Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк...

Инде хәбәр ителгәнчә, Әҗмәр авылы янында гражданнар сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның (хәзерге вакытта алар егермедән артык) җәсәдләре табылды. Шунда ук аларның истәлеген мәңгеләштерү турында мәсьәлә күтәрелде.

Илһам Мидхәтов,
ТР хәрби комиссариатының Спас район бүлеге җитәкчесе.
Дәүләтебез тарихында аны яулап алу максатыннан төрле сугышлар чыгып торган. Ватанны саклау элек-электән ир-атларның изге бурычы булып саналган. Ләкин тарихта әтисе улына, туган - туганга каршы торган сугышлар да булган. Мондый сугышларда дөреслекнең кем ягында булуын әйтүе җиңел түгел.
1917 елда Россия халкы әнә шундый хәлдә кала. Гражданнар сугышы дүрт ел дәвам итә һәм миллионлаган кешеләр корбан була. Кызыл Армия җиңә, ләкин бу җиңү кыйммәткә төшә.
Сигез дистә елдан соң, җәмгыять бу вакыйгаларга башкача карый башлады. Гражданнар сугышының күп вакыйгалары хәзерге вакытта киләчәктә халкыбыз җилкәсенә төшкән авырлыклардан чыгып бәяләнә. Бернинди, хәтта иң изге максат та, кешеләр күргән авырлыкларны аклый алмый. Гражданнар сугышы корбаннарының истәлеген мәңгеләштерү - безнең изге бурыч.
Шуларны исәпкә алып, район җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелек Гражданнар сугышында һәлак булучыларның җәсәдләре табылган Әҗмәр авыл җирлеге территориясендә утлы елларның корбаны булган сугышчыларга, бер гаепсезгә һәлак булган кешеләр истәлеге хөрмәтенә тынычлык һәм татулык һәйкәле төзү турында карар кабул иттеләр. Аның ачу тантанасы 2015 елның июленә билгеләнгән.
Шуңа күрә оештыру комитеты теләге булган һәр кешене булачак һәйкәлнең эскизларын һәм аның буенча тәкъдимнәрне "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы редакциясе адресы буенча җибәрүләрен үтенә. Билгеле булганча, Кызылар һәм Аклар армиясенең төп символлары буденовка һәм папаха булган - моны исәпкә алырга кирәк. Соңгы архив мәгълүматлары буенча, бу якларда бәрелешләр Казаннан килгән кызылармиячеләр һәм Самара шәһәрендә оештырылган ополчениенең "добровольческий" армиясенә керүчеләр арасында барган булырга тиеш. Бу шулай ук Генераль штаб командующие полковник Владимир Оскарович Каппель җитәкчелегендәге "добровольческий" армиянең һәм Чехословакия корпусы легионерларының Казанга һөҗүмгә күчкәндә, Буа-Тәтеш- Спас-Чистай оборона линиясен саклаганда 1918 елның августында һәлак булган Көнчыгыш фронтның 5нче армия кызылармиячеләре булырга мөмкин. Бәлки, бу җәсәдләр Кызыл Армия акгвардиячеләрне Казаннан бәреп чыгарып, Сембергә (Ульяновск) һөҗүмгә күчкәндә 1918 елның сентябрь аенда һәлак булган Аклар армиясе (Каппель сугышчылары яки чехлар) солдатларыдыр.
Ничек кенә булмасын, без үз тарихыбызны белергә тиеш.Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дип юкка гына әйтмиләрдер. Шуңа күрә теләсә нинди каршылыклар сугышка әйләнмәсен, теләсә нинди проблемалар түгәрәк өстәл янында, тыныч шартларда хәл ителсен иде.
(Үз тәкъдимнәрегезне безнең www.spas-rt.ru сайтына җибәрә аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев