Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Беркем дә онытылырга тиеш түгел...

Татарстан Республикасы "Хәтер китабы" редакциясенә Ростов өлкәсе Зерноград районының эзтабарлар төркеме җитәкчесе Э. Берсенева мөрәҗәгать иткән. Хат белән бергә ул сугыш вакытында шул җирләрдә һәлак булган 52 Татарстан сугышчысының исемлеген җибәргән. Барлык сугышчыларның җәсәдләре Каменный хуторы һәм башка торак пунктларның туганнар каберлегенә күмелгән. Исемлектә безнең якташыбызның да фамилиясе бар -...

Татарстан Республикасы "Хәтер китабы" редакциясенә Ростов өлкәсе Зерноград районының эзтабарлар төркеме җитәкчесе Э. Берсенева мөрәҗәгать иткән.
Хат белән бергә ул сугыш вакытында шул җирләрдә һәлак булган 52 Татарстан сугышчысының исемлеген җибәргән. Барлык сугышчыларның җәсәдләре Каменный хуторы һәм башка торак пунктларның туганнар каберлегенә күмелгән. Исемлектә безнең якташыбызның да фамилиясе бар - бу Серягин Сергей Александрович, 1920 елда туган, хатта күрсәтелгәнчә, ТАССРның Щерба авылында туып үскән. Ләкин автор мәгълүматларда төгәлсезлек булырга мөмкин дип кисәтә. Шуңа күрә авыл исеме Ширбәт булырга тиеш. Армия хезмәтенә ул Спас район хәрби комиссариатыннан алынган, хәрби званиесе - сержант, 248 Укчы дивизиянең 771нче артполкында наводчик булып хезмәт иткән. 1943 елның 30 гыйнварында Каменный хуторында һәлак булган.
Сугышчы турында мәгълүмат җыю өчен хат авторы аның туганнарыннан җавап көтә. Бу мәгълүматлар аларга музей оештыру өчен кирәк, моннан тыш, Ростов өлкәсен фашист илбасарларыннан азат итүгә быел 70 ел тула. Дон җирләрендә һәлак булган һәр сугышчы халык хәтерендә сакланырга лаек, дип билгеләп үтә хат авторы.
Җавап хатларын түбәндәге адрес буенча җибәрергә мөмкин: 420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы (пл. Свободы), 1нче йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев