Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Заманалар да, карашлар да үзгәрә

Вакыт үткән саен, кешеләрнең карашы да үзгәрә. Бик талантлы, үзенчәлекле рәссам-сынчы-ювелир Даши Намдаков иҗатта үз сүзен әйткәнгә инде дистә ел булды. Бүгенге көндә аның белән очрашуны хәтта президентлар да үзләре өчен олы хөрмәткә саныйлар. Әйе, аның эшләре бар кешегә дә ошап бетми, тик иҗатта аңлаешлы булмаган әсәрләр азмы?

Василий Кощеев
Үз вакытында Парижда Эйфель манарасы төзелгәч, бу нинди килбәтсез корылма дип, халыкның бик тә ачуы килгән. Аны тизрәк сүтәргә кирәк! Бер жулик хәтта аны тимер ватыкларына сатарга да өлгергән. Ә хәзер исә Эйфель манарасын күрмәсәң, син Парижда булмагансың дип саныйлар. Хәзер ул - милләт байлыгы! Ә кече йомышын йомышлап торучы малай сыны? Ә Роден сыннары? Аларны порнография әсәрләре дип, хәтта Япониягә күргәзмәгә дә кертмәгәннәр. Ә Санкт-Петербургның Фонтанкадагы Чижик-Пыжик сыны?
Менә шәһәребезнең үзәк мәйданындагы Ленин сынына беркем игътибар итми. Тыныч кына тора бирә. Ә балалардан: " Бу кем?"- дип сорасаң, шактый кызыклы җаваплар ишетергә мөмкин. Мин үзем дә мондый экспериметны берничә тапкыр үткәргәнем бар. Кемдер Ленинны язучы, кемдер җырчы ди. Ә бит заманында динне ничек мыскыл итте? Ул елларда Ленинның сүзләре, аның тәгълиматы белән ризалашмаган кешенге күз алдына да китереп булмый.
Гафу итегез, темадан азрак читкәрәк киттем, ахры. Бүгенге көндә безнең республикада Эйфель манарасы белән тиңли торган сын ята. Бу - Даши Намдаковның "Саклаучы" сыны ("Хранительница"). Әйе, аның чынлап та безнең як тарихына, дингә, риваятьләренә кагылышы юк. Ләкин бу бәхәсле мәсьәлә. Сында буддизм диненең кайбер чалымнары бар. Ә Даши Намдаков милләте буенча - бурят. Ә Бурятия һәм Монголия җирләренең безнең якларга шактый йогынты ясавы бәхәссез. Символларны эзләргә тотынсаң, әллә нәрсәләр уйлап чыгарырга була. Хәтта Эйфель башнясын да кирәкмәгән корылма дип игълан итәргә мөмкин. Минемчә, бу скульптура җир цивилизациясен борынгы заманнардан алып безнең көнгә кадәр ачык чагылдыра. Скульпторның идеясе алай булмаса да, сын республикабызның символы булып торган ак барсны хәтерләтә. Ә сынчы аны безнең өчен дип махсус ясамаган, үзенең чираттагы иҗат җимеше. Пикассо, Дали, Гойя, якташыбыз Константин Васильевның беренче картиналарына күз салыгыз - сезгә аларның барысы да ошармы? Стравинский музыкасын яки джаз композицияләрен тыңлап карагыз. Яхшылап карасагыз, тыңласагыз, аңларга тырышсагыз, сез аларның аңлау гына түгел, сәнгатьтән чын ләззәт ала башлыйсыз! Хрущев үзенең идарә итү чорында Намдаков кебекләргә бик кырыс була. Ә аның кабер ташын кем ясады? Үз вакытында Хрущев тарафыннан илдән куылган Эрнст Неизвестный. Әйе, заманалар да, карашлар да үзгәрә. Интернеттан Даши Намдаковның эшләрен карасагыз, үзегез дә гаҗәпләнерсез! Андый әсәрләрнең әле булганы юк иде. Башкалар белән бергә Минтимер Шәрипович та аның хезмәтен лаеклы бәяли. Скульптор ясаган сын турында бәхәсләр кызу булды, хәтта Намдаков үзе дә аптырап калды.
"Саклаучы" сыны берәүләргә ошый, икенчеләренә - юк. Даһиларны күп очракта аңлап бетереп булмый. Бу инде безгә аңлаешлы соцреализм түгел. Әлеге сын да барабан күтәргән пионерга бөтенләй охшамаган.
Мин монда үз фикеремне генә аңлатам. "Саклаучы" сынын башка урынга алып китәчәкләре инде билгеле. Ә киләчәк буыннар безгә бу гамәлебез өчен рәхмәт әйтерләрме? Килгән туристларның игътибарын җәлеп итеп, ул Татарстанның кайсы ягында торыр, бу әлегә билгесез. Минемчә, үзенчәлекле сәнгать әсәрен күрергә теләүчеләр аз булмас.
Скульптураны Болгарда куюга каршы булган төп дәлил - аның борынгы Болгарга туры килмәве. Менә тагын бер нәрсә. Безнең борынгы шәһәр кайчандыр җимерелмичә Казан белән бергә яки аның урынына үсте дип күз алдына китерегез. Бу урыннарда нинди генә гаҗәеп корыламалар төзелмәс иде! Ә без бүген танылган сынчы куллары белән ясалган скульптураны ниндидер концепциягә туры килми, дип сүгәбез. Бәлки ЮНЕСКО экспертлары шәһәрнең бер яклы гына үсәргә тиеш булмавын аңлатырлар?
Болгар шәһәре.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X