2 апрель 2014 яңалыклары
-
Мәчетләребез тулып торсын
Гыйнвар аеннан башлап, Болгардагы Ак мәчет мәдрәсәсе гыйлем алучыларга үз ишекләрен киң ачты. Мәдрәсәдә атнасына ике тапкыр - шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дәресләр үткәрелә. Биредә 35 кеше укый. Уку программасына ислам фәннәре, күбесенчә тәҗвид кагыйдәләре, гарәп язмасы, Коръән уку дәресләре кертелгән. Моннан тыш, ислам фикхы (хокук дәресләре) дә укытыла. Без...
-
Җавап бирергә туры киләчәк
Бергә торучы хатын-кызны пычак белән яралаган ир-атка каршы җинаять эше ачылган. Яшьләр арасында бәхәс чыга һәм аннары алар сугыша башлыйлар. Ярсыган ир пычак алып, хатынның ботына кадый. Хатын бу турыда полициягә хәбәр итә. Әҗмәр авылында яшәүче берәү баланы кыйнауда гаепләнә. Тугыз яшьлек малайга ачуы килгән бу ир-ат балага берничә тапкыр...
-
Айныгач үкенүдән ни файда...
Шаһитләрнең чылтыратуы буенча дәүләт автоинспекторлары нык исерек килеш рульгә утырган машина йөртүчене тоталар. Кранлы КамАЗ машинасының Болгар - Базарлы Матак юлында әле бер якка, әле икенче якка чыгып баруын күргән шоферларның берсе бу турыда дәүләт автоинспекторларына хәбәр итә. Инспекторлар машинаны куып тоталар. Руль артындагы ир-ат үз-үзен белештермәс дәрәҗәдә исерек була,...
-
“Татарча да яхшы бел...”
һәр милләт, һәр халык өчен Халыкара туган тел көне -- бәйрәм ул.
-
Алтын куллы оста
Кешенең үз куллары белән ясаган әйберләре һәрвакыт игътибарны җәлеп итә. Альберт Сафиев та зәңгәр балчыктан гаҗәеп матур әйберләр ясый.
-
Бабалары каберенә оныклары барырга тиеш…
"Болгар" эзләнү отряды "Хәтер вахтасы"нда катнашып, Бөек Ватан сугышы елларында канкойгыч бәрелешләр булган урыннарга еш бара. Бу көннәрдә алар чираттагы экспедициягә әзерләнәләр. Эзләнү эшләре ел дәвамында диярлек алып барыла.
-
2013 елда “Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлек бюджетын үтәү турындагы отчетны раслау турындагы карар
Россия Федерациясе Бюджет Кодексының 264нчы һәм "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлеге бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында положение"нең 28нче маддәләре нигезендә, Спас муниципаль район Советы карар бирде: 1. 2013 елда "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджетын керемнәр буенча - 506367,68 мең сум, чыгымнар буенча - 496715,9 мең сум һәм керем...
-
Депутатлар отчетны хуплады
Спас район Советының чираттагы утырышында депутатлар бюджетны үтәү буенча еллык отчетны раслау мәсьәләсен карадылар. Бу мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Консолидацияле бюджетның күләме елдан-ел арта баруы билгеләп үтелде. Акчаның төп өлеше (75 проценты яки 400 миллион сум) республика бюджетыннан алынган. 2012 ел белән чагыштырганда үсеш дәрәҗәсе...
-
Истә калырлык сәяхәт
Язгы каникул вакытында Балалар иҗат йорты укучылары Казанда булып кайттылар. Мөмкинлекләре чикләнгән, аз керемле һәм күп балалалы гаиләдә тәрбияләнгән балалар яшь тамашачы театрында булып, "Шалкан" әкиятен карадылар, аннары барысы өчен дә кафеда төшке аш оештырылды. "Наз" хәйрия фонды инициативасы буенча оештырылган сәяхәттән истәлек итеп һәр балага уенчык бүләк иттеләр.
-
Тиз арада кимчелекләрне бетерергә кирәк
Район прокуратурасы кайбер белем бирү учреждениеләрендә тикшерү үткәргәндә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең бозылуын ачыклаган. Аерым алганда, кайбер мәктәпләрдә "Стрелец-Мониторинг" ПАК радиоканалының сигналы автомат янгын сигнализациясе, хәбәр итү һәм янгын чыккан очракта кешеләрне персонал ярдәменнән башка гына эвакуацияләү системасына җибәрелмәве билгеле булган. Нәтиҗәдә район суды 21 гариза тикшереп, мәктәпләр администрациясенә кыска вакыт...
-
Хәрәкәт – бер яклы
Шәһәрдәге Вертынская урамында 28 марттан башлап бер яклап кына хәрәкәт итәргә ярый. Шулай итеп, хәзер Лихачев урамыннан Рабочий урамына кадәр барырга яраса, кирегә әйләнеш юлдан кайтырга кирәклеген аңлата. Бу юлның киңлеге стандартларга туры килми, җиде метрдан ким булганга күрә, мондый карарны юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышында кабул иткәннәр....
-
Редакциядә язылырга була
Агымдагы елның икенче ярты елына "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына меңгә якын кеше язылган. Әлеге газета укучылар алдан язылып отканнар гына, чөнки хәбәр ителгәнчә, 1 апрельдән даими басмаларга язылу бәясе сизелерлек артты һәм район газетасының ярты еллык бәясе хәзер 444 сум тора (аның редакция бәясе - 169,44 сум, почта чыгымнары...
-
Авыл җирлекләрендә референдумнар булачак
Аграмак, Антоновка, Бураково, Әҗмәр, Иске Рәҗәп, Ким, Красная Слобода, Кузнечиха, Куралово, Никольск, Полянка, Приволжск, Урта Йорткүл, Өчкүл һәм Ямбакты авыл җирлекләрендә референдумнар 18 майга билгеләнгән. Алар 30 участокта, бердәм җирлек сайлау округлары буенча үтәчәк. Сайлаучылар, урыннардагы әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү өчен үзара салым түләргә ризамы-юкмы дигән сорауга җавап бирергә тиеш....
-
Мул уңышка йөз тотып
Быелгы язда Екатериновкадагы Айсылу Мөхәммәтова хуҗалыгы механизаторларына байтак күләмдә эш башкарырга туры киләчәк.