Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Брендинның без белмәгән тормышы

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы сайтында республиканың һәлак булган милиционерларына багышланган "Летопись памяти в бронзе и граните" дигән исемлек бар. Алар арасында Спас өязенең беренче милиция начальнигы, 1918 елда акчехлар тарафыннан атып үтерелгән Никифор Васильевич Брендинның да исеме бар. Болгар шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә, ул озак еллар безнең якларда...

Николай Марянин,
туган як тарихчысы.
Никифор Брендин 1894 елда туа. Тормышын хәрби эшкә багышларга җыенган егет унтер-офицерлыкка укый һәм Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан Балтыйк диңгезендә "Россия" крейсерында хезмәт итә. Император флотының бу броненосецы рус-япон сугышында зур батырлык күрсәтә. Крейсер 1904 елның августындагы сугышта каты зыян күрә, нәтиҗәдә Новик бухтасына кергән урында кыш көне бозга катырыла һәм шушында Владивостокны япон гаскәрләре һөҗүменнән саклый. Аннары Кронштадтагы Балтыйк заводында берничә ел капиталь ремонтта торганнан соң, "Россия" 1912-1914 елларда унтер-офицерлар мәктәбендә укучылар белән ике тапкыр Атлантик океанга озак походка чыга. Алар арасында үзенең язмышын диңгез белән бәйләгән Никифор Брендин да була. Ләкин романтика бик тиз юкка чыга. 1914 елның сентябрендә "Россия" крейсеры алгы сызыкка җибәрелә - немецларның коммуникацияләренә һөҗүм итә, миналар куюда катнаша, Балтыйк флотындагы башка корабларның разведкасын һәм сугышчан рейдларын дошманнан саклый.
Беренче бөтендөнья сугышының иң кызган вакытында большевиклар матрослар арасында йогынтыларын көчәйтү максатында, кешеләрне үз якларына күчәргә үгетлиләр, судно командасын фетнә күтәрергә чакыралар. Һәрбер хәрби корабта социал-демократик түгәрәкләр барлыкка килә. Беренче зур чуалышлар 1915 елның 19 октябрендә "Гангут" линкорында башлана. Матрослар суднода офицерларның башбаштаклыгына каршы чыгалар, нәтиҗәдә фетнәне башлап йөргән 26 кеше 4 елдан алып 15 елга кадәр каторгага хөкем ителә. Чуалышлар башка корабларда да оештырыла, ул команданы ашатудан һәм немец фамилиясен йөрткән офицерлардан канәгатьсезлек белдерүдән башлана һәм властьны алыштыру турындагы өндәүләр белән тәмамлана. Бөтен флот яшерен оешмасына РСДРПның Петербург комитеты белән тыгыз бәйләнештә булган Баш суднолар коллективы җитәкчелек итә, алар аннан инструкцияләр, китаплар һәм листовкалар алалар. Гельсингфорстагы (ул вакытта Хельсинки шәһәре Россиянеке була) Баш суднолар коллективының төп таянычы - "Император Павел I" линкорны, ә Ревельдә (хәзерге Таллинн) "Россия" крейсеры большевиклары була.
Кронштадт-Балтыйк диңгезенең яшерен оешмасын берләштерергә омтылган үзәк булырга тырыша. РСДРПның җирле оешмасына большевик-ленинчылар С. Лысенков, И. Дудин, В. Зайцев, И. Сладков җитәкчелек итәләр. Петербург комитеты Кронштадта революцион эш алып бару өчен профессиональ революционерлар К.Орлов, А. Михельсонны һәм эшче М. Стакунны җибәрә. Большевикларның яшерен оешмасы активистлары артыннан полиция күзәтүе оештырыла. "Россия" крейсеры унтер-офицеры Никифор Брендинны да полиция күзәтү астына ала, чөнки ул крейсерның яшерен оешмасы белән җитәкчелек иткән һәм баш суднода хезмәт иткән Тимофей Ульянцев белән дустанә мөнәсәбәттә була. Ульянцев Брендинга тулысынча ышана һәм авыру сәбәпле, алты айлык ял алгач, Брендинны Гельсингфорс белән элемтәдә тору өчен файдаланырга җыена. Брендин яшерен оешмада торучыларның, шул исәптән Марусев белән Шляпниковның да, адресларын ала, шулай ук унтер-офицер Брендинга фатир табуда ярдәм итәргә тиешле ышанычлы кешегә - ремонт заводы эшчесенә хат та тапшыралар. Брендин охранка шиге астына эләгә һәм аның артыннан күзәтү оештыралар.
Соңрак Кышкы сарайны алуда катнашкан Николай Ховрин 1916 елгы вакыйгалар турында болай дип искә ала: "Шәһәрдә Брендин фамилияле яңа кеше барлыкка килде. Ул Кронштадтан килеп, Гельсингфорста ремонт заводына эшкә урнашты. Брендин безгә Кронштадт большевикларыннан хәбәр алып килгән. Ул Марусевны эзләп таба һәм безнең оешмадан берәр кешенең аның белән очрашу өчен яр буенча килүен үтенә. "Павел" корабының яшерен оешма комитеты әгъзалары, бу кеше безгә кирәкле әдәбият һәм инструкцияләр алып килгән, дип уйлыйлар. Тик алар юкка өметләнәләр. Брендин белән очрашуны Дмитриев белән Марусевка йөклиләр. Алар очрашудан күңелсезләнеп кайталар. Яңа килгән кеше үзен Тимофей Ульянцев җибәрүен әйтә. Ләкин бу исем безгә таныш түгел иде. Аннары гына Ульянцевның РСДРПның Баш суднолар комитеты җитәкчеләренең берсе булуын белдек. Ульянцев Брендинга безнең адресларны һәм ремонт заводында эшләүче бер мастерга аны фатирга урнаштыруын үтенеп язган хат кына биргән. Брендинга башка эшләр кушылмаган".
Озак та үтми, кулга алулар башлана. Охранка беренчеләрдән булып Сладков һәм аның иптәшләрен сак астына ала. Баш суднолар коллективы кичекмәстән бу турыда Никифор Брендинга хәбәр итә, аңа саграк булырга киңәш бирәләр. Аннары ниләр булуы турында үз истәлекләрендә Александр Шляпников болай дип яза: "Кисәтү алганнан соң Брендин бөтенләй югалып калды. Үзенә игътибарны җәлеп итмәс өчендер инде, бөтенләй өеннән чыкмый башлады. Ләкин адресларны һәм башка яшерен әйберләрне юк итү, я булмаса яшереп кую турында аның башына да килми... Шулай итеп, аны шактый бай "багаж" белән кулга алдылар. Брендин жандармнарга биргән мәгълүматлар аркасында Кронштадта - Ульянцев, Мусьяченко һәм Писарев, Петроградта - Орлов, Михельсон һәм Стакун, Гельсингфорста Марусев, Варюхин, Мурашов, Вахрамеев кулга алынды. Сорау алу вакытында Брендин үзе белгәннәрнең барысын да сөйләп бирә, ә ул күп нәрсә турында белә иде. Кулга алынучылар белән күзгә-күз очраштыргач, ул аларның барысын да яшерен оешмада торучылар дип әйтә. Хәтта охранка кулына очраклы килеп эләккән бер кешегә дә шундый гаеп ташлый..."
Матрос Вахрамеевны кулга очраклы алалар. Полиция Федор Дмитриевны кулга алырга тиеш була, Брендин янына очрашуга ул Марусев белән бергә килә. Ләкин охранка агентлары Дмитриевның тышкы кыяфәтен истә калдырмыйлар, аны шундый ук буйлы, кара чәчле матрос Вахрамеев белән бутыйлар. Сорау алган чакта жандармнар Брендинга Вахрамеевның фоторәсемен күрсәткәч, бөтенләй югалып калган унтер-офицер аның Марусев белән бергә очрашуга килгән матрос булуын раслый. Шулай итеп, матрос Вахрамеев көтмәгәндә тоткыннар арасына килеп эләгә, ләкин ул жандармнар Дмитриевны эзләмәсен өчен үзенә ташланган гаепне кире какмый. Брендин биргән мәгълүматлар турында белгәч, Кирилл Орлов һәм Тимофей Ульянцев аны охранка провокаторы булган дип саный башлыйлар. Ә Шляпников моңа бик ышанып бетми, соңрак үзенең истәлекләрендә болай дип яза: "Брендин куркак җан булып чыкты. Әгәр ул чынлап та охранка агенты булса, охранка аны башка тоткыннардан, бигрәк тә уголовниклардан саклар иде. Ә Брендинны үзе утырган барлык камераларда, хәтта төрмә лазаретында да эт итеп кыйныйлар. Суд башланганда ул инде инвалидка әйләнгән иде".
Нәтиҗәдә "РСДРПның Петербург комитеты каршындагы хәрби оешма" турында зур шау-шу куптарган эш барлыкка килә. Хәрби диңгез суды тарафыннан хөкем ителүчеләр эскәмиясенә яшерен оешмага керүче 20 кеше эләгә, менә алар: унтер-офицерлар Н. Брендин, Ф. Кузнецов-Ломакин, Т. Попов, И. Сладков һәм В. Филимонов, машинистлар Г. Варюхин, С. Ерохин, И. Мурашов, В. Пешков, Т. Ульянцев, М. Флиппов һәм И. Хрылёв, матрослар А. Вахрамеев, В. Марусев, Н. Писарев һәм Н. Ховрин, кочегар К. Мусьяченко, гражданкадагылар арасыннан И. Егоров, А. Михельсон һәм М. Стакун. Моннан тыш, шул ук эш буенча И. Орлов, В. Шмидт, С. Рошаль һәм Е. Хундадзе кулга алына, тик аларны хөкем итмиләр. Суд Петроград шәһәрендә, 1916 елның 26 октябрендә генерал-лейтенант Алабышев җитәкчелегендә башлана. Машинкада бастырылган 50 биттән торган гаепләү актында Петербург комитетының диңгезчеләр арасында дәүләткә каршы алып барган гамәлләре турында тәфсилләп язылган була. Аның текстыннан күренгәнчә, охранка агентлары большевикларның ниятләре турында шактый яхшы белгәннәр. Беренче өч көнне гаепләнүчеләрне Петропавел крепостеннән каретага утыртып алып киләләр. Ләкин озакламый жандармнар үзләренең хата ясауларын аңлап, яшерен оешма әгъзаларын суд бинасы урнашкан Гвардия флоты экипажы карцерына ябып куялар. Аның казармалары шунда гына урнашкан була.
Мондый саклык чаралары юкка гына күрелми, чөнки РСДРПның Петербург комитеты кулга алынган матросларга ярдәм күрсәтү йөзеннән гомуми протест стачкасы игълан итә. Большевиклар белдерүенә караганда, анда 116 мең эшче, барлык уку йортлары студентлары, күпсанлы кечкенә мастерской һәм типография эшчеләре катнаша. Стачка суд барышына йогынты ясаган булырга тиеш, чөнки аның карары шактый "йомшак" булып чыга. Дүрт кешегә генә зур срок бирелә: Т. Ульянцев - 8 елга, Н. Сладков белән Н. Брендин - 7шәр елга, И. Егоров 4 елга хөкем ителә. Никифор Брендинны да аз срокка хөкем иткән булырлар иде, ләкин ул көтмәгәндә судта тикшерү барышында яшерен оешма кешеләре турында сөйләгәннәреннән баш тарта. Күрәсең, камерада кыйнаганнан соң, аны әйткәннәреңнән ваз кичмәсәң, хөкем карарына кадәр дә яши алмыйсың, дип куркытканнардыр. Хөкем ителүчеләрне Себергә сөргенгә озаталар.
Ләкин дүрт айдан соң Россиядә Февраль революциясе башлана, ә 1917 елның мартында Вакытлы хөкүмәт каторганы җәза буларак юкка чыгара. Тиздән амнистия игълан ителә һәм сәяси тоткыннарны төрмәләрдән азат итәләр. Тимофей Ульянцев кире Балтыйк буена әйләнеп кайта һәм Кронштадт гарнизонының иң абруйлы җитәкчеләреннән берсенә әйләнә. Ә менә Никифор Брендин иреккә чыккач, Петроградка һәм Кронштадтка кайтмый, чөнки монда аны сатлыкҗанга саныйлар. Ул үзенең икенче тормышын Казан губернасында, Балтыйк буендагы гамәлләрен беркем дә белмәгән җирдә, башлап җибәрә. Спаста ул җирле большевиклар белән эшли башлый, ә алар Брендинны патша режимыннан зыян күргән көрәшче дип кабул итәләр. Брендин революцион эшкә тотына, крестьяннар арасында пропаганда алып бара. Ул солдат һәм крестьян депутатларының Спас өяз Советы башкарма комитеты һәм хәрби комиссариат әгъзасы, башкарма комитетның реквизиция бүлеге мөдире, Спас өяз милиция җитәкчесе булып сайлана.
1918 елның август башларында акчехлар Спасны басып алгач, кызыллар отряды белән китәргә өлгермәгән өяз җитәкчеләрен һәм актив большевикларны кулга алалар. Иван Нагаев, Мария Вертынская, Никифор Брендин һәм тагын берничә актив кешене шундагы төрмәгә ябалар. Шәһәрдән чигенгәндә, 12 сентябрьдә, акгвардиячеләр 11 тоткын белән бергә Брендинны да атып үтерәләр. Үзләренең җинаятьләрен яшерү өчен атып үтерелгән кешеләрнең аякларын, кулларын чабып өзәләр, йөзләрен танымаслык итәләр. Спас милициясенең яңа җитәкчесе итеп матрос Терешинны куялар, ул элеккеге милиция җитәкчесе Брендинны акларга сатуда гаепләп, кыш көне берничә кешене кулга ала. Халык ризасызлык күрсәтә һәм Спаста меңләгән кеше җыела, кулга алынган берәүнең кызы Мария Игнатьева халык алдында Терешиннан әтисен төрмәдән чыгаруын сорый. Тарткалаша башлагач, Игнатьева, әти Брендин эше буенча кулга алынган икән, белеп торыгыз - Брендин, бөтен гаиләсе кебек, талаучы һәм бандит дип әйтә. Хурланган Терешин милиционерларга Игнатьеваны атарга куша һәм аны Спасның йөзләгән кешесе алдында атып үтерәләр. Тикшерү барышында Терешинны төрмәгә утырталар һәм качарга маташканда үзен дә аталар.
Брендинның элеккеге тормышы турында Спас районы кешеләре озак еллар берни белмәде. Балтыйктагы хәлләр турында сөйләгән Совет хөкүмәтенең беренче хезмәт наркомы, танылган большевик А.Шляпниковны 1937 елда халык дошманы дип атып үтерәләр. Аның мемуарлары "зыянлы" дип табыла һәм озак елларга китапханәләрдән һәм китап саклый торган урыннардан юкка чыгарыла. Ә 24 яшьлек кыска гына гомерендә Никифор Брендин белән булган бу хәлләр турында без йөз елдан соң гына белдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев