Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спартакиаданың яңа лидеры

Үткән атнада шәһәр спартакиадасы кысаларында волейбол, аркан тарту һәм армрестлинг буенча ярышлар булды һәм монда муниципаль төзүчеләр командасы җиңеп чыкты. Волейбол буенча ярышлар финалында алар башкарма комитет вәкилләре белән очраштылар һәм ышанычлы җиңү яуладылар. Команда өчен Федор Камаев, Сергей Филиппов, Максим Корнилов, Сергей Пелагеин, Рөстәм Зәйнуллин, Антон Тюнев, Хачик Багдасарян...

Үткән атнада шәһәр спартакиадасы кысаларында волейбол, аркан тарту һәм армрестлинг буенча ярышлар булды һәм монда муниципаль төзүчеләр командасы җиңеп чыкты.
Волейбол буенча ярышлар финалында алар башкарма комитет вәкилләре белән очраштылар һәм ышанычлы җиңү яуладылар. Команда өчен Федор Камаев, Сергей Филиппов, Максим Корнилов, Сергей Пелагеин, Рөстәм Зәйнуллин, Антон Тюнев, Хачик Багдасарян һәм башкалар чыгыш ясады. Өченче урын өчен көрәштә энергетиклар мәгариф бүлеге командасын җиңеп чыктылар.
Армрестлинг буенча гомуми зачетта да төзүчеләр командасына тиңнәр булмады. Команда вәкиле Александр Ефимов 90 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә беренче урынга чыкты, тагын да авырраклар арасында мәгариф бүлеге командасыннан Илнур Сәгыйров җиңде, ә төзүчеләр командасыннан Сергей Репьев икенче урынны алды. Нәтиҗәдә армрестлинг ярышларында икенче урынны - башкарма комитет, өченче урынны мәгариф бүлеге командасы яулады.
Аркан тартуда мәгариф бүлеге командасы җиңде, команда составында Александр Кафаров, Сергей Рыжов, Сергей Гордеев, Андрей Шишкин, Олег Лисюк һәм Дмитрий Вихлянский чыгыш ясады. Икенче урынга - башкарма комитеты, өченче урынга төзүчеләр командасы чыкты.
Спортның унике төре буенча ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: беренче урында - муниципаль төзүчеләр, икенче урында - район башкарма комитеты, өченче урында мәгариф бүлеге командалары бара. Футбол турниры һәм җиңел атлетика эстафетасы җиңүчеләрне билгеләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев