Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Саша Понасенко – икенче!

Шәһәрдәге беренче урта мәктәп укучысы Александр Понасенко карате кекусинкай буенча яшь спортчылар арасында Казан шәһәре беренчелегенә уздырылган ярышта икенче урынны алды. Александрга 11-13 яшьтәге малайлар арасында көч сынашырга туры килде. Әйтергә кирәк, бу төркемгә керүчеләр арасында ак һәм кызгылт -- сары төстәге билбауга лаек булган спортчылар да бар иде. Татарстан...

Шәһәрдәге беренче урта мәктәп укучысы Александр Понасенко карате кекусинкай буенча яшь спортчылар арасында Казан шәһәре беренчелегенә уздырылган ярышта икенче урынны алды.
Александрга 11-13 яшьтәге малайлар арасында көч сынашырга туры килде. Әйтергә кирәк, бу төркемгә керүчеләр арасында ак һәм кызгылт -- сары төстәге билбауга лаек булган спортчылар да бар иде.
Татарстан Республикасының милли сугышчан сәнгать ассоциациясе оештырган әлеге ярышларда шулай ук Йошкар-Ола, Ижевск, Казан шәһәрләреннән, республиканың Балтач һәм Алексеевск районнарыннан килгән спортчылар да катнашты.
Ноябрь азакларында Александр балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәге тренеры Рәшит Зыятдиновның башка шәкертләре белән үзенең спорттагы дәрәҗәсен яхшырту өчен Казанда аттестация үтәргә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев