27 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Җиңүдән – бер генә адым
Тармак технологияләре техникумы вәкилләре ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының ведомство учреждение хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында үткәрелгән бильярд буенча зона турнирында икенче урынны алдылар. Безгә якын-тирәдәге сигез районнан кунаклар килде, алар ике төркемгә бүленделәр. Аннары җиңеп чыгучылар арасында иң көчле команданы билгеләделәр. Монда безнең спортчылар Василий Рябов белән Геннадий Ирдинкин...
-
Яшь чаңгычының зур уңышы
Артём Главнов чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы яшьләр спартакиадасында классик алым белән 10 километрлы дистанциядә бронза призёр булды. Ярышлар Зәйдә үткәрелде, анда республиканың иң көчле спортчылары катнашты, шуңа күрә көрәш бик кискен барды. Безнең спортчы югалып калмады һәм уңышлы чыгыш ясады. Спринт һәм ирекле алым белән узышларда ул дүртенче һәм...
-
Идел буенда – өченче
Ижевск шәһәрендә үткән дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә республиканың җыелма командасы составында чыгыш ясаучы Никита Борюшкин белән Данила Вихлянский гомумкоманда беренчелегендә бронза призёр булдылар. Безнең егетләр республика җыелма командасы уңышына зур өлеш керттеләр. Данила башка командалардагы көндәшләре белән биш көрәштә дә отты, ә шәхси зачёт турнирында җиңүчегә генә...
-
Кагыйдә бозучылар игътибарына
Күптән түгел РФ административ хокук бозулар Кодексында тиешле вакытта штрафларны түләмәгән өчен җаваплылыкны көчәйтүгә кагылган төзәтүләр гамәлгә керде. Шул вакыт эчендә безнең районда дүрт дистәдән артык машина йөртүче җаваплылыкка тартылды. Аларның күбесе закон таләпләре турында белмәвен сылтау итә.
-
Сугышта һәлак булганнарга түләү үзенчәлекләре
Бөек Ватан сугышында һәлак булган (хәбәрсез югалган) туганнары өчен түләү акчасын ничек алырга? Кешеләр район хәрби комиссариатына бу сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр.
-
Безнең иминлек өчен
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында, шул исәптән безнең районда да, Бердәм дежур-диспетчер системасы (Единая дежурно-диспетчерская система) (ЕДДС) эшли башлады.
-
Туган көннәре хөрмәтенә
Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында туган көннәрен билгеләп үтүчеләр өчен бәйрәм чарасы үткәрелде. Бу көнне гыйнварда туган Зөфәр Нуриев, Николай Синицын, Наталья Михайлова, Әсфәт Сәлахов, Владимир Гурулев һәм Николай Епифановны котладылар. Юбилярлар хөрмәтенә шигырьләр укылды, интернатта яшәүче үзешчән автор Любовь Гайнуллина чыгышы аеруча истә кала торган булды. Алар хөрмәтенә бәйрәм табыны...
-
Туган көннәре хөрмәтенә
Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында туган көннәрен билгеләп үтүчеләр өчен бәйрәм чарасы үткәрелде. Бу көнне гыйнварда туган Зөфәр Нуриев, Николай Синицын, Наталья Михайлова, Әсфәт Сәлахов, Владимир Гурулев һәм Николай Епифановны котладылар. Юбилярлар хөрмәтенә шигырьләр укылды, интернатта яшәүче үзешчән автор Любовь Гайнуллина чыгышы аеруча истә кала торган булды. Алар хөрмәтенә бәйрәм табыны...
-
Иске мәктәпләрне тәртипкә китерәчәкләр
Быел махсус республика программасы буенча мәктәпләргә капиталь ремонт ясау өчен 17 миллион сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. Бу сумманың күп өлеше 1нче шәһәр мәктәбен тәртипкә китерү өчен тотылачак. Монда түбәне, тәрәзәләрне, ишекләрне һәм коммуникацияләрне алыштырырга кирәк. Антоновка урта мәктәбендә дә шундый ук ремонт көтелә. Ә республика программасы гамәлдә булган...
-
Хөрмәтле хатын-кызларга багышланды
Полянка мәдәният хезмәткәрләре Татьяна көне уңаеннан күңелле чара хәзерләп үткәрделәр. Ул авыл җирлегендә эшләүче өч Татьяна - Кочеткова, Аринина һәм Авдеевага багышланды. Сәнгать җитәкчесе Зөлфия Холмирзоева белән китапханәче Антонина Архипова аларны җылы котлап, конкурсларда, уеннарда катнашырга тәкъдим иттеләр. Чара җылы дустанә атмосферада, чәй табыны янында үтте.
-
Юристлар кабул итәчәк
Агымдагы елның 30 гыйнварында район һәм шәһәр халкы түләүсез юрист ярдәме алачак. Белгечләр "Октябрь" кинотеатрындагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә иртәнге 8дән 17 сәгатькә кадәр эшлиләр. Кабул итүне тәҗрибәле юристлар алып бара. Чара Россиядә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең Бердәм көне кысаларында үткәрелә. Татарстан Республикасы территориясендә бу чараны Россия Юристлар ассоциациясе,...
-
Хезмәтне саклауга игътибар җитми
Хезмәтне саклау һәм эш шартларын яхшыртуга игътибарны киметергә ярамый.
-
Хәзер үзе яшьләрне өйрәтә
Анастасия Викторовна Якимова быел район электр элемтәсе узелыннан алдынгылар слётына делегат итеп сайланды.
-
Фермерларга ярдәм итү максатында
Безнең районның биш авыл эшмәкәре авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткән республика киңәшмәсендә катнаштылар. Анда гаилә фермаларының үсеше һәм яңа гына эшли башлаган фермерларга ярдәм итү мәсьәләләре тикшерелде.