Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь чаңгычының зур уңышы

Артём Главнов чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы яшьләр спартакиадасында классик алым белән 10 километрлы дистанциядә бронза призёр булды. Ярышлар Зәйдә үткәрелде, анда республиканың иң көчле спортчылары катнашты, шуңа күрә көрәш бик кискен барды. Безнең спортчы югалып калмады һәм уңышлы чыгыш ясады. Спринт һәм ирекле алым белән узышларда ул дүртенче һәм...

Артём Главнов чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы яшьләр спартакиадасында классик алым белән 10 километрлы дистанциядә бронза призёр булды.
Ярышлар Зәйдә үткәрелде, анда республиканың иң көчле спортчылары катнашты, шуңа күрә көрәш бик кискен барды. Безнең спортчы югалып калмады һәм уңышлы чыгыш ясады. Спринт һәм ирекле алым белән узышларда ул дүртенче һәм алтынчы урыннарга чыкты.
Гомумкоманда зачётында безнең җыелма команда авыл районнары арасында өченче урынга чыкты, кубок һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Артём Сергей Власов җитәкчелегендә шөгыльләнә. Хәзер ул Ижевскида, спорт җыеннарында, ә тиздән Идел буе федераль округы ярышларында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев