Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнең спортчылар сынатмады

Сәламәтләндерү-белем бирү үзәге спортчылары спорт белән яңа шөгыльләнә башлаучылар арасында карате кекусинкай буенча Татарстан ачык кубогында бер алтын, өч көмеш һәм өч бронза медальгә ия булдылар. Ярышлар Базарлы Матакта үтте. Тренер Рәшит Зыятдинов билгеләп үткәнчә, безнең команда өчен беренче, икенче мәктәпләр һәм Өчкүл мәктәбе укучылары чыгыш ясаган. Барлыгы аның составында...

Сәламәтләндерү-белем бирү үзәге спортчылары спорт белән яңа шөгыльләнә башлаучылар арасында карате кекусинкай буенча Татарстан ачык кубогында бер алтын, өч көмеш һәм өч бронза медальгә ия булдылар.
Ярышлар Базарлы Матакта үтте. Тренер Рәшит Зыятдинов билгеләп үткәнчә, безнең команда өчен беренче, икенче мәктәпләр һәм Өчкүл мәктәбе укучылары чыгыш ясаган. Барлыгы аның составында 8 яшьтән 14 яшькә кадәрле 14 спортчы булган. Аларның кайберләре мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнашса да, җиңүче пьедесталына күтәрелгәннәр.
12-13 яшьлекләр арасында 52 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Өчкүл мәктәбе укучысы Владимир Шарлаимовка тиңнәр табылмады. Аңа медаль, кубок һәм грамота тапшырылды. Яшьтәшләре арасында үз авырлык үлчәүләрендә 2нче мәктәп укучысы Владимир Репьев һәм Өчкүл укучылары Михаил Лазутин, Тәлгат Хәмидуллин икенче урынга чыктылар. Өчкүлдән Владимир Шеронов һәм Дмитрий Шеронов, 1нче мәктәптән Александр Понасенко өченче урынны алдылар. Барлык призерларга медальләр тапшырылды.
Ярышларда шулай ук Антон Рачков, Арман Овакемян, Сергей Петров, Александр Буканов һәм башка спортчылар катнашты. Ә икенче мәктәпнең 4В классы укучысы Олег Титов җиңүчеләр исемлегенә керә алмаса да, үзенең үҗәтлеге, җиңүгә омтылышы белән тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Сәламәтлеге буенча ул башкалардан калышса да, көндәшләре белән бер үк дәрәҗәдә чыгыш ясады һәм "Җиңүгә омтылыш өчен" дигән грамотага һәм акчалата бүләккә ия булды.
Барлыгы бу ярышларда Казан, Яр Чаллы, Балтач, Лаеш, Әлки һәм безнең районнан 126 спортчы катнашты. Бәйгедә төп судья ролен ТР Сугышчан сәнгать буенча милли ассоциация Президенты Виктор Кустовский башкарган, ә дүртенче данга ия булучы Казан спортчылары Юрий Белов һәм Илнур Кәримов татамида рефери ролен үтиләр.
Хәзер спортчылар 10 яшьтән алып 18 яшькә кадәр ак билбауга ия булучылар арасында республика чемпионатына хәзерләнәләр, ул безнең "Олимп" спорт комплексында 25 майда үтәчәк. Хаталарны тагын бер тапкыр тикшереп, безнең көрәшчеләребезнең киләсе ярышларга яхшырак әзерләнүләрен һәм уңышлы чыгыш ясауларын телибез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X