1 февраль 2013 яңалыклары
-
Без театрга бардык
Гүзәл Әхмәтова, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары. Күптән түгел шәһәребездәге 2нче урта мәктәпнең бер төркем укучылары Казанда Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрына сәяхәт кылдылар. Бу көнне театрда Россиянең һәм Татарстанның танылган халык артисты Ринат Таҗетдинов юбилее уңаеннан, драматург Г.Хугаевның "Кара чикмән" спектаклен куйдылар. Театрга килеп керүгә кеше үзен бөтенләй...
-
Призерлар исемлегенә керделәр
Казан шәһәренең "Батыр" Олимпия резервы мәктәбендә 1999-2000 елда туган егетләр һәм кызлар арасында үткән дзюдо буенча республика беренчелегендә безнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре берничә призлы урын алдылар. Аеруча Полянка көрәшчеләре үзләрен яхшы яктан күрсәтте: Арина Филюшина 57 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә - икенче, Марат Сибгатуллин белән Егор Шевченко 55 килограммга...
-
Мәктәп хәбәрләре
Тегү фабрикасына экскурсия Санатор мәктәп-интернатның беренче класс укучылары тегү фабрикасы эше белән таныштылар. Фабрикага беренче экскурсия барышында укучылар укытучы Венера Җуравлева җитәкчелегендә үзләре өчен күп яңа мәгълүмат алдылар. Мәсәлән, тегүче хезмәтенең бик җаваплы эш булуы, моның өчен сабырлык, пөхтәлек кебек сыйфатларга ия булырга кирәклеген аңладылар. Кием өлгеләрен кисү, детальләрне тегү,...
-
Брендинның без белмәгән тормышы
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы сайтында республиканың һәлак булган милиционерларына багышланган "Летопись памяти в бронзе и граните" дигән исемлек бар. Алар арасында Спас өязенең беренче милиция начальнигы, 1918 елда акчехлар тарафыннан атып үтерелгән Никифор Васильевич Брендинның да исеме бар. Болгар шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә, ул озак еллар безнең якларда...
-
Алар да безнең яклауга мохтаҗ
2 февраль - Халыкара су-сазлык җирләрне саклау көне.
-
Балаларны кызыксындыра белә
Болгарда 2009 елда балалар техник иҗат станциясе ачылганнан соң, җилкәнле спорт күпләрдә зур кызыксыну уятты.
-
Кул эшләре конкурсы
"Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. "Табигать дөньясы" темасына рәсемнәрне үзәк каршындагы "Калейдоскоп" клубына йөрүчеләр ясаган. Ә декоратив мендәрләр, әйбер тоткычлар, салфеткалар, сәйләннән ясалган сувенирлар һәм башкалар үзәк хезмәткәрләренең ижат жимеше. Һәр әйберне күңел җылысы биреп эшләгәннәр. Юлия Берендеева, Елена Сигова, Евгения Малеева, Елена...
-
Каналлар саны артачак
Бүгенге саннан башлап, алдагы атналарның телевидение программалары республика мәгълүмат блогына күчерелә. Аны сез күнеккән урында күрмәгәч, борчылмагыз, чөнки ул "Атна вакыйгалары" битләрендә дүрт полосада чыга башлый. Хәзер аңа "Россия 2", "Звезда", "ТНТ", "ТВЦ", "Рен ТВ" һәм башка каналлар программасы да өстәлә. Ә безнең өченче бит газета укучыларны җирле яңалыклар белән...
-
Икенче яртыеллыкка язылу башланды
Бүгеннән башлап "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте газета һәм журналларына агымдагы елның икенче яртыеллыгына вакытыннан алда язылу башлана. Димәк, агымдагы елның март аена кадәр икенче яртыеллык басмаларына беренче яртыеллык бәяләре буенча язылып була дигән сүз. Исегезгә төшерәбез, "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына почта бүлекләрендә дә, редакциянең үзендә дә язылырга була. Тик...
-
Пенсияләр арта
1 февральдән безнең райондагы 5750 пенсионерның хезмәт пенсиясе акчасы уртача 513 сумга артачак, бу индексацияне исәпкә алып, түләү өчен барлыгы 3 миллион сум акча кирәк булачак. Агымдагы елда хезмәт пенсиясен тагын бер тапкыр апрель аенда индексацияләү күздә тотыла.
-
Бүләккә – интерактив такта
1нче мәктәп "Мәктәп - наркотикларсыз территория" проекты республика конкурсында җиңеп чыкты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән бу конкурста 39 муниципаль берәмлектән 285 мәгариф учреждениесе катнашты. Бу кадәр мәктәпләр арасында безнең мәктәпнең җиңүе үзе зур уңыш. Казан шәһәрендә үткән бүләкләү тантанасында аларга диплом һәм интерактив такта бүләк иттеләр.
-
Уңышлы чыгыш ясадылар
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона этабында "Регата" балалар техник иҗаты станциясе директоры Владимир Трошин җиңеп чыкты. Лениногорск шәһәрендә үткән бу традицион конкурста ул безнең район исеменнән "Ир-ат - лидер" номинациясендә чыгыш ясады. Укучыларның чыгышы, видеосюжетлар һәм күргәзмә материаллар жюри әгъзалары һәм тамашачыларга бу өстәмә белем бирү...
-
Субсидиянең файдасы тиде
Узган ел егерме биш кеше районда үз-үзен эш белән тәэмин итү республика программасы буенча субсидия алды. Күпчелеге бу акчаны шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә тоткан.
-
Терлекчеләрнең уртак тырышлыгы белән
Терлекчелек хуҗалыкларына малларны исән-имин кышлату - шактый катлаулы мәсьәлә. Ә менә вакытында ышанычлы азыгын туплаган һәм терлекләр өчен тиешле шартлар тудырган хуҗалыкларда артык проблемалар булмый.