23 апрель 2014 яңалыклары
-
Осталыгын даими арттыра
Павел Козенко тимердән бик матур итеп төрле әйберләр ясый, әйтерсең кәгазьгә рәсем төшерәмени.
-
Спаста Ленин эзләре
Россиядә Октябрь революциясен оештыручыларның берсе, РСФСР Халык комиссарлары Советының беренче рәисе, Совет дәүләтенә нигез салган Владимир Ильич Ленинның вафатына быел 90 ел тулды. Бу вакыйганың Спас районына нинди катнашы бар? Болгарда гына түгел, Аграмак, Иске Рәҗәп, Әҗмәр авылларында да Ленин исемен йөрткән урамнар бар. 1970 елда, дөнья пролетариаты җитәкчесенең тууына...
-
Файдалы очрашу
Беренче урта мәктәпнең унберенче класс укучылары дәресләрнең берсендә гражданлык актларын теркәү хезмәтенең эше белән таныштылар. Мәсәлән, алар ЗАГС хезмәтенең кайчан барлыкка килүе, бу тармакта нинди норматив-хокукый актларның кулланылуы турында белделәр, шулай ук дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү тәртибе белән таныштылар. Моннан тыш, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова райондагы демографик хәлне...
-
Халык җырына мәхәббәт
Антоновка мәктәбе кызлары "Чистай сандугачы" икенче ачык республика фольклор фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар. Елена Чегодаева җитәкчелек иткән "Веснушки" фольклор төркеме "Фольклор-этнография ансамбльләре" номинациясендә дипломант булды, ә Виктория Стрижова "Халык соло җыры" номинациясендә өченче урынга чыкты. Ул жюри игътибарына "Играй, гармонь" җырын тәкъдим итте, ә "Веснушки" коллективы "Двенадцать дочерей" җырын башкарды....
-
Яшь талантларга дипломнар
Безнең районның яшь йолдызчыклары эстрада сәнгатенең "Созвездие - Йолдызлык" республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең супер-финал дипломантлары исеме алдылар. Алар арасында балалар сәнгать мәктәбенең "Булгарочка" һәм район Мәдәният йортының "Хәрәкәт" бию коллективлары ("Хореография" номинациясе), "Вокал-соло" номинациясенең төрле яшь төркемнәрендә чыгыш ясаучы Вероника Артюшина, Ксения Колчина, Диләрә Сафина, Варвара Лисюк бар. Алар...
-
Машинасы төзек булмаган
Вожи авылы тирәсендәге юлда килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасендә бер кеше җитди тән җәрәхәтләре алган. Йөртүченең сүзләренә караганда, автомобиль төзек булмау сәбәпле, ул идарә итүне югалта һәм юл читенә төшеп каплана. Дөрес, йөртүчегә берни булмаган, ә менә алгы утыргычтагы пассажирны район хастаханәсенә алып киткәннәр.
-
Исерек килеш рульгә утырма
Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән ике кешегә карата шактый кырыс административ чара күрелгән. Дәүләт автоинспекторлары шуларның берсен шәһәр урамында туктата. Әлеге кешенең исерек килеш руль артына утыруы турында хәбәр алынгач, аның машинасын тикшерү өчен туктаталар. Әмма йөртүче медицина тикшерүе узудан катгый баш тарта. Автоинспекторлар исерек шофер белән бәхәсләшеп...
-
Ишекне ватып кергәннәр
Караклар Пионер урамындагы сәүдә ноктасын талап чыкканнар. Караклар нәзек һәм җиңел ишекне бик тиз җимереп кергән. Алар биредән колбаса әйберләре һәм сатудан кергән акчаның бер өлешен урлаганнар. Китерелгән зыян алты мең сумнан артып китә.
-
Коры үлән яна…
Узган ялларда коры үләнгә ут кабуның берничә очрагы теркәлгән. Музей-тыюлык территориясендәге мәдәни һәйкәлләрнең берсе тирәсендә шактый мәйданда кипкән үлән яна башлаган. Дөрес, янгынчылар утны тиз арада сүндерәләр, шуңа күрә артык зур зыян килми. Ике очрак Антоновка авылында теркәлгән. Биредә электр подстанциясен янгыннан көч-хәл белән генә саклап калганнар. Авыл кешеләре һәм...
-
Волейболчылар җиңүе
Федор Камаев җитәкчелегендә безнең команда "Татарстан - яңа гасыр" зона турнирында һәм "Кубок четырех" ярышларында җиңеп чыкты. Аксубайда "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый-сәяси хәрәкәт призларына спортның бу төре буенча ветераннар арасында үткәрелә торган республика турнирының зона ярышларында, узган сезондагы кебек үк, безнең волейболчыларга тиңнәр табылмады. Федор Камаев, Сергей Парфенов, Сергей...
-
Спартакиаданың яңа лидеры
Үткән атнада шәһәр спартакиадасы кысаларында волейбол, аркан тарту һәм армрестлинг буенча ярышлар булды һәм монда муниципаль төзүчеләр командасы җиңеп чыкты. Волейбол буенча ярышлар финалында алар башкарма комитет вәкилләре белән очраштылар һәм ышанычлы җиңү яуладылар. Команда өчен Федор Камаев, Сергей Филиппов, Максим Корнилов, Сергей Пелагеин, Рөстәм Зәйнуллин, Антон Тюнев, Хачик Багдасарян...
-
Икеайлык дәвам итә
Торак пунктларда чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча игълан ителгән икеайлык кысаларында даими рәвештә шимбә өмәләре үткәрелә. Узган җомга көнне күп оешма һәм учреждение коллективлары шәһәр урамнарын кыш буена җыелган чүп-чар, коры яфраклардан чистарту белән шөгыльләнде. Нәтиҗәләр күзгә күренерлек булса да, алда башкарасы эшләр күп. Шәһәр һәм барлык авыл урамнары чиста,...
-
“Борынгы Болгар серләре”
Балалар иҗат йортына йөрүчеләр өчен Болгар музей-тыюлыгында шундый исемдәге интерактив уен оештырылды. Укучылар уен барышында элеккеге Болгар дәүләтенең борынгы башкаласы тарихыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. Тарихка мавыктыргыч сәяхәтнең ахыргы этабында музей хезмәткәрләре сувенирлар, буяу һәм җепләрдән курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар уеннан онытылмас тәэсирләр алдылар, аларга шулай ук истәлеккә...
-
Ленин туган көнгә
Кичә шәһәрнең үзәк мәйданында урнашкан Владимир Ленин һәйкәле янында Коммунистлар партиясенең җирле бүлеге вәкилләре юлбашчының тууына 144 ел тулу уңаеннан митинг үткәрделәр. Пролетариат юлбашчысы һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр куелды. Митингны КПРФның җирле бүлеге секретаре Виктор Владимиров башлап җибәрде. Чыгыш ясаучылар Ленинның Россия һәм дөнья пролетариаты тарихында уйнаган зур ролен, аның...
-
Кыр эшләре дәвам итә
Район авыл хуҗалыклары кырларда дым каплату эшенә кереште. Алар шулай ук туфракка минераль ашламалар кертеп, чәчүгә әзерләнәләр. Туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга беренчеләрдән булып Ольга Семушкина, Равил Бакиров, Александр Планин, Каюм Нургалиев һәм башка крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары чыкты. "Болгар Арыш" һәм "Востокзернопродукт "Булгар" агрофирма бүлекчәләре дә басуларда югары җитештерүчән техника...