Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Туган авылым Көек: исеме каян алынган?

Көек исеменең килеп чыгышын легендар Көек бабай шәхесенә, Казан аръягындагы Көек исемле авыллардан күченеп килүчеләргә һәм шулай ук төрки халыклардагы кайбер ыруларның исемнәренә бәйләп аңлатырга мөмкин. Танылган галим Марсель Әхмәтҗанов үзенең " Татар шәҗәрәләре" дигән хезмәтендә "Көек" исеменең килеп чыгышын каракалпак һәм казах халыкларының кайбер нәселләре исеменә бәйләп шәрехли. Казах...

Көек исеменең килеп чыгышын легендар Көек бабай шәхесенә, Казан аръягындагы Көек исемле авыллардан күченеп килүчеләргә һәм шулай ук төрки халыклардагы кайбер ыруларның исемнәренә бәйләп аңлатырга мөмкин.
Танылган галим Марсель Әхмәтҗанов үзенең " Татар шәҗәрәләре" дигән хезмәтендә "Көек" исеменең килеп чыгышын каракалпак һәм казах халыкларының кайбер нәселләре исеменә бәйләп шәрехли. Казах һәм Каракалпак далалары бездән шактый еракта урнашкан булсалар да, күчмә кабиләләрнең һөҗүмнәреннән саклану өчен Кама аръягында Засечный чиге төзелә. Әлеге чиккә Актай бассейнындагы Актай ныгытмасы да керә. Хәзерге Бураково авылы урынында булган бу ныгытма һәм Полянка шәһәрлеге Борис Годуновның идарә итүе чорында төзелгәннәр. Кайбер урыннарда әлеге ныгытма урыннары әле дә сакланган.
1690 елларда Көек картада билгеләнелә һәм шушы чорда яшәгән Госман Исәналиев дигән кешенең сотнясына керә. Әлеге сотняга шулай ук хәзерге Әлки, Алексеевск районнарындагы кайбер авыллар да кертелгән. Вакыт узу белән Госман Исәналиевның биләмәләре 1713 елгы Указ нигезендә казнага тартып алына. Шул чорларда Спас өязенең татар авыллары Казан ханлыгы чорыннан ук сакланып калган Нугай даругасына (зур территориаль-административ берәмлек) составына кертелгән булалар. Моңа бер фaкт булып "Список селений Казанской губернии за 1731-1733 г, с подразделением губернии на даруги" дигән зур күләмле җыентыкта түбәндәге мәгълүмат бирелә: " Ногайская дорога. Спасский уездъ. " Деревня Нов.Баранъ, Чечекли тожъ( при речке Чечекле (Чичкалъ), ясашныхъ татаръ-105.Деревня Ст.Баранъ при речке Баранка , ясашных татаръ-105. Деревня Каюки (Куюки тожъ), ясашных татаръ-145".
Югарыда күрсәтелгән чыганактан тыш, тагын бер әһәмиятле документлар да бар. Бу "Алфавитный список дворян и прочих землевладельцев Казанской губернии за 1781 год». Заманында Көек авылында шәхси биләмә кешеләре булганлыгы хакындагы мәгълүмат та шактый кызыклы. Шәхси крестьяннарның хуҗалары булып бу чорда түбәндәге дворяннар торган: беренчесе - «Неялова (Неелова) Марья Осиповна, д. коллежского советника, Васильевская жена, вдова. По Ногайской дороге в деревне Каюкахъ: в с.Рождественском Три Озера тожъ 50 душъ" һәм икенчесе: " Демидовъ Иванъ Никитичъ, с. дворянина. По Ногайской дороге в с. Богородское (Базяково тожъ), в дер. Каюкахъ 100 душъ ».
Күрше авылларда да әлеге дворяннарның җирләре һәм крестьяннары була. География белән таныш кешеләр Көекнең югарыда атап кителгән авыллар арасында урнашкан булуын кире кага алмый. Әҗмәр авылына килгәндә исә, аның территориясендә йомышлы 10 татар яшәгән һәм алар отставкадагы генерал-майор (чыгышы буенча татар һәм чын исеме-Котлымөхәммәт Мәмеш улы Тәфкилев 1674-1766 еллар) Тевкилев Алексей Ивановичның кешеләре булып саналганнар. Әмма 18-19 йөздә булган вакыйгалар аркасында Көек авылы игенчеләре тулысынча казна игенчеләре рәтенә күчереләләр.
(Бу мәгълүматлар Татарстан милли архивыннан алынды).
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X