27 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Ана - бөек исем...
Узган якшәмбе көнне Мәдәният йортында Аналар көненә багышлап үткәрелгән концертка шактый халык җыелган иде.
-
Төрле конкурсларда җиңеп чыгалар
Жәйге капиталь ремонттан соң шәһәрнең 1нче урта мәктәбе танымаслык булып үзгәргән. Үткән атнада мәктәптә оештырылган "Милли клуб" презентациясе укучыларда да, укытучыларда да зур кызыксыну тудырды.
-
Саша Понасенко – икенче!
Шәһәрдәге беренче урта мәктәп укучысы Александр Понасенко карате кекусинкай буенча яшь спортчылар арасында Казан шәһәре беренчелегенә уздырылган ярышта икенче урынны алды. Александрга 11-13 яшьтәге малайлар арасында көч сынашырга туры килде. Әйтергә кирәк, бу төркемгә керүчеләр арасында ак һәм кызгылт -- сары төстәге билбауга лаек булган спортчылар да бар иде. Татарстан...
-
Белешмә шактый мәгълүмат бирә
Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсендә гражданнар арасында иң кирәкле хезмәтләрнең берсе - күчемсез милек хокуклары һәм аның белән килешүләргә Бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүматлар алу, икенче төрле әйткәндә, күчемсез милек объектына ЕГРПдан бирелә торган күчемсез милек объектының арест астында булмавы турында белешмә. Ел саен Росреестр 500 меңнән артык шундый белешмә бирә.
-
Сорауларыгыз бармы? Килегез...
29 ноябрьдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итү була. Кешеләрне 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Хәйруллин һәм Спас районы прокуроры урынбасары Фаил Гайсин кабул итәчәк. Кабул итү бүлмәсе түбәндәге адрес буенча урнашкан: Пионер...
-
Безнең команда сынатмады
Күптән түгел Әлмәт шәһәрендә үткән "Цветы жизни" республика конкурсында 2нче Болгар урта мәктәбенең өлкән класс укучылары икенче урынны алдылар. Конкурс юл-транспорт имгәнүләренә профилактика ясау максатыннан үткәрелде, ә Евдоким Савельев, Иван Ерамасов, Артем Чекменев, Елена Содатова һәм Ирина Самарцевага безнең район исеменнән чыгыш ясау хокукы район конкурсында җиңеп чыкканнан соң бирелде....
-
“Яшүсмер хокукларын” беләсезме?
"Рассвет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге кадет мәктәбенең җиденче класс укучылары өчен оештырган дәрес шундый исем астында үтте. Чара ноябрь аенда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья балалар көненә багышланды. Укучыларны Балалар хокуклары конвенциясенең кайбер маддәләре белән таныштырып үттеләр, ә аннары алар бу тема буенча тренингта катнаштылар. Аларның һәрберсенә балигъ булмаганнар эше...
-
Җирле радиодан котладылар
Иске Рәҗәп авылы җирле радиотапшыруының соңгы чыгарылышында бриллиант туйларын билгеләп үтүче Рәхимуллиннар гаиләсен бик җылы котладылар. Алар иңгә-иң куеп алтмыш ел тигезлектә яшиләр, алты бала үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Радиотапшыру редакторы Флюра Хәйретдинова белән алып баручы Резеда Каюмова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм тигезлектә яшәүләрен теләделәр. Бу котлауларга ветераннар...
-
Подстанция яңача эшли башлады
Узган шимбәдә шәһәрдә тиешле реконструкция ясалганнан соң яңартылган электр подстанциясен ачу тантанасы булды.