Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Агачтан могҗизалар ясый

Шәһәребездә яшәүчеләрнең күбесе Вячеслав Сенцовны беренче урта мәктәпнең элекке укытучысы һәм агачтан төрле әйберләр ясау остасы буларак яхшы беләләр.

Марина ЗАЙЦЕВА
Капканы ачып аның ишегалдына керү белән үк агачтан ясалган могҗизаи сыннарга тап буласың. Әнә, бары тик тылсымлы әкиятләр илендә генә очраучы сакчылар кебек, ике якта ике бүкән тора: берсе, әле генә үзенең биләмәсеннән чыккан Су анасына охшаган булса, икенчесе - Тукайның Шүрәлесен хәтерләтә. Вячеслав Михайловичның өен исә бик күп оригиналь әйберләрдән торган музей дип тә атарга була. Карандаш-ручка савыты, чәчәкләр вазасы, киемнәр элгеч, язу өстәлләре - барысын санап чыгарлык та түгел. Үзенчәлекле кул эшләренә карап сокланганнан соң, боларны бары тик һәр нәрсәне үзенчә матур итеп күрә белгән һәм сәнгатькә гашыйк кеше генә ясый аладыр, дигән нәтиҗәгә киләсең. Кайсы гына эшләнмәне алсаң да, останың агачны тиешле кимәлгә китерү өчен артык эшкәртмәвен күрәсең. Әкият геройларын икенче бер бөек рәссам - табигать үзе иҗат иткән. Вячеслав Михайлович, мәсәлән, үзенең булачак әсәрен мүкле агач тамырыннан да күреп алырга сәләтле. Шуны җиренә җиткереп чистарта, каерысын каезлый һәм лак белән генә буйый белергә кирәк. Хәер, әйтүе генә җиңел, моның өчен дә әле никадәрле осталык таләп ителә…
Җыйнак итеп кулдан ясалган шүрлекләрдә татар һәм рус әкиятләрендә очраучы геройларның күп сандагы "гаскәре" тезелеп тора. Шүрәлеләр тупланмасы гына да берничәгә җитә. Арада агачтан һәм пластмасстан ясалганнары да бар. Вячеслав Михайловичның әйтүенә караганда, мондый пластмассны ясауның бер кыенлыгы да юк. Гади газетаны иттарткычтан чыгарасың һәм шуңа күп итеп кләй кушасың. Бу катнашмадан теләсә нәрсә әвәләп ясарга була!
Шулай да Вячеслав Михайлович күбрәк агач белән эшләүгә өстенлек бирә. Алабугадагы педагогия институтын тәмамлаганнан соң, аны Кама Тамагы районындагы мәктәпләрнең берсенә эшкә җибәрәләр. Кояшлы, җылы көннәрнең берсендә елга буенда утырганда, дулкыннар белән яр кырыена чыгарып ташлаган агач тамырына күзе төшә. Күп вакытлар су эчендә яткангамы, колба рәвешенә килгән әлеге тамырдан нәрсәдер ясарга була, дигән уй йөгереп үтә аның башыннан. Өенә алып кайтып киптереп, бераз игәү белән тигезләгәннән, соң менә дигән чәчәк вазасы килеп чыга. Шуннан соң урманга, берәр паркка яки Идел буена барса, бормалы-сырмалы агач ботаклары алып кайта. Барысын да эшкәртеп, шулардан бик күп әйбер ясый. Кул эшләренең күбесен таныш-белешләре һәм дусларына да бүләк итә.
Рәсем ясау белән дә кызыксына башлый. Шул рәсемнәрнең берсе әле бүген дә өй эчендәге стенада эленеп тора. Дөрес, үзе әйтүенчә, сынлы сәнгать белән мавыгуы вакытлыча гына булган икән. Ул елларда майлы буяулар, пумала шактый кыйммәт торган. Ә менә агач белән эшләү ансатрак, өлешчә әзер материалны урманда да, шул ук елга-күл буйларында да табарга мөмкин…
Вячеслав Михайлович үзе белгәннәрнең барысын да укучыларга да өйрәтергә тырышкан. Мәсәлән, Болгардагы 1 нче урта мәктәптә берьюлы өч фән - немец теле, сызым, рәсем һәм хезмәт дәресләреннән белем биргән. Хезмәт дәресләрендә укучылар белән бергәләп сыерчык оясы, кошларга җимлек, агач курчаклар, яңа ел чыршыларын утыртып кую җайланмалары һәм башка нәрсәләр ясыйлар. Моның өчен пычкы, лобзик һәм токарь станогында да эшләргә өйрәнергә кирәк. Дәрес азагында яки дәрестән соң бераз гына җай чыгу белән малайлар да үзләренең укытучыларыннан күреп агач тамыры, тал чыбыгы һәм агачта үсүче гөмбәдән төрле әйберләр ясау белән мавыгалар. Әйтик, агач гөмбәсеннән искиткеч ваза ясарга була. Мондый вазаны Вячеслав Михайловичның өендә күрергә мөмкин. Чәчәк атып килүче чалмабаш рәвешендәге гөмбәне беркадәр киптергәннән соң ике тапкыр лак белән буяган.
Хәзер лаеклы ялда булса да, укытучы көн саен диярлек иҗат итүен дәвам итә. Яраткан шөгыле аңа җан тынычлыгы китерә. Һәрвакыт ачык йөзле бу кешенең эчендә ниләр барын, нинди борчу-хәсрәт кичерүен берәү дә белми...
Бәла аяк астында гына йөри диләр - бер дә көтмәгәндә хатыны Раиса Васильевна каты авырып китә. Гомерен балаларны укытуга багышлаганлыктан, лаеклы ялга чыккач та ул яраткан эшен бик сагына. Ул үлгәннән соң, уллары Евгений читкә чыгып китә һәм хәбәрсез югала.
Яшьлегендә алган җәрәхәте аркасында, Вячеслав Михайловичның күзләре начар күрә башлый. Казан шәһәренең махсус клиникасында тикшерү үткәннән соң, табиблар операция ясатырга кирәк, дигән нәтиҗәгә киләләр. Вячеслав Михайлович түләүсез операция ясату чиратын көтәргәме, яки дәвалаган өчен үз кесәсеннән түләргәме дигән сайлау алдында кала. Вакытны әрәм итмәс өчен, ул түләүле операция ясатырга карар итә. Ярты ел ара белән өч катлаулы операция ясатып, озак реабилитация үтә. Боларның барысы өчен дә пенсионер 180 мең сум акча сарыф итәргә мәҗбүр була. Ләкин күз күрүе яхшырмый, Вячеслав Михайловичка икенче группа инвалидлык бирәләр.
Шуңа карамастан, ул үзен көчсез кеше дип санамый. Элеккечә үк йорт эшләрен үзе башкара, кечкенә генә бакчасын да тулы тәртиптә тота. Бакчасын казырга кирәк булса, аңа укучылар ярдәм итәләр. Пенсионер үзе озак еллар буе эшләгән мәктәп белән элемтәләрне югалтмаска тырыша, укучылар белән дә уртак телне тиз таба. Моңа Сенцовларның йорты мәктәп янында ук булуы да ярдәм итәдер. Җылы көннәрдә ул узып баручы кешеләр күрсен өчен, үз кулы белән агачтан ясаган әйберләрне урамга чыгарып куя. Әгәр берәр укучының кызыксынуын күрсә, Вячеслав Михайлович аны өенә чакырып, сыннарның ничек ясалуын аңлатып, күрсәтеп бирә. Үзенең осталыгын, бу һөнәрнең барлык нечкәлекләрен ул үсеп килүче буынга тапшырырга тырыша. Чөнки укытучы - гомерлеккә укытучы булып кала...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев