17 апрель 2013 яңалыклары
-
Җиңүче эстафета ярышында билгеле булачак
Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре арасында үткәрелгән шәһәр спартакиадасы тәмамлану алдында тора. Әлегә МЧС-район үзәк хастаханәсе, муниципаль төзүчеләр һәм мәгариф бүлеге командалары бертигез очко җыйдылар һәм аларның җиңеп чыгу өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Бу ял көннәрендә узган футзал буенча турнирдан соң билгеле булды. Ярышлар барышында командалар башта алдагы төркемнәрдә ярышып, хәлиткеч...
-
Исәп-хисап счеты турында мәгълүматлар
2013 елдан башлап, Пенсия фонды гражданнарга аларның шәхси исәп-хисап счетында күпме акча булуы турында хәбәр җибәрү бурычыннан азат ителә. Шулай итеп, халык телендә "бәхет хатлары" дип йөртелгән белешмәләр бүтән килмәячәк. Шулай да шәхси счетта күпме акча булуын белү өчен тагын да уңайлырак алымнар бар.
-
Урманнарны янгыннан саклыйк
Карлар эреп, көннәр җылыта башлагач, урман хуҗалыгына зур зыян китерүче янгыннар башлана. Урмандагы янгыннар очраган бар тереклекне - кошларны, урман җәнлекләрен, агачларны, үсемлекләрне юк итә. Еш кына торак йортлар да зыян күрә. Урманнарны саклау инженеры Эмиль Иксанов хәбәр итүенчә, "Болгар урманчылыгы" һәм "Болгарлес" оешмалары урманнарда янгыннар булдырмау өчен кайбер чаралар...
-
Язгы чакырылыш башланды
Ведомствоның 95 еллык юбилеен ТР хәрби комиссариатының Спас районы бүлеге хезмәткәрләре эш урынында каршылады. Бу гадәти хәл, чөнки армиягә язгы чакырылыш башланды. Быел аның нинди үзенчәлекләре бар, коллектив алдына нинди бурычлар куелган?
-
Беркем дә онытылырга тиеш түгел...
Татарстан Республикасы "Хәтер китабы" редакциясенә Ростов өлкәсе Зерноград районының эзтабарлар төркеме җитәкчесе Э. Берсенева мөрәҗәгать иткән. Хат белән бергә ул сугыш вакытында шул җирләрдә һәлак булган 52 Татарстан сугышчысының исемлеген җибәргән. Барлык сугышчыларның җәсәдләре Каменный хуторы һәм башка торак пунктларның туганнар каберлегенә күмелгән. Исемлектә безнең якташыбызның да фамилиясе бар -...
-
Булдырдыгыз, егетләр!
Яшь спортчыларыбыз Никита Борюшкин һәм Игорь Бондаревка бу көннәрдә генә спорт мастерлыгына кандидат таныклыклары һәм күкрәк билгеләре тапшырылды. Никита - самбо көрәше, ә Игорь Бондарев чаңгыда узышу буенча спорт мастерына кандидат булдылар. Тырышлыклары, армый-талмый күнегүләр үткәрүләре нәтиҗәсендә спортчылар һәм аларның тренерлары төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышларга ирешәләр. Күп тапкырлар алар ярышларда...
-
Ата-аналарга ярдәмгә
Безнең район делегациясе Казан шәһәренең 121нче лицее базасында үткәрелгән республика ата-аналар җыелышында катнашты. Чара балаларны тәрбияләүдә психолог-педагог һәм социаль-хокук ярдәме күрсәтү, аларның иминлеген тәэмин итү максатында оештырылды. Делегация составына коррекция, Кузнечиха, Антоновка һәм Аграмак мәктәпләреннән Любовь Лихачева, Людмила Хохлова, Зарина Рәхимова һәм Евгения Филиппова керде. "Түгәрәк өстәл" утырышлары барышында үсеп...
-
Өченче урынга лаек булды
Никольск урта мәктәбе укучысы Дарья Егорова "Яшь лингвист" икенче республика фәнни-практик конференциясендә катнашып, өченче урын өчен дипломга лаек булды. Укытучы Зоя Золина җитәкчелегендә ул конкурска немец һәм рус телләрендә сүзләрнең барлыкка килү алымнары турында тикшерү эше язып җибәрде. Бу язма жюри тарафыннан югары бәяләнде. Конференциядә актив катнашуы өчен шул ук...
-
Игенчеләр басуларга чыкты
Җирләр кибә башлагач, Фәргат Мөхәммәтов хуҗалыгында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшенә керештеләр.