Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Революция күрәзәчесе

Менә бер кызыклы тарихи факт: Россиядә беренче революцион эшчеләр түгәрәге 1867 елда, Октябрь революциясенә кадәр 50 ел алдан, Казан губернасы Спас өязе "Кавказ һәм Меркурий" җәмгыятенең суднолар төзү заводында оеша. Спас Затоны эшчесе Семен Волков бу турыда үз истәлекләрен калдыра. Совет тикшерүчеләре аның мемуарларын шул чорда эшчеләрнең революцион хәрәкәттә катнашуын...

Николай Марянин,
туган якны өйрәнүче.
Юл башы
Совет власте елларында Семен Волковны илдә беренче революционер дип йөрткәннәр. Аның турындагы язмалар СССРда чыга торган төп белешмә басмаларда, шул исәптән Зур совет энциклопедиясендә дә, басыла. Семен Кузьмич 1845 елның 1 апрелендә (яңа стиль белән 13ендә) Сембер губернасының Карсун өязе Станичный авылында туа. Әтисе крепостной крестьян була, балта остасы булып эшли, 9 кешедән торган гаиләсен көч-хәл белән туендыра. Семен кечкенәдән үзлегеннән укый. Хәерчелек аны үсмер вакыттан ук эрләү фабрикасына эшкә чыгарга мәҗбүр итә. "Мин 17 яшьтән үк эшчеләр мәсьәләсен өйрәнә башладым,- дип яза Волков үзенең хатирәләрендә. - Эшчеләр тормышы материаль һәм рухи яктан шулкадәр ярлы күренде, мин ярты елдан фабрикадан китәргә мәҗбүр булдым".
Семен Сембергә китә һәм слесарьлыкка укый, аннары чуен кою заводына эшкә урнаша. Ләкин ул монда да озак тормый. Завод хуҗасына яшь слесарьның цехта "күмәк идеяләр пропагандалавы" турында җиткерәләр һәм хуҗа аны эшчеләр алдында эт итеп сүгә. Семен кызып китеп, кулына таяк эләктерә дә, хуҗаның башына сукмакчы була, ләкин эшчеләр таякны тартып алырга өлгерәләр. Нәтиҗәдә бер ай эшләгәннән соң заводтан китәргә туры килә, аңа бер тиен акча да түләмиләр.
Спас Затоны
Ул туган җиреннән ераграк - Казан губернасы Спас Затоны поселогына китәргә була. Монда "Кавказ һәм Меркурий" пароход җәмгыятендә елга пассажирлары судносы төзү предприятиесе оештырыла. 1860 елда җирле суднолар төзү заводында берничә: "Спасский Затон" (соңрак "Цесаревич Николай" итеп үзгәртелә), "Дмитрий Донской", "Петр Великий", "Пермяк", "Александр Невский", "Константин Кауфман", "Сильвестр" (соңрак "Константин Кавос") пароходлары өчен корпуслар, казаннар һәм машиналар ясыйлар. Монда 1863 елда Семен Волков елга судноларның пар механигына өйрәнчек булып урнаша. Предприятиенең берничә йөз эшчесе чын пролетариат була, игенчелек белән шөгыльләнмиләр, хәтта бакчалары да булмый. Аларның эш көне еш кына иртәнге 5тә башланып, кичке 7гә кадәр дәвам итә. Авыр хезмәт шартлары судно төзүчеләр арасында ризасызлык тудыра һәм бу заводта беренче эшче түгәрәкләр оешуга китерә.
Бу түгәрәкне эшчеләр оештырмый. "Кавказ һәм Меркурий" пароход җәмгыятендә Иван Иванович Молессон фабрика табибы булып эшли, соңрак Россиянең беренче санитария табибы була. Ул Спас Затонына эшкә 1860 елларның икенче яртысында, Казан университетын тәмамлаганнан соң килә. Моннан тыш, "Казан заговоры" (Идел буенда хәрби-крестьян фетнәсен күтәрергә омтылып карау) турында эш буенча 1864 елда Казан университетының ирекле тыңлаучысы Николай Гаврилович Орлов сөргенгә озатыла. 1867 елда аны аклап, 3 елга полиция күзәтүенә тапшыралар һәм шул ук Спас Затонына җибәрәләр. Семен Волков истәлекләренә караганда, Орлов Казаннан "табиб Молессонга порукага озатыла" һәм аның белән бергә Затон эшчеләре арасында кулланучылар ширкәте оештыра (Молессон аны "осталарның кулланучылар ширкәте" дип йөртә).
Бу эшчеләр түгәрәге легаль эшли. Соңрак Санкт-Петербургтагы сорау алуларның берсендә Волков "чынлап та Казан губернасы, Спас Затонында Николай Орлов оештырган, министрлык тарафыннан ризалык алган кулланучылар ширкәте әлегә кадәр эшли" дип әйтә. Тик үз истәлекләрендә Семен Кузьмич аны башкача атап, "Орлов бездән, сигез эшчедән, коллектив идеяләрне пропагандалаучы җәмгыять оештырды", ди. Шулай итеп, хакимият ягыннан дәгъвалар булмасын өчен, эшчеләр түгәрәге рәсми рәвештә кулланучылар ширкәте буларак теркәлә, ә дөреслектә Волков сүзләренә караганда, Орлов "бездән социаль идеяләрне пропагандалучы кешеләр ясый башлады", ди. Инде ул чакта ук Идел буеның революцион демократлары Волковны эшче хокуклары өчен көрәшүче итеп беләләр.
Саратовтан Санкт-Петербургка кадәр
Эшчеләр түгәрәге ярты ел эшләгәннән соң, Орлов эшчеләргә: "Сез хәзер бөтен Россия буенча социаль идеяләрне пропагандалый аласыз", дип әйтә башлый. "Аннары безнең аралар өзелде, - дип яза Волков үз истәлекләрендә, - һәм күпләр Россиянең башка шәһәрләренә тарала башлады". Семен Кузьмич ул чакта машинист белгечлеге алып, Идел буенча "Кавказ һәм Меркурий" җәмгыяте пароходларында Сызраньнан Самарага йөри. Ә 1872 елда ул Спас Затоныннан Саратовка китеп, тимер юлга эшкә урнаша. Ике елдан соң, эшчеләргә Пасха бәйрәменә хезмәт хакын түләмәгәч, Волков иптәшләре белән бергә җирле җитәкчене заложник итеп алып, аннан кассирны чакыртып, эшчеләргә акча түләргә мәҗбүр итә. Пасхадан соң Волковны тимер юлдан куалар.
Фетнәче Мәскәүгә китеп, анда ярты ел гына түзә ала, чөнки бу шәһәрдә эшчеләр актив түгел, дигән фикергә килә. Волков Петербургка китә һәм Петербург тимер юлы депосына эшкә керә. Бераз гына алдарак биредә эчкәннәре өчен җитәкченең ике эшчене кыйнавы турында ишетә һәм ул бөтен кеше алдында: "Мин аны үзем өйрәткән булыр идем!"- ди. Шул ук көнне Волковны эшкә алу турындагы карардан кире кайтып: "Безгә сугыш чукмарлары кирәкми", - дип әйтәләр. Ул тагын берничә Петербург предприятиесен йөреп чыга, ниһаять, Торба заводының механика мастерскоена слесарь булып урнаша. Анда ул народниклар оештырган эшчеләр түгәрәгенә керә. Революцион көрәш буенча дуслары - тагын өч эшче белән бергә фатирда яшиләр. Аеруча Дмитрий Николаевич Смирнов белән дуслаша, соңрак ул Волков һәм аның дусларының Петербургтагы тормышы турында истәлекләрен яза.
Эшчеләр еш кына конспиратив фатирларга сходкаларга җыелалар, Семен Волков җитәкчелек иткән яшерен китапханәдән алып, тыелган китапларны укыйлар. Бу эшчеләрне яшерен агентлар күзәтә, даими рәвештә жандармнар тентүләр үткәрә. 1874 елда түгәрәккә йөрүчеләрне кулга алалар, башта ябып тоталар да, тиздән иреккә җибәрәләр. Волков "Рус эшчеләренең төньяк союзы" оешмасына нигез салучыларның берсе була, Г. В. Плеханов, М. А. Натансон һәм хәтта 19 гасырның төп террорчысы С. Н. Халтурин белән дә таныша.
Ә 1876 елның ноябрь аенда ул Сестрорецк заводы эшчеләре арасында тыелган эчтәлекле китаплар таратуы өчен яңадан кулга алына һәм "империядә пропаганда алып барган өчен" һәм "193ләр процессы" исеме астында билгеле эш буенча хөкем ителә. Волковка аның фатирында чит илгә киткәнче, берничә тапкыр Плехановның кунып чыгуы да гаеп итеп куела. Ә сорау алу вакытында прокурор Поскочин аннан: "Россиядә кайчан революция була?" - дип сорый. Семен Кузьмич " халыкның аңы һәм рухи үсешенә карап, монархиядән ризасызлыкны исәпкә алып, Россиядә революция... 50 елдан булачак", - дип җавап кайтара.
Сөргендәге тормыш
1877 елда Семен Волковны 20 тоткын белән бергә Вологдага административ сөргенгә озаталар. Олы яшьтәге җирле губернатор шактый кырыс кеше була. Конвой аның каршында тоткыннарны тезеп бастыра. Шулчак губернатор башкалар үрә катып басып торганда, бер тоткынның ишек яңагына сөялеп торуын күреп ала. Губернаторның моңа нык ачуы чыга һәм ул тәртип бозучыны пәлтә якасыннан эләктереп ала да "Мин сезне каргалар да барып җитә алмаслык җиргә озаттырам", дип акыра башлый. Шуннан соң ул барлык тоткыннарны җәяү Вологда губернасының иң ерак шәһәре - Усть-Сысольскига җибәрергә боера. Биредә сөрелгән ирләр һәм хатын-кызлар коммуна булып бер йортта яшиләр. Семен Кузьмич атып үтерелгән революционерның тол хатыны Мария Герасимовна Осинская белән яши башлыйлар. Әмма сөрген җитәкчеләре моңа каршы төшә. Гомумән, тоткыннарның мондый ирекле тормыш белән яшәүләрен өнәп бетермиләр. Шуңа күрә бераздан хатын-кызларны башка урынга күчерәләр.
1880 елда Волков Мәскәү төрмәсендә Себергә сөрүләрен көтеп утырган тоткын Осинскаяга өйләнергә рөхсәт итүләрен сорап ходатайство яза. Әйтергә кирәк, аңа өйләнергә рөхсәт итәләр. 1881 елда аның надзор вакытын тагын 4 елга арттыралар, 1882 елда Семен Кузьмичка Тобол губернасының Курган шәһәренә күченеп яшәргә рөхсәт бирәләр. Хатыны Мария Герасимовнаны да нәкъ менә шул шәһәргә җибәргән булалар. Алар 1886 елга кадәр Себердә яшиләр, 1887 елдан Самара губернасындагы колониягә кайталар, Казан шәһәрендә эшлиләр. 1883 елдан 1904 елга кадәр Волков белән Осинская Уфада яшиләр, җирле жандарм идарәсе мәгълүматларына караганда, социал-демократик түгәрәккә йөриләр. Семен Кузьмич 1905 һәм 1917 елгы рус революцияләрен өмет һәм энтузиазм белән каршы алса да, революциядә актив катнашмый.
Тарихның онытылган битләре
Гомеренең соңгы еллары якынлашып килгәндә, Волков Каспий диңгезендәге нефть промыселларының берсенә эшкә урнаша. Олы яшьтә булуына карамастан, Гурьев шәһәрендәге (Казахстанның хәзерге Атырау шәһәре) "Эмбанефть" трестында эшләвен дәвам итә. 1924 елда Семен Кузьмич авырый башлый, аны трест хастаханәсенә салалар. Нәкъ шул вакытта Истпарт (Партия тарихы) хезмәткәрләре Россиядә революцион хәрәкәтләрдә катнашучыларның биографик сүзлеген төзү өчен материаллар җыя башлыйлар. Волковның да, эшчеләр хәрәкәтендә катнашкан кеше буларак, бу хакта истәлекләре белән уртаклашып автобиографиясен язуын үтенәләр. Семен Кузьмич үз кулы белән язарлык дәрәҗәдә булмый, аның әйткәннәрен 3-4 июньдә В.Афанасьев язып тора. 1924 елның 5 июнь төнендә Россиядәге беренче эшче-революционерларның берсе булган С.К.Волков 79 яшендә вафат була.
Аның турында чын-чынлап бары ярты гасыр үткәч кенә искә ала башлыйлар. 1971 елда Зур совет энциклопедиясенең чираттагы 3нче томында Семен Волков хакында язма басыла. 1975 елда Ленинградта басылып чыккан "В начале пути. Воспоминания петербургских рабочих 1872-1897 гг." китабына Волковның да мемуарлары кертелә. Аның кыскача биографиясен Совет энциклопедик сүзлегенең берничә чыгарылышында урнаштыралар. Волковның үз кулы белән язылган биографиясе әле дә Санкт-Петербург шәһәрендәге М.Е.Салтыков-Щедрин исемендәге Дәүләт китапханәсендә саклана. Ни кызганыч, 1990нчы еллар башыннан 1917 елда большевиклар тарафыннан ясалган Октябрь революциясен дәүләт переворотына тиңли башладылар. Алай гынамы соң, революция Россиядә гражданнар сугышы китереп чыгарды, дип тәкърарлаучылар да күп булды. Шуңа күрә 7 ноябрь хәзер календарьда кызыл көн итеп күрсәтелми. Россиянең яңа тарихында революционерларны җинаятьчеләр итеп күрсәтә башладылар. Бәлки шуңа күрәдер дә Семен Волков турындагы мәгълүматларны бүгенге чор энциклопедиясеннән табып булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев