Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиңүче эстафета ярышында билгеле булачак

Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре арасында үткәрелгән шәһәр спартакиадасы тәмамлану алдында тора. Әлегә МЧС-район үзәк хастаханәсе, муниципаль төзүчеләр һәм мәгариф бүлеге командалары бертигез очко җыйдылар һәм аларның җиңеп чыгу өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Бу ял көннәрендә узган футзал буенча турнирдан соң билгеле булды. Ярышлар барышында командалар башта алдагы төркемнәрдә ярышып, хәлиткеч...

Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре арасында үткәрелгән шәһәр спартакиадасы тәмамлану алдында тора. Әлегә МЧС-район үзәк хастаханәсе, муниципаль төзүчеләр һәм мәгариф бүлеге командалары бертигез очко җыйдылар һәм аларның җиңеп чыгу өчен бөтен мөмкинлекләре бар.
Бу ял көннәрендә узган футзал буенча турнирдан соң билгеле булды. Ярышлар барышында командалар башта алдагы төркемнәрдә ярышып, хәлиткеч матчларда алган урыннарына карап бүленделәр. Гомуми зачетта җиңүгә кандидат булган өч команда да сынатмады. Хәлиткеч уенда беренче тупны муниципаль төзүчеләр командасы уенчысы Алексей Белоглазов кертте. Тик педагоглар командасы составында уйнаучы Глеб Постников исәпне тигезләде һәм төп уен шуның белән тәмамланды. Өстәмә бирелгән биш минутта Глеб көндәшләр капкасына тагын ике туп кертте. Нәтиҗәдә Глеб һәм Владимир Постниковлар, Юрий Кузнецов, Андрей Иванов, Олег Новиков, Сергей Гордеевтан торган мәгариф бүлеге командасы беренче урынга чыкты, икенче урынны - муниципаль төзүчеләр, өченче урынны тармак технологияләре техникумы командасы алды.
Спартакиада җиңүчесен 8 майда үтәчәк җиңел атлетика эстафетасы билгеләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев