Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Универсиадага күп калмады

Бердәм Универсиада көне кысаларында 2нче урта мәктәптә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм Казанның Универсиада-2013 волонтерлары булып китте. Алар класс сәгатьләрендә, спорт-сәламәтләндерү чараларында һәм мәктәп волонтерлары үткәргән пресс-конференциядә катнаштылар. Залдагылар игътибарына шулай ук 11 класс укучысы Ксения Перепеченованың мәктәпнең элеккеге укучысы, авыр атлетика буенча Европа чемпионы һәм Кытай Универсиадасында...

Бердәм Универсиада көне кысаларында 2нче урта мәктәптә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм Казанның Универсиада-2013 волонтерлары булып китте.
Алар класс сәгатьләрендә, спорт-сәламәтләндерү чараларында һәм мәктәп волонтерлары үткәргән пресс-конференциядә катнаштылар. Залдагылар игътибарына шулай ук 11 класс укучысы Ксения Перепеченованың мәктәпнең элеккеге укучысы, авыр атлетика буенча Европа чемпионы һәм Кытай Универсиадасында җиңүче Андрей Демановка багышланган "Җиңәргә өйрән. Бер җиңү тарихы" дигән проекты тәкъдим ителде. Бу эш республика буенча өченче урынны алган.
Татар теле укытучысы Гүзәл Әхмәтова Универсиада объектларына виртуаль экскурсия үткәрде.
Ә мәктәпнең спорт залында "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" ярышлары үтте, анда Шакировлар, Бурумовлар, Молчановлар гаиләсе катнашты. Нәтиҗәдә Бурумовлар гаиләсе җиңеп чыкты, бәйрәмдә катнашучыларның барысына да татлы бүләкләр тапшырылды.
Стадионда шәһәр урта мәктәпләре футболчылары көч сынашты. Монда 2нче мәктәп командасы җиңеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев