Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Спаста Ленин эзләре

Россиядә Октябрь революциясен оештыручыларның берсе, РСФСР Халык комиссарлары Советының беренче рәисе, Совет дәүләтенә нигез салган Владимир Ильич Ленинның вафатына быел 90 ел тулды. Бу вакыйганың Спас районына нинди катнашы бар? Болгарда гына түгел, Аграмак, Иске Рәҗәп, Әҗмәр авылларында да Ленин исемен йөрткән урамнар бар. 1970 елда, дөнья пролетариаты җитәкчесенең тууына...

Николай Марянин,
туган якны тарихчысы.
Чертыктан үткәндә
Хәер, Володя Ульянов моңа кадәр дә Казан губернасы Спас өязендә берничә тапкыр булган. Ульяновлар гаиләсе 1870 елдан 1885 елга кадәр һәр җәйне Лаеш өязе Кокушкино авылында, бабасы Александр Бланк утарында ял иткән. Сембердән Казанга һәм аннан кире кайтканда алар "Кавказ һәм Меркурий" компаниясе пароходында Спас Затоны һәм Спас өязе Переволоки пристанендә тукталыш ясап, Чертык елгасыннан үткәннәр. Туганнарының истәлегенә караганда, бу сәяхәтләрдә Володя еш кына палубадан табигатькә сокланып барган. Димәк, аның Болгардагы борынгы манараларны да, Ново-Мордоводагы Троица чиркәвен дә, Спас Затонындагы суднолар төзүче верфьне дә күргән булуы мөмкин. Сембердән киткәч, ягъни 1887 елда, 1889, 1890, 1891 һәм 1893 елларда ул шул урыннар аша үткән.
Халык арасында, полиция надзоры астында яшәгәндә, Ленин Спас өязенә килгән булырга мөмкин, дигән сүзләр йөри. "Эхо веков" (2009 ел, №2) журналында Казан тарихчысы Светлана Фролова үзенең 1991 елда Бугровка кешесе П.Д.Ишметьев белән очрашуын һәм аның Долгая Поляна авылы (Тәтештән ерак түгел) хуҗасы Е.В.Молоствова турында сөйләвен язган. "Иделнең икенче ягында, биек ярдан ерак түгел генә Долгая Полянада Молоствовлар манаралы, матур йорт төзегәннәр. Алар манарадан Болгар янындагы Өчкүл авылында яшәүче туганнарының кичләрен өйләрендәге ут яктысын да күрә алганнар, - дип сөйләгән Петр Дмитриевич. - Бервакыт Елизавета Владимировна Ленинның качуы турында ишетеп, аны үзе көймә белән Идел аша Болгардан Долгая Полянага алып чыга һәм утарында яшерә. Нәкъ шуның өчен большевиклар властька килгәч, аңа саклау грамотасы тапшыралар һәм ул аны репрессиядән саклап кала". Ишметьев үзе 1918 елда туган, ә аңа Молоствовлар утарында уртача буйлы, сакал-мыеклы, пеләш башлы бер кеше яшәве турында җирле крестьян сөйләгән була.
Молоствованың ярдәме
Ленинның күпсанлы биографияләрендә бу факт чагылыш тапмаган. Әлеге хәлнең 1900 елда, хатыны Надежда Крупская белән бергә Владимир Ульянов Шушенскидан сөргеннән кайтканда булуы мөмкин. Крупская үзенең сөрген срогы беткәнче Уфада калып тора, ә Ленин Россия үзәгендә фикердәшләре белән очрашырга тели. Ләкин аңа башкала, университетлары булган һәм зур промышленность шәһәрләренә керү тыелган була. Февральдә ул Псковка барып җитә, аннары Подольскида яши, ә июньдә яшерен рәвештә Уфага әйләнеп кайта. 1900 елда июльнең беренче яртысында Ленин яңадан юлга чыга - бу юлы Самара һәм Сызрань якларына. Патша охранкасы агентлары Уфада да, Самарада да режимның бозылуын теркәп барганлыктан, ачыктан-ачык тимер юлда йөрүе куркыныч була. Шуңа күрә Ленин су юлыннан китәргә мөмкин: башта Уфа-Казан пароходы белән Лаешка килә, Кама аша Спас өязенә чыга, анда аны атлы экипаж белән Е.Молоствова каршылый, Болгар авылы янында көймәдә Идел аша Долгая Полянага чыгарга һәм аннан ул Тәтеш аркылы Самарага барып җитә ала.
Ә Молоствованың (кыз фамилиясе Бер) моңа нинди катнашы бар соң? 1889 елда Елизавета Санкт-Петербургның Бестужев хатын-кызлар курсында Надежда Крупская белән бергә укый. 1899 елда ул Владимир Германович Молоствовка кияүгә чыга һәм Долгая Полянага кайтып китә. Алар Крупская белән хат аша, шунда ярдәм күрсәтү турында килешүләре мөмкин. Кайбер мәгълүматларга караганда, Ленин белән Крупская эмиграциядә вакытта Елизавета Молоствова аларга акча, посылка һәм китаплар җибәреп торган.
Революциядән соң, гражданнар сугышы елларында аның утарын җирле активистлар талап, ут төртмәкче булалар. Ләкин 1918 елда Халык мәгарифе комиссариатының карары белән утар "мәдәни кыйммәте булган утар һәм хуҗалык", "китапханә һәм Урал сектантларын өйрәнү буенча этнографик архив" урнашкан дигән сәбәп белән саклана башлый. Бер версия буенча, бу Ленинның кушуы буенча, икенче версия буенча - Молоствова сугыш вакытында С.Буденныйның атлы армиясенә азык-төлек һәм фураж белән ярдәм иткәне өчен эшләнә. Молоствовага "революция алдында казаншлары өчен" дигән махсус саклау грамотасы бирәләр, ә нарком А.Луначарский телеграммасында Молоствовадан китапларны алуны туктатырга боерык бирә.
Ленинның сайланма әсәрләр җыентыгында да Спас өязе турында искә алынган. 1912 елда үзенең "Памяти Герцена" хезмәтендә Герценның "Колокол" газетасында басылып чыккан язмасында 1861 елның 12 апрелендәге фетнә турындагы сүзләрен китерә: "Бизнәдә 50 крестьянны юк итәләр, җитәкчеләре Антон Петровны җәзалап үтерәләр". Ә 1919 елның апрелендә, Колчак армиясе Чистайны алып, Иделгә ыргылганда, Ленин Э.Склянскийга (Л.Троцкий урынбасары): "Колчакның Спасны алу куркынычы булганлыктан, Спас затонындагы судноларны ашыгыч рәвештә эвакуацияләү турында телеграмма бирергә" куша. Шунысы кызык - В.Ленинның легаль рәвештә бастырган беренче газетасы "Новая жизнь" дип атала.
Юлбашчының классташы
Владимир Ульяновның классташы Михаил Кузнецовның да Спас белән бәйләнеше бар. Сәясәткә ул яшьтән үк битараф була, шуңа күрә 1887 елда Сембер классик гимназиясен тәмамлагач, аның директоры Федор Керенский мондый характеристика бирә: "Дәресләрдән башка берни белән дә кызыксынмый торган Кузнецовны социаль мәсьәләләр борчымый дип, ышаныч белән әйтергә була". 1917 елда да берни үзгәрми: Кузнецов Канаш педагогия техникумында укыта, ә көзен Казан губернасы Спас шәһәренә күчеп, педтехникумда укыту бүлеге мөдире булып эшли башлый. Сәясәткә катнашмый. Ә менә таныш-белешләренә Вакытлы хөкүмәт җитәкчесе Александр Керенскийның үзенең якташы һәм гимназия директорының улы булуы турында сөйли. Ләкин эмиграциядән кайткан Ленинның берничә ай эчендә Россия хакимияте җитәкчесе булып күтәрелүен белгәч шакката, чөнки кайчандыр ул Вовка Ульянов белән бергә уйнап үсә...
Ил башлыгы белән якыннан таныш булуы Михаил Федоровичның тормышын тамырдан үзгәртә. Гомере буе тырышып эшләп, укытуның методик алымнарын камилләштерү белән шөгыльләнгән гади завуч кешеләрнең игътибар үзәгендә кала. Теләсә-теләмәсә дә, хатирәләрен яңартып, 30-40 ел элек булган вакыйгаларны искә алырга туры килә. Башта ул бу турыда хезмәттәшләренә һәм таныш-белешләренә, аннары укучыларына сөйли. Аны Спас большевиклары революцион бәйрәмнәрдә халык алдында истәлекләре белән уртаклашу өчен үзләренә чакыра башлыйлар. Җирле "Крестьянин" газетасы да аның истәлекләреннән аерым өзекләр бастырып чыгара. 1924 елда Ленин үлгәннән соң, мондый очрашулар тагын да ешая. Шул ук елны Михаил Федорович яңадан "тарих өчен" Сембердәге гимназиядә укыган еллары турында истәлекләр яза.
Бу елларда Кузнецов бөек классташына үзе турында хәбәр итеп, аның тарафыннан җылы сүз ишетү хыялы белән яши. Тик бу танышлыгыннан ул 1921 елда, илдә ачлык башлангач кына файдалана: "1921 елда язган хатымда Владимир Ильичтан миңа шәхси паек бирүләрен үтенеп мөрәҗәгать иттем, ачлык елында шуны алып тордым. В.И.Ленин боерыгы буенча миңа эшләү һәм яшәү урынын сайлап алу хокукы бирелде... Мин сәламәтлегемне саклап, мәктәпләрдә уңышлы эшли алдым. Шулай итеп, ул хезмәт кешесе, аерым алганда, минем турында кайгыртты".
Балачактагы дуслык
1879 елда, Сембер классик гимназиясенең беренче классына укырга кергәндә, Ульяновка - 9 яшь, Кузнецовка 11 яшь була. Ләкин яшь аермасы аларның дуслыгына комачау итми: "Башлангычта һәм җиденче, сигезенче классларда без аның белән бер партада утырдык. Без ул чакта бер урамда яши идек". Юлбашчылар турында начар сөйләргә ярамаганлыктан, Кузнецов истәлекләрендә "Володя Ульянов безнең арада иң сәләтле, күп укучы иде", "югары культуралы гаиләдә тәрбияләнде", "үзенең пөхтәлеге һәм үҗәтлеге белән аерылып торды", "дәресләрдә тыныч утырды, игътибар белән тыңлый һәм язып бара иде", "сабыр холыклы, башлы", "яхшы билгеләргә генә укыды, бик тәрбияле һәм тәртипле булды" - дип яза. Хәтта имтиханнар биргәндә дә ул үзен башкалардан үзгә тотты: "Без барыбыз да нык дулкынлана идек, - дип искә ала Кузнецов. - Ләкин Владимир Ульяновның аерым өстәл артына утырып, имтихан эшен тыныч һәм ашыкмыйча гына язуы истә калган", - дип өсти. Володя белән бергә ишек алдында лапта уйнаганнарын искә алып, Михаил Федорович шунда ук: "Тик откан акчасын беркайчан да алмый иде", - дип төзәтеп куя.
1925 елда Кузнецов Спастан балачагы үткән Ульяновскига әйләнеп кайта. Ике ел 6нчы мәктәп мөдире булып эшли, аннары тиф белән авырып, пенсиягә чыга. Ленинны искә алган көннәрдә митингларда һәм җыелышларда чыгыш ясый, истәлекләрен газетада бастыра, ләкин Ленинның башка танышлары хатирәләрен кире кага. Мәсәлән, Д. Андреев "Звезда" журналында В. Ульянов Сембер гимназиясе каршындагы пансионга йөрде, дип яза. Ә Кузнецов исә "Владимир Ульянов пансионга йөрмәде, уйнамады һәм Д. Андреев белән аралашмады" дип сөйли. Ул елларны Михаил Федорович авыр яшәгән, ахры, чөнки ул Мәскәүгә В. И. Ленинның кыз туганнары Мария белән Аннага шундый хат юллый: "Хәзерге вакытта 55 сум пенсия алам, ә бу бер айга җитми, чөнки көненә 200 грамм гына икмәк бирәләр, ә базардан азык-төлек сатып алырга акчам юк... Пенсиямне аена 100 сумга кадәр булса да арттыруларын үтенәм... Раброс профсоюзының Спас бүлеге карары буенча Хезмәт герое булганлыктан, миңа персональ пенсия билгеләп булмасмы икән?"
5 ел үткәч, ул Крупскаяга да шундый ук эчтәлектәге хат юллый: "Миңа персональ пенсия билгеләп булмасмы икән, чөнки хәзер ала торган 106 сум пенсия миңа тормыш алып барырга җитми. Моны минем янымда булып киткән танылган язучы Мариэтта Шагинян да раслый ала". Ленинны артык мактаулары турында бик борчылган Крупская исә 1932 елда үз истәлекләрендә: "М. Ф. Кузнецов истәлекләре безнең чор таләпләренә туры килерлек төзәтелгән", - дип билгеләп үтә. Ул чакта Спас педучилищесы Н. К. Крупская исемен йөртә. Михаил Федорович 1942 елда вафат була. Җирле газетада чыккан некрологка сугыш вакытында Мәскәүдән Ульяновскига эвакуацияләнгән Ленинның энесе Дмитрий кул куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев