Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Өченче урынны алдылар

Аксубайда 2001-2002 елда туган егетләр арасында үткән мини-футбол буенча республика беренчелегенең зона турнирында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы өченче урынны алды. Җирәбә буенча аларга кыр хуҗалары һәм Чистай командасы белән бер төркемдә уйнарга туры килде. Никита Никифоровның ике туп кертүенә карамастан, Чистай командасы белән безнең футболчылар арасындагы уен тигез исәп (2:2)...

Аксубайда 2001-2002 елда туган егетләр арасында үткән мини-футбол буенча республика беренчелегенең зона турнирында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы өченче урынны алды.
Җирәбә буенча аларга кыр хуҗалары һәм Чистай командасы белән бер төркемдә уйнарга туры килде. Никита Никифоровның ике туп кертүенә карамастан, Чистай командасы белән безнең футболчылар арасындагы уен тигез исәп (2:2) белән тәмамланды.
Хуҗалар белән уен да бик киеренке барды, җиңүчене билгели алмадылар, нәтиҗә 0:0 исәбе белән тәмамланды. Шулай итеп, безнең спортчылар икенче урынга чыгып, ярымфиналда Нурлат командасы белән очраштылар. Көчле көндәшләренә 1:3 исәбе белән (тупны Сергей Сигов кертте) оттыргач, безнең футболчылар өченче урын өчен көрәштә Әлкидән килгән яшьтәшләрен 2:1 исәбе белән җиңделәр (тупларны Иван Герасимов һәм Антон Лукашин кертте).
Яшь футболчыларны тиздән башка матчлар, шул исәптән республика беренчелегенең зона ярышлары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев