Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сугыш чоры балалары...

    Бөек Ватан сугышы башлануга ир-егетләрне фронтка алалар. Бөтен авыр хезмәт балалар белән хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Балалар хәлләреннән килгәнчә фронтка ярдәм итеп, чын батырлык үрнәкләре күрсәткәннәр.

    Сергей Пивоваров,
    хезмәт ветераны.
    Җәмәгатьчелек һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре сугыш авырлыкларын күргән балалар проблемасына соңгы елларда аеруча зур игътибар бирә. Чынлап та, балалар - җәмгыятьнең ярдәмгә, яклауга мохтаҗ кешеләре, сугыш елларында аларга икеләтә авырга туры килгән. Шунлыктан кайбер төбәкләрдә сугыш чоры балалары берләшмәләре барлыкка килә һәм алар үз хатирәләре белән уртаклашып, Бөек Ватан сугышы елъязмасының өр-яңа, әлегә билгеле булмаган битләрен ачалар.
    Безнең районда мондый эшнең инициаторы булып Татарстан Республикасы атказанган табибы Фиркат Галимов тора. Ул сугыш чоры балалары турында материаллар җыя, ә бу өлкәдә эшчәнлекне оештыру турында материалларын республика басмаларында бастырып чыгара. Бу тема аңа аеруча якын, чөнки үзенең дә балачагы утлы сугыш елларына туры килгән. Сугыш башланганда, аңа бары тик тугыз яшь кенә булган.
    - Мин туып үскән Буа районы Ак күл поселогыннан фронтка 24 кеше китте, аларны сигезе генә кире әйләнеп кайтты. Башлангыч мәктәптә укучы 44 бала фронтка киткән ир-атларны алыштырырга мәҗбүр булды. Без башак җыйдык (норма көненә 18-20 килограмм иде), көлтә бәйләдек, печән, борчак, ясмык, бәрәңге җыюда катнаштык. Дүртенче класстан соң укуны биш кеше генә дәвам итте, калганнары башка колхозчылар белән беррәттән хезмәт көне эшли башладылар...
    Әтисен фин сугышына алып киткәндә, Альбина Ивановна Лаврентьевага өч яшь ярым була. Кырыгынчы елның декабрь аенда әтисе һәлак була. Гаилә бу кайгыдан айнырга өлгерми, ил өстенә тагын бер афәт килә - Бөек Ватан сугышы башканып китә.
    - Әнием көне-төне МТСта эштә иде, - дип искә ала Альбина Ивановна,- ә без апам белән әбиемдә яшәдек. Ачлык үзәккә үтте. Дөрес, бакча азмы-күпме туендырып торды. Чәй-шикәр урынына кипкән чөгендер кулландык, ат кузгалагына көрпә кушып көлчә пешердек. Ә яз җиткәч, ашарга яки ашка салырга нинди үлән бар, барысын да җыя башлыйбыз...
    Шәһәрдә дә тормыш җиңел булмады. Гаиләбез сугыш башланыр алдыннан Чистайдан Казанга күчеп килде. Әтием хәрби авиазаводта литейщик-формовщик булып эшләде. Ул заводта һөнәри училищеда укучы яшүсмерләрнең ярдәмче булып эшләүләрен сөйли иде.
    Заводтан алты кешелек гаиләгә агач йортның ярымподвалында бер бүлмә бирделәр. Монда һава бик дымлы булды, ашау да җитмәде, шуның аркасында энем туберкулез белән авырый башлады. Ләкин шундый авыр елларда да илебез балалар турында кайгырта иде: энемне махсус санаторийларда һәм хастаханәләрдә дәваладылар.
    Әле дә исемдә, мин укыган 6нчы мәктәптә балаларга иртә белән кечкенә генә күмәчнең чиреген өләшеп чыгалар, без аны шунда ук ашап бетерәбез. Ә бәйрәмнәрдә фронтовик балаларына тәм-том салынган пакетлар өләшәләр. Дәреслекләр, дәфтәрләр юк, дәресләрне керосин лампасы яки шәм яктысында өйрәнергә туры килә, чөнки электр утын маскировка яки экономия аркасында еш кына сүндереп куялар...
    Ә Нәкыя Ситдыйк кызы Хәмидуллина балигъ булмаган тоткыннар исемлегенә керә. Тугыз яшендә ул фин гаскәрләре яулап алган территориядә калган.
    - Кешеләр баракларда, чәнечкеле тимерчыбык артында яшәделәр, - дип искә ала ул. - Ачка үлүчеләр дә күп булды. Ул елларда бу якларга төрле вакытта акча эшләргә дип килгән татарлар күп иде. Баерак финнар үз хуҗалыкларында эшләтү өчен әсирләрне сатып алды. 1945 елда, бу территорияләрне Совет гаскәрләре азат иткәннән соң гына, безгә өйгә кайтырга мөмкинлек бирелде...
    Минск өлкәсенең Борисов шәһәрендә яшәгән Лев Михайлович Шугля да сугыш башланганда бала гына була. Әтисе сугыш башлангач ук һәлак була, шәһәрне тиздән фашистлар басып ала. Әнисе белән алар урманга, партизаннар янына качалар һәм Белоруссия азат ителгәнче землянкада яшиләр. Азат ителгән ярымҗимерек шәһәргә әйләнеп кайткач, фатирларында башка кешеләрнең яшәве билгеле була һәм аларга танышларында торырга туры килә. Алар бер елдан соң гына тораклы булалар.
    1943 елда, безнең гаскәрләрнең Курск дугасындагы җиңүеннән соң, шатлыкның чиге булмады. Мин хәттә батырлык турында дулкынландыргыч шигырь дә ятладым. Хәтергә уелып калган әлеге шигырь юлларында Җиңү көнен күрү өмете белән белән яшәгән сугыш балаларының якты уй-хыяллары тулысынча чагылыш тапкан. Без сугыш турында рәсемнәр ясадык, кызлар кулъяулык чикте, иң яхшы эшләрне фронтлардагы сугышчыларга җибәрдек. Зуррак балалар дару үләннәре җыйды, госпитальдәге яралылар алдында чыгыш ясадылар.
    "Колхозный путь" газетасының сугыш елларында чыккан саннарын укыганда зур дулкынлану хисләре кичерәсең. Аеруча балаларның ничек фронтка ярдәм итүләре турындагы язмалары төрле уйлануларга этәрә. Шуларның кайберләреннән өзекләр китерәм:
    "Силос салуда 10 - 12 яшьлек малайлар: Вася Барыгин, Егор Шмар, Вася Китайцев, Вася Орешкин тырышып эшләде. Малайлар көн саен силос ташып, өлкән колхозчылар нормасын үтәделәр" (Антоновка авылы, 1941 елның августы).
    "...Борчак һәм гөлҗимеш уңышы җыюда Куралово балалар йорты пионерлары һәм комсомоллары Глебова Маня, Дмитриев Коля, Зеленова Валя, Меркучин Петя аеруча тырышып эшләделәр" (1941 елның сентябре).
    "Урта һәм башлангыч мәктәп укучылары колхоз басуларында зур энтузиазм белән эшлиләр. Мәктәп отрядларында гына да 815 ләп укучы эшли. 1 августка 14 мең хезмәт көне эшләделәр" (1942 елның августы).
    Зурракларга эшләрнең аеруча да җаваплырагын башкарырга туры килгән. Педагогия институты студенты Софья Николаевна Алексееваны, мәсәлән, 1941 елда Кайбыч районына окоп, саклану ныгытмалары казырга җибәргәннәр.
    - Кайбер көннәрдә салкыннар 50 градуска кадәр җитте, - дип сөйли ул. - Бармаклар туңып бөгелмәс хәлгә җитте, каткан җирне лом белән казыдык... Кешеләр арып егылдылар. Ачлыктан хәрби паек коткарды, махорканы бәрәңгегә алыштырдык...
    Ул елларда укуы да җиңел булмаган. Стипендия акчасын аз түләгәннәр. Аз булса да тамак туйдыру нияте белән Софья Николаевна химия - технология институтының граната өчен шартлаткыч матдә әзерләү цехына урнаша. Эш көне дәресләр тәмамлангач, төштән соң сәгать икедә башлана һәм кичке унга кадәр дәвам итә. Имтиханнарга әзерләнгәндә эштән китәргә туры килә. Ничек булса да тамак туйдырырга кирәк, кан тапшырып бераз акча эшләргә теләсә дә, ябык булганлыктан, аннан кан да алмыйлар. Яңадан эш эзли башлый һәм оптика-механика заводының токарь цехына контролер булып урнаша. Төннәр буеч вагон бушаталар, рельслар чистарталар, җәйге каникул көннәрендә урман кисәләр, институтка утын әзерлиләр...
    Сугышның тәмамлануы турындагы хәбәрне ишеткәннән соң халыкның ничек шатлануын белсәгез икән! Шәһәрләрдә һәм авылларда халык бәйрәм итә. Казанда бөтен кеше урамга чыккан. Кешеләр елый-елый бер-берләрен кочаклыйлар, тигез сафларга басып Ирек мәйданы ягына таба юл тоталар. Биредә митинг була, мәйдан әле кичен дә гөрләп тора: музыка яңгырый, кешеләр җырлый һәм бии, иртәнгә кадәр күңел ачалар.
    Бераздан фронтовиклар кайта башлый.
    - Малай гына булсам да, 1945 елның маен әйбәт хәтерлим, - ди Виктор Иванович Владимиров. - Ул вакытта телефон элемтәсе юк иде, әмма солдатларның кайтуы турындагы хәбәр иске Куйбышевтан ерак булмаган 40 йортлы авылга яшен тизлегедәй таралды. Шунысы хәтердә калган: сугыштан әтиләре, уллары һәм туганнары исән - сау әйләнеп кайтучылар аларны кочак җәеп каршылаганда, иң кадерле кешеләрен югалтучыларның кайгысы чиксез зур иде.
    Инде сугыш чоры балалары да олы яшькә җитеп килә. Аларның сабырлыгына, ихтыяр көченә сокланмый мөмкин түгел. Ил язмышын иңнәрендә күтәргән бу кешеләр бернинди авырлыклардан да курыкмаган, чирәм җирләрне үзләштерүдә, зур төзелешләрдә катнашкан. Беркайчан да сынатмаганнар алар...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: