Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшчеләргә – медальләр һәм бүләкләр

Тренер Владимир Борюшкин шәкертләре бертуган Насыйровлар призына үткәрелгән самбо буенча Кукмара районы ачык беренчелегендә көмеш һәм бронза медальләргә лаек булдылар. Татарстан, Башкортостан, Самара һәм Киров өлкәләреннән 300гә якын көрәшче җыелган бу турнирда безнең спортчылар арасыннан Данила Вихлянский уңышлы чыгыш ясады. Үзе өчен гадәти булмаган 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә ул...

Тренер Владимир Борюшкин шәкертләре бертуган Насыйровлар призына үткәрелгән самбо буенча Кукмара районы ачык беренчелегендә көмеш һәм бронза медальләргә лаек булдылар.
Татарстан, Башкортостан, Самара һәм Киров өлкәләреннән 300гә якын көрәшче җыелган бу турнирда безнең спортчылар арасыннан Данила Вихлянский уңышлы чыгыш ясады. Үзе өчен гадәти булмаган 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә ул 1997 - 1999 елда туган егетләр арасында барлык көндәшләрен җиңеп, финалда гына Идел буе федераль округының икенче призёрына оттырды. 36 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә 2000-2001 елда туган малайлар арасында чыгыш ясаучы Никита Никифоров та үзен яхшы яктан күрсәтеп, өченче урынны алды. Барлык призёрларга дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Кече яшьтәге төркемдә иң җиңел авырлык үлчәвендә чыгыш ясап, дүртенче урынны алган дебютант Антон Рачков та мактауга лаек.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: самбо беренчелек

2
X