Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • СССРның баш төзүчесе

    2012 елның 15 февралендә Мәскәүдә 83нче яшендә РСФСРның атказанган төзүчесе, 1980 елларда СССР Төзелеш материаллары сәнәгате министры булып эшләгән Сергей Фёдорович Военушкин вафат булды. Ул елларда КПССның башлангычы - 2000 елларга Советлар Союзындагы һәр гаиләне торак белән тәэмин итү программасы өчен нәкъ аның ведомствосы җаваплы була. Элеккеге Союз министрын бик...

    Николай Марянин,
    туган як тарихчысы.
    Соңгы елларда минем Сергей Фёдоровичны эзләп табып, тормышы, аеруча балачак еллары, турында беләсем килгән иде. Аның Мәскәүдәге өй телефоны номерын да таптым, ләкин ул озак вакытлар җавап бирмәде. Таныш-белешләре Военушкинның хатыны Сусанна Михайловна белән ел буе дачада яшәвен әйттеләр. Адресын алып, хат язарга җыенган идем, өлгерә алмадым...
    Әтисеннән алган чыныгу
    Сергей Фёдорович Военушкин 1929 елның 26 ноябрендә Красная Слобода авылында туа, ул чакта авыл ТатАССРның Спас кантонына карый. Әтисе, Фёдор Андреевич, җирле хуҗалыкта эшли, хезмәт һәм әхлак тәрбиясен Сергей күбесенчә әтисеннән ала. 1930 елларда илдә күмәкләшү башлангач, терлек-туарсыз калган авыл халкының күбесе Россиянең башка төбәкләренә бәхет эзләп чыгып китә. Военушкиннарның нинди сәбәпләр аркасында Красная Слободадан китүләре миңа билгеле түгел, ләкин тиздән гаилә Карелиянең Прионега районына, Ивинка елгасы белән урталай бүленгән Ладва посёлогына килеп урнаша. Монда Фёдор Андреевичның тырышлыгын бик тиз күреп алалар һәм сугыштан соңгы елларда ул Карелиядә иң яхшы совхоз җитәкчеләренең берсе була, 1950 - 1960 елларда Карелия АССРның Югары Советында депутат булып тора. 1957 елда Фёдор Военушкин Петрозаводскида үткән сессиядә Никита Хрущёв алдында чыгыш ясый. Ул чакларда Ладва үзенең бай хуҗалыклары белән дан тота. Элеккеге совхоз директоры Фёдор Военушкинны мондагы халык әлегә кадәр рәхмәт хисләре белән искә ала. "Ладва халкы әле йокысыннан да торып өлгермәгән, ә Фёдор Андреевич кырларны, фермаларны йөреп чыккан була. Ул искиткеч уңган кеше иде", - ди аның турында хезмәт ветераны Иван Ефимов.
    Ә аның улы, Сергей Фёдорович, мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1947 елда Петрозаводскидагы Карело-Фин дәүләт университетының геология-разведка факультетына укырга керә. Дүртенче курс студенты Военушкинны ВКП(б) сафларына кабул итәләр. 1952 елда ул бик яхшы билгеләргә генә университетны тәмамлап, геолог һөнәре ала һәм ике ел СССР Геология министрлыгының Төньяк-Көнбатыш идарәсе геология-разведка партияләре җитәкчесе булып эшли. 1954 елда инде шактый тәҗрибә туплаган яшь белгечне Монголия Халык Республикасына эшлекле командировкага җибәрәләр. 1958 елда аннан әйләнеп кайткач, шунда ук Карелия совнархозының Төзелеш материаллары сәнәгате идарәсе җитәкчесе урынбасары, аннары идарә җитәкчесе итеп куялар. Дүрт елдан соң бу структураны эреләндерәләр һәм Военушкин илнең берничә төбәген берләштергән Төньяк-Көнбатыш совнархозының Төзелеш материаллары сәнәгате идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә.
    1965 елның октябрендә Сергей Военушкинны РСФСР Төзелеш материаллары сәнәгате министрлыгына, Металл булмаган рудалар сәнәгатенең баш идарәсе җитәкчесе һәм министрлык коллегиясе әгъзасы итеп күчерәләр. Бер елдан соң ул СССР Төзелеш материаллары сәнәгате министрлыгында Металл булмаган рудалар сәнәгатенең баш идарәсендә җитәкче урынбасары, соңрак җитәкче итеп билгеләнә. Ә 1970 елда Военушкин бу оешмада План-экономика идарәсенә җитәкчелек итә башлый һәм союз министрлыгы коллегиясе әгъзасы була. Абруйлы җитәкчене югарырак урынга күчерү өчен резервка куялар һәм 1975 елда ул РСФСР Төзелеш материаллары сәнәгате министрының беренче урынбасары итеп раслана. Бер елдан соң диссертация яклап, экономика фәннәре кандидаты исемен ала. Тагын өч елдан соң, 1979 елда, Сергей Военушкин РСФСРның Төзелеш материаллары сәнәгате министры итеп билгеләнә, аңа Россиянең атказанган төзүчесе исеме бирелә. Ул Брежнев, Андропов, Черненко идарә иткән чорларда эшли. Ә 1985 елда КПСС Үзәк Комитетының генераль секретаре итеп М. Горбачёв сайлангач, тәҗрибәле белгеч С. Военушкин СССР Төзелеш материаллары сәнәгате министры итеп куела. Бу союз министрлыгы халык хуҗалыгының 30га якын тармагын, шул исәптән таш эшкәртү, цемент, пыяла, керамика җитештерү сәнәгатьләрен берләштерә.
    "Торак-2000" программасы
    Коммунистлар партиясе ул елларда тирән кризис кичерде. 1980 елларга коммунизм төзү турындагы идея сабын куыгы кебек шартлый. Бу уңайдан халык арасында СССРда коммунизмны Мәскәү Олимпиадасы белән алыштырдылар, дигән мәзәк йөри. КПСС Үзәк Комитетының бик өлкән яшьтәге җитәкчеләре бер-бер артлы үлә.
    Хакимияткә яңа килгән Горбачёвка илне берләштерә ала торган яңа идеяләр кирәк була. 1986 ел башында кабул ителеп, өч бишьеллык эчендә Советлар Союзындагы һәр гаиләне фатир яки аерым йорт белән тәэмин итәрлек торак төзү бурычы куйган "Торак-2000" дәүләт программасы шуларның берсе була. Моның өчен 15 ел эчендә бер кешене торак белән тәэмин итүне 14,6 кв. метрдан 22,5 кв. метрга җиткерергә һәм гомуми мәйданы 2250 миллион кв. метр торак йортлар төзергә кирәк була. Белгечләр программаны тормышка ашыру реаль эш дигән фикер әйтәләр. Сергей Военушкин министрлыгы программаны төп башкаручыларның берсе була.Тармакның яңа предприятиеләре турында сюжетлар ул чакта министр аңлатмалары белән хәтта "Время" программасында да күрсәтелә.
    Ләкин бу эшкә үзгәртеп кору һәм сүз иреге комачаулый. Сүз иреге, плюрализм хакимиятне тәнкыйтьләү коралы буларак киң таралгач, "Торак-2000" программасы тормышка ашырып булмаслык эш дигән фикерләр туа. Китерелгән дәлилләргә беркем дә игътибар итми һәм 1988 елда СССР Төзелеш материаллары сәнәгате министрлыгын бетерү куркынычы туа. КПСС Үзәк Комитетының Министрлар Советын үзгәртеп кору турында карары чыга, анда министрлыкларның санын киметү мәсьәләсе күтәрелә. Ул вакытта хәтта кайсы оешманы - Мәдәният министрлыгынмы яки Төзелеш материаллары министрлыгын юк итәргәме, дигән сәер бәхәсләр туа. СССР Госстрое Төзелеш материаллары министрлыгыннан башка "Торак-2000" программасын тормышка ашырып булмый, дигән фикердә тора. Нәтиҗәдә оешманың язмышын ул чакта Югары Советта төзелеш комиссиясен җитәкләгән Борис Ельцин хәл итә. "Торак-2000" программасын тормышка ашыруның төп базасы - Төзелеш материаллары министрлыгы калу-калмавын хәл итү нәкъ аның фикереннән тора. Бу министрлыкны саклау турында Госстройның яклавын үтенгән материалларны Ельцинга җибәрәләр.
    Бу үтенеч турында СССР Госстрое җитәкчеләренең берсе Николай Зубашенко менә ничек искә ала: "Борис Николаевич төзүче буларак, бу проблеманың нинди зур әһәмияткә ия булуын аңлап, Госстрой ярдәм итәр дип өметләнгән идек. Тик соңрак аның ярдәмчесе Суханов хәбәр итүенчә, ул үтенечне хәтта укып та тормаган, ә Югары Совет сессиясендә чыгыш ясаганда : "Безгә төзелеш материаллары министрлыгы нәрсәгә кирәк? Иптәш Военушкинны лаеклы ялга җибәрергә вакыт", - дигән. Шулай итеп, төзелеш материаллары министрлыгы юкка чыга. Аның белән бергә Ельцин "Торак-2000" программасын да юк итә... Сессия 1989 елның июнь ахырында үткәрелә, ә июль аенда 60 яшен тутырырга берничә ай калган Сергей Военушкин Союз күләмендәге персональ пенсионерга әйләнә. 1990 елга кадәр ул КПССның Үзәк Ревизия Комиссиясе әгъзасы, РСФСР Югары Советы депутаты булып кала. Аннары югары хакимият органыннан да китә, бары җәмәгать эше белән генә шөгыльләнә башлый. Мәсәлән, "Россия төзүчеләре. ХХ гасыр" дигән күп томлы антологиянең редакция советына керә.
    Министрның зур хезмәте
    Шулай да бу тармакта Сергей Фёдорович турында онытмыйлар. 1999 елда, Военушкинның 70 яшьлеге уңаеннан аның турында "Төзелеш материаллары" журналында язма чыга. Галимнәр, проектлаучылар, төзелеш материаллары сәнәгате предприятиесе һәм оешма хезмәткәрләре С.Военушкинны юбилее белән тәбрик итеп, аның чимал базасын, фән нигезләрен һәм экономика белән идарә итү практикасын тирән белүен билгеләп үтәләр. Сергей Фёдорович Россия һәм Союз министрлыгы белән идарә иткән чорда тармактагы экономик күрсәткечләрнең бермә-бер артуын ассызыклыйлар. Статистика да хәлнең шулай булуын күрсәтә.
    С. Военушкин министр булып эшләгән 10 елда (1979 - 1989 еллар) СССРда төзелеш материалларын җитештерү 1,7 тапкыр үсә, энергия куәте 30 процентка арта. Дефицит материаллар - полировкаланган пыяла (1,6 тапкыр), чыныктырылган пыяла һәм триплекс (1,4 тапкыр), керамик тышлау плитәсе (1,6 тапкыр), линолеум (1,6 тапкыр), югары маркалы цемент (12 %), шифер (24 %) җитештерү күрсәткечләре сизелерлек үсә. Төзелешнең төп материаль базасы буларак, СССР Төзелеш материаллары сәнәгате 1989 елда илдә җитештерелгән цементның 93 процентын, асбоцемент листларның 100 процентын, асбестоцементтан эшләнгән төзелеш-техник әйберләренең барысын да, ягу казаннарының 70 процентын, төзелеш пыяласы һәм руда булмаган материалларның шактый өлешен эшләп чыгара. Номенклатурада күрсәтелгән продукциядән тыш, министрлыкка буйсынучы 22 тармак предприятиесе илнең халык хуҗалыгы өчен техник материаллар җитештерә. Алар арасында асбест (җитештерүнең 100 проценты), тальк, графит, электр техникасы сәнәгате өчен слюда һәм башкалар бар.
    Тармакның күп кенә эре предприятиеләре шәһәр тормышында аерылгысыз роль уйный, шәһәр казнасына акча бирә, халыкны эш белән дә тәэмин итә. Төзелеш материалларының күп төрләрен җитештерү буенча Советлар Союзы дөньяда алдынгы урыннарны алып тора. Цементны коры ысул белән җитештерү, зур асбоцемент листлар ясау буенча куәтле линияләр эшли, үзебезнең һәм чит илдә эшләнгән җиһазларда кирпеч ясау буенча яңа линияләр гамәлгә кертелә. Тармак фәне дистәләрчә фәнни-тикшерү һәм комплекслы институтларда, югары уку йортларының махсус кафедраларында өйрәнелә. Бу тармак илнең экономик потенциалын булдыруга зур өлеш керткән, ә бу, үз чиратында, аның меңнәрчә хезмәткәре, шул исәптән Сергей Военушкинның да тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булган. Якташыбыз ирешкән уңышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы һәм "Почёт Билгесе" орденнары белән бүләкләнгән.
    Яңа гасырда Сергей Фёдоровичны сирәк искә алалар. 2002 елда "Бөек Россия. Исемнәр" энциклопедик белешмәдә аның турында мәгълүмат бастыралар. 2004 елда Екатеринбургта чыккан "Когорта славных цементников" китабында да аның турында язылган, 2007 елда Петрозаводскида чыккан "Карелия" энциклопедиясенә аның биографиясе кертелә. Карелиядә Военушкинны һәрвакыт үз якташлары дип саныйлар, ә Мәскәүдәге Карелия якташлык җәмгыятенә аны хатыны Сусанна Михайловна белән бергә кертәләр. Улы Сергей һәм оныклары Елена белән Вера хәзер дә башкалада яши.
    Ә Красная Слобода авылы кешеләре атаклы авылдашларының озак еллар буе илебезнең баш төзүчесе булуын ишеткәннәре дә юк, мәктәп музеенда да аның турында мәгълүматлар табылмады. Дөрес, Военушкин фамилиясен авылда беләләр. Бәлки, монда Сергей Фёдоровичның туганнары яшәгәндер? Ул бервакытта да туган авылына кайтмый, шулай булгач, авыл халкы аның турында каян белсен?
    Рәсемдә: Сергей Федорович Военушкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: төзүче
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: