкенә капчыклар, хан сыннары рәвешендә ясалган акча җыйгычлар тезелеп киткән. Йортның диварлары төрле савытлар, борынгы архитектура истәлекләре, шул исәптән борынгы Болгар һәйкәлләре ясалган панно бизи...
Альберт Гәрәй улы үз әйберләрен зәңгәр балчыктан ясый, ә балчыкны Самарадан алып кайта. Эшне яздан ук башлап җибәрә. Башта балчыкны зур савытка тутырып, су сала һәм шунда калдыра. Ул суда озак торырга тиеш, чөнки аның тозлары чыгып бетәргә һәм балчыктагы органик кушылмалар окисьлашырга тиеш. Аннары балчыкның төпкә утырганын көтәргә кирәк. Бераздан аны иләк аша чыгарырга һәм тагын шактый вакыт көтәргә кирәк. Шуннан соң озак кына әвәләп, аны кисәкләргә бүлә дә, целлофан капчыкларга төреп куя. Эшкә тотыныр алдыннан балчыкны бераз киптерә. Монда да эшнең бөтен нечкәлекләрен белү таләп ителә. Балчыкта һава калырга тиеш түгел, шуңа күрә озак әвәләргә кирәк. Һава тамчылары аз гына калса да, ясаган әйбернең сыйфаты югала.
Альберт Гәрәй улы балчык эшкәртүнең бик күп нечкәлекләрен белә. Ул күбрәк кул белән ясарга тырыша. Монда бигрәк тә зур осталык, игътибар һәм түземлелек сорала. Әйберне ясап бетерер алдыннан иң мөһим эш - аңа рәсем төшерәсе кала. Монда инде бөтен фантазияне эшкә җигәргә була.
Хәзер ясалган әйберләрне мичтә яндырырга кирәк, кайвакыт монда эсселек мең градустан артып китә. Ясалган әйберләр сигез-ун сәгать дәвамында мичтә торырга тиеш һәм температураны даими күзәтеп торалар, чөнки кисәк күтәрелсә китсә, алар ярылып китәргә мөмкин. Останың бу могҗизалы миче Кузнечихага күчеп килгәнче яшәгән Тольятти шәһәрендә калган. Ясалган әйберләре белән аңа әнә шундый ерак юл үтәргә туры килә...
Ул үзе тумышы белән Үзбәкстанның Коканд шәһәреннән икән. Бу һөнәргә дә ул шунда өйрәнә. Урта Азия ягында яшәүчеләрнең күбесе балчыктан төрле әйберләр ясап сата һәм шуннан кергән акча исәбенә яши. Мәктәптә укыганда ук Альберт бабасының ничек эшләвен карап торырга яраткан. Мәктәпне тәмамлагач, мәдәни-агарту училищесына укырга керә һәм рәссам-бизәүче һөнәре алып чыга. Хәзер инде Альберт Гәрәй улы үзе белгәннәрне Кузнечиха авылы балаларына өйрәтә. Бәлки аларда да бу һөнәр белән кызыксыну уяныр? Хәтта хатыны Наҗия да зур теләк белән бу эшкә тотынган. Ясаган әйберләре аның да сәләтен ачык күрсәтә һәм игътибарны җәлеп итәләр.
Альберт Гәрәй улының эшләрен Тольяттидагы кибетләрдә теләп алалар икән. Хәтта Интернет челтәре аша да сатуга чыгарган.
Балчыктан ясалган әйберләр арасында бер-берсенә охшаган бер генә әйбер дә юк, һәрберсе үзенчәлекле, истә кала торган. Осталыкның чиге юк, диләр бит. Альберт Сафиев та киләчәккә зур өмет белән карый.
Авыл тормышына ул тиз ияләнгән. Җәй көне бакчада эшләргә бик ярата. Үз җирендә ул төрле җимеш агачлары, куаклар үстерә. Мәсәлән, төштән генә утырткан персик агачы да матур гына үсеп киткән. Хөрмә белән каштан әлегә чүлмәктә генә утыралар, җылыта башлагач, ул аларны да бакчага утыртырга уйлый. Климат үзгәргәнлектән бездә җимеш агачлары да үстерергә мөмкин ди ул. Бу алтын кулла оста киләчәккә әнә шундый зур планнар белән яши. Аңа уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев