Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ришат Сәгыйров Россия чемпионатында җиңде

Ул мактаулы өченче урынны алды.

Саранскида 23 майдан 26 майга кадәр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия чемпионаты уза.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Спас районыннан «Олимп» спорт мәктәбенең билбау көрәше буенча тренеры Ришат Сәгыйров чыгыш ясады. Спортчы ирекле стиль белән 100 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясады. Әлеге категориядә Россиянең төрле төбәкләреннән 16 спортчы көч сынашты. Киеренке көрәштә безнең көрәшче дүрт җиңү һәм бер җиңелү белән өченче урынны яулады.

Ришатны чын күңелдән дәрәҗәле ярышта җиңүе белән котлап, киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев