Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Көмеш һәм бронза медальләргә лаек булдылар

    Никита Борюшкин белән Данила Вихлянский Бөтенроссия күләмендәге дәрәҗәле турнирларда кабат призер булдылар. Никита Магнитогорск шәһәрендә 1994-1996 елда туган көрәшчеләр арасында үткән ярышларда икенче урынны алды. 100 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә безнең спорт мастерына кандидат финалда Төмән көрәшчесенә генә оттырды. Никитага диплом, медаль һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Татарстан җыелма командасы составына...

    Никита Борюшкин белән Данила Вихлянский Бөтенроссия күләмендәге дәрәҗәле турнирларда кабат призер булдылар.
    Никита Магнитогорск шәһәрендә 1994-1996 елда туган көрәшчеләр арасында үткән ярышларда икенче урынны алды. 100 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә безнең спорт мастерына кандидат финалда Төмән көрәшчесенә генә оттырды. Никитага диплом, медаль һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Татарстан җыелма командасы составына кергән спортчылар арасында Никитаның иң яхшы чыгыш ясавын билгеләп үтәсе килә.
    Ә Данила Башкортостан Республикасының Туймазы шәһәрендә үткән Бөтенроссия турнирында бронза призеры исемен алды. Ул 1997-1999 елда туган көрәшчеләр арасында 60 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясап, дүрт көрәштә җиңде, берсендә генә оттырды. Аңа шулай ук диплом, медаль һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.
    Тренер Владимир Борюшкин шәкертләренә тиздән Ижевск каласында Михаил Калашников призына үтәчәк Бөтенроссия турнирында катнашырга туры киләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: