Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Никитаның тагын бер уңышы

Шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең өлкән класс укучысы Никита Борюшкинның Идел буе федераль округы беренчелегендә яулаган медальләренә янә бер бүләк өстәлде: Казандагы дзюдочылар турнирында өченче урынны алды.

Шунысын искәртик, Никита моңарчы Идел буе округы чемпионы һәм вице-чемпионы булган иде инде. Инде менә аның алтын һәм көмеш медальләре янына бронза медаль дә өстәлде. 91 килограммнан авыррак үлчәүдә аңа татамига өч тапкыр чыгарга туры килде. Безнең спортчы ике очрашуны зур өстенлек белән отты, өченче урын өчен көрәшне дә көчле көндәшен буу алымы кулланып бирелергә мәҗбүр итте. Никитага диплом, медаль һәм кубок тапшырылды.

Озакламый Никитага Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинский шәһәрендә самбо буенча узачак Россия беренчелегендә катнашырга туры киләчәк. Әлеге ярыш нәтиҗәләре буенча дөнья һәм Европа беренчелегендә көч сынашырга тиешле спортчылар сайлап алыначак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Никита Борюшкин Казандагы дзюдочылар турниры өченче урын

2
X