Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ветераннар стартка чыкты

“Олимп” спорт комплексында ветераннар һәм пенсионерлар арасында “Озак яшәргә теләсәң!” дип исемләнгән район спартакиадасы булды.

Стартка кузгалыр алдыннан бәйгеләрдә катнашучыларны район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова сәламләп, барысына да спартакиадада уңышлы чыгыш ясауларын теләделәр.
Спартакиадада райондагы оешма һәм предприятиеләр, белем бирү учреждениеләре, эчке эшләр бүлеге һәм район хастаханәсе ветераннарыннан торган унбиш команда катнашты.
Алдан төзелгән программа буенча, ветераннар спортның берничә төрендә иң осталарны ачыкладылар. Мәсәлән, ветераннар күңелле стартлар барышында тупны кул һәм аяк, хоккей таягы белән йөртү, аннан соң баскетбол кәрҗиненә кертү буенча ярыштылар. Пневматик мылтыктан иң төз атучыларны ачыкладылар, дартс уенында катнаштылар. Программага әле тагын гомуми физик әзерлекне тикшерү өчен күнегүләр дә кертелгән иде.
Нәтиҗәдә, туплаган очколар саны буенча беренче урынга Никольск авылыннан Валентина Авдонина, Любовь Кузнецова, Лидия Миндубаева, Надежда һәм Владимир Кирюшиннар һәм Ринат Урманчиев составындагы команда (капитаны Анатолий Юрков) лаек булды. Икенче урынга тармак технологияләре техникумы ветераннары чыкты, өченчедә – район хастаханәсе вәкилләре.
Спартакиаданың төрле номинацияләрендә җиңүчеләренә һәм призерларга кубоклар, диплом һәм медальләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев